Башкортостан Республикасының дәүләт архивында сакланган документлар буенча Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәчете 1829 елда төзелгән. Димәк аны өлкәбезнең иң борынгы Аллаһы йорты дип атарга була.
Авылыбызга да быел 243 ел тулды инде. Ә бәлки күбрәктер дә. 1774 елда ук биредә ике урам, 120 йорт һәм дүрт мәчет булган диләр. Шуларның иң зурысы — Җәмигъ мәчете дип аталганы, 1787 елда төзелгән. Тарихи язмалардан күренгәнчә, бу мәхәлләдә 700 кеше исәпләнгән. Беренче имамнары һәм мөәзине дә билгеле — Гатаулла Баһаветдинов, Мөхәммәтшәфыйк Әхмәсәгыйров һәм Мөхәммәтвәли Әхмәтсәгыйров. Тик шунысы кызганыч, ул хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Ә менә 1829 елда төзелгәне әле дә халыкка хезмәт итә.
Яңа Мансур авылында дини бәйрәмнәр зур итеп уздырылып килә. Бигрәк тә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с) туган көнен халык көтеп ала. Күптән түгел борынгы мәчетебездә уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә дә йөзләп кеше җыелган иде. Аны Әхмәткәрим хәзрәт Гарифуллин алып барды. Мөәзинебез Гататдин Гыйззәтуллин Коръән сүрәләре укыганнан соң, бергәләшеп мөнәҗәтләр, касыйдәләр, салаватлар әйттек.
Бу матур чараны уздыруда авылыбыз эшкуарлары Марат Тәгъзим улы һәм аның хатыны Сәмига Локман кызы Сәгыйровларның, Ринат Равил улы һәм аның хәләл җефете Энҗүдә Рифкать кызы Сәгыйровларның өлеше зур. Алар садака йөзеннән һәр олы кешегә, мәктәп балаларына, укытучыларга бүләкләр тараттылар. Ә чарага килә алмаучы авыруларның өйләренә үк илтеп бирделәр.
Равил ГАЛИМОВ.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1140