Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газет чыгара башлады

10-07“Язмыш сукмаклары” дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Шәһри Казан” газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган.  “Язмыш сукмаклары”ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетта төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.

Әлегә газет Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.

“Татар-информ”.

Просмотров: 895

Комментирование запрещено