Шенталы районы буенча «Иң яхшы футболчылар» дип танылдылар

JyctoL1VYQAМенә 2017 ел да үтеп бара. Ул безнең өчен бик уңышлы булды.

Беренчедән, быел безнең Денис авылы игенчеләре рекордлы уңыш җыеп алдылар, шуңа күрә без бернинди санкцияләрдән дә курыкмыйча, туйганчы икмәк ашый алабыз.

Көне-төне, арып-талып
Игенче иген игә.
Бөтенебез икмәк ашый,
Игенчегә баш ия!

Икенчедән, быел үзем өлкә ярышларында 8 медаль яуладым!

Өченчедән, укучыларымның зур уңышларына шатланып туя алмыйм. Әлеге фотосурәттә (сулдан уңга) минем белән янәшәмдә Алия Хәлимова, Айгөл Минһаҗева, Азат Аитов. Күптән түгел генә шушы укучыларым һәм Руслан Шәйхетдинов Шенталы районы буенча «Иң яхшы футболчылар» дип танылдылар. Аларның милләттәшебез, якташыбыз — танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов кебек буласылары килә. Әле футбол буенча дөнья чемпионатының «Самара-Арена» стадионында үтәчәк бер генә булса да матчын карарга өметләнеп калабыз…

JyctoL1VYQA
Рөстәм НУРТДИНОВ,
Шенталы районының Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено