Казань вошла в тройку лучших городов России для новогодних каникул / Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

5661Казань заняла третье место в рейтинге самых популярных городов России для проведения новогодних каникул в январе 2018 года, свидетельствует из данных сервиса бронирования Booking.com.

Зимой столица Татарстана привлекает туристов красотой снежных волжских пейзажей, а также разнообразными зимними развлечениями. В казанских парках будут работать горки с прокатом тюбингов, рождественские ярмарки, лыжные трассы.

Больше всего номеров на период с 1 по 8 января 2018 года пользователи сервиса забронировали в Москве и Санкт-Петербурге (1-е и 2-е место соответственно). На четвертом месте – Нижний Новгород, на пятом – Адлер.

«Татар-информ».

* * *

Казан 2018 елның гыйнварында Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң популяр Россия шәһәрләре рейтингында өченче урынны яулаган. Бу хакта Booking.com. бронь ясау сервисы мәгълүматлары сөйли.

Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә. Казан паркларында тюбинглар прокаты белән таулар, Раштуа ярминкәләре, чаңгы трассалары эшләячәк.

2018 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында сервис кулланучылары иң күп номерларны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербугта броньлаган (1 нче һәм 2 нче урын). Дүртенче урында — Түбән Новгород, бишенчедә – Адлер.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 849

Комментирование запрещено