Шамил бабай урысча белми

Шамил БагаутдинШамил һәм Римма Баһаутдиннарның бергә торуларына — 50 ел.

Алар ул һәм кыз үстерделәр. Бүгенге көндә биш оныклары бар. Нур улының беренче малае Дамир аларга турун (правнук) бүләк итте. Әмир дә икенче яшь белән бара.

Туруннар бүләк итү буенча Диләра, Зилә, Камил чиратта торалар.

Кызлары – Наилә апаның улы Гаязга әле дүрт яшь кенә тулды. Шамил абый Гаяз белән тик татарча гына сөйләшә. “Урысча белмим”, — дип әйтә.

Оныгына туган көненә гитара алып биргәч, Гаяз, исе китеп: “Бабай, син бит урысча бер сүз дә белмисең! Кибетче белән ничек сөйләштең?!” – дигән. “Ымлап күрсәттем”, — дигән бабасы.

Шамил бабайның нияте – Гаязның балаларын да татарча сөйләшергә өйрәтү.

 

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1475

Комментирование запрещено