Искеярмәклеләр сынатмый

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укы­ту­чылары Әсгать Гый­ла­җев (сулдан беренче) һәм Рөс­тәм Яруллин (уңнан бе­ренче) “КЭС-Баскет” яры­шын­да кат­нашкан укучылары арасын­да.

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укы­ту­чылары Әсгать Гый­ла­җев (сулдан беренче) һәм Рөс­тәм Яруллин (уңнан бе­ренче) “КЭС-Баскет” яры­шын­да кат­нашкан укучылары арасын­да.

Әле моннан ун ел элек уку­чыларда физкультура дә­ресенә, спортка кызыксыну уяту максатыннан  Пермь краенда  “КЭС-Баскет” проекты булдырылган иде.  Мәктәп командалары арасында баскетбол буенча бу ярышлар илебездә бик тиз популярлашып китте һәм анда бүген  68 төбәктән 1200 команда уйный. Безнең Камышлы районы мәктәпләре дә бу проектта актив катнаша.

Күптән түгел генә район үзәгендә “КЭС-Баскет” ярыш­ларының муниципаль этабы узды. Анда Иске Ярмәк мәктәбе егетләре дә яхшы уен күрсәтеп, дүрт команда арасында беренче урынга лаек булдылар. Хәлиткеч тупларны көндәшләребез сеткасына команданың капитаны Реваль Мәрданов салды.

Кызларыбыз да, аеруча Виктория Храмова һәм Ләйсән Яруллина, үтә кыю ярыштылар. Тик шулай да Камышлы мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады, ә безнекеләргә икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Ярышларда беренче урыннарны алган командалар зональ бәйгедә катнашачак.

Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары районыбызда үткән башка спорт бәйгеләрендә гел алдынгы урыннар алып торалар. Мәсәлән, Байтуган авылында шахмат буенча узган “Ак ладья” ярышында искеярмәклеләр Ро­ман Безбородов һәм Адели­на Хәмидуллина үз такталарында җиңүчеләр булды, ә мәктәбебезнең җыелма командасы икенче урынга чыкты.

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укы­ту­чылары Әсгать Гый­ла­җев (сулдан беренче) һәм Рөс­тәм Яруллин (уңнан бе­ренче) “КЭС-Баскет” яры­шын­да кат­нашкан укучылары арасын­да.

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укы­ту­чылары Әсгать Гый­ла­җев (сулдан беренче) һәм Рөс­тәм Яруллин (уңнан бе­ренче) “КЭС-Баскет” яры­шын­да кат­нашкан укучылары арасын­да.

Өстәл теннисы буенча команда беренчелегендә дә спортчыларыбыз берничә ел рәттән инде җиңелүне белми. Быел бу спорт төрендә Реваль Мәрданов, Артур Шамкаев һәм Ләйсән Яруллина беренчелекне яуладылар, ә Альмир Фәляхов һәм Виктория Храмова икенче урынга чыктылар. Зональ ярышларда катнашу хокукына җиңүчеләр арасында узган турнирда да искеярмәклеләр сынатмады.

Әсгать ГЫЙЛАҖЕВ,

Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укытучысы.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1022

Комментирование запрещено