Татарстан һәм Башкортстан урыс телле җәмәгатьчелеге Путиннан мәҗбүри туган тел дәресләрен бетерүне сорый / Общественники из Татарстана и Башкортостана требуют пересмотреть образовательные стандарты

2b9c36b50abb39dcТатарстанның һәм Башкортстанның урыс телле җәмәгатьчелеге Федераль белем бирү стандартларының мәҗбүри өлешендәге туган тел һәм туган телдә әдәби уку дәреләрен бетерүне сорап Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язган.

Хат авторлары Федераль дәүләт белем бирү стандартларының мәҗбүри өлешендәге «Туган тел һәм туган телдә әдәби уку» дәресләрен бетерүне, «белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар формалаштыра торган компонент булдырып, әлеге компонент кысаларындагы дәресләрне ата-аналар гаризасы белән укытуны таләп итә.

Алар шулай ук яңа фән укыта башларга мәҗбүр булган элекке туган тел укытучыларын ел ахырында аттестация уздыруны сорый. Моннан тыш, урыс телле җәмәгатьчелек туган телләрне һәм дәүләт телләрен ихтыяри укытуда «укучыларның хокукларын бозучы» республикалар башлыкларын вазифаларыннан алуны да таләп итә.

Хат авторлары төбәкләрдә Русия мәгариф министрлыгына турыдан-туры карый торган мәгариф идарәләре булдыруны да тәкъдим итә.

Хатны Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, «Собор русских Башкортстана» оешмасы җитәкчесе Виктор Афанасьев, Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты рәисе Юрий Носов һәм башка активистлар имзалаган.

Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм үзләрен урыс телле ата-аналарны һәм аларның балаларын яклау комитеты дип атаучы төркем җитәкчеләре Путинга мондый хатларны беренче тапкыр гына язмый. Ноябрьдә алар Татарстан президентыннан зарланып Мәскәүгә чираттагы мөрәҗәгатен юллаган иде. Алар Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен җавапсыз дип атый һәм шушы вазгыятьтә Русия президентын кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

azatliq.org

* * *

Лидеры нескольких общественных организаций из Татарстана и Башкортостана написали Владимиру Путину открытое письмо от имени «родительских сообществ национальных республик».

В нем общественники требуют признать положения приказов Минобрнауки РФ от 2015 года в части внесения в обязательную часть стандарта предметов «Родной язык и литературное чтение на родном языке» «недействительными» и «не подлежащими применению» и заменить в образовательных стандартах «определение «регионально-национальный компонент» и «компонент образовательного учреждения» на «компонент, формируемый участниками образовательных отношений», обеспечив выбор данных предметов только по заявлениям родителей (законных представителей) учащихся».

Также авторы письма требуют по окончании года провести аттестацию учителей национальных языков, вынужденных переквалифицироваться на новую специальность, отстранить «высших должностных лиц национальных республик, в которых систематически и осознанно нарушаются права и ущемляются интересы несовершеннолетних детей в вопросе добровольного изучения родных языков и государственных языков республик».

Кроме того, в письме указывается на необходимость «расформировать органы управления образованием субъектов Российской Федерации и сформировать Федеральные органы управления образованием в субъектах Российской Федерации, напрямую подчиняющихся Министерству образования и науки Российской Федерации»​.

Письмо подписали председатель Общества русской культуры Татарстана Михаил Щеглов, председатель Комитета по культуре и языковой политике РОО «Собор русских Башкортостана» Виктор Афанасьев, председатель Комитета по защите русскоязычных родителей и учащихся в Татарстане Эдвард Носов, модератор группы “Поборы в школах и детских садах” Елена Матвеева и другие общественники.

idelreal.org

Просмотров: 572

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>