Хәтерли торгансыздыр: быел көз Испаниядә “Каталон бәйсезлеге“ дигән “бомба“ шартлап, бөтен дөньяның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Каталонлыларның референдумда Испаниядән бәйсезлек игълан итүләре Европа демократларын өнсез калдырды: баксаң, аерылу һәм таркалу бик тиз икән.
Демократияне бөтен дөньяга тарату белән шөгыльләнгән Көнбатыш, астына су керә башлагач, үз принципларына үзе хыянәт итеп, испан монархиясе тотыгы булып яшәгән, күп эшләп, эшләгәненең төп өлешен үзәккә озатып торган каталонлыларның үз көннәрен үзләре күрергә омтылышларына кискен каршы чыкты.
Евросоюз хөрлеккә омтылучы халыкны икътисадый яктан буу белән куркытты, Мадрид җитәкчеләренең каталон бәйсезлеген көч белән, кулга алулар һәм төрмәгә утыртулар белән юкка чыгарырга тырышуын яклады. Эш шуңа барып җитте ки: Каталония җитәкчесе Карлес Пучдемон илдән чыгып качарга мәҗбүр булды. Мадрид колониясе сыйфатында көн күргән каталонлыларның богауларын референдум ярдәмендә өзеп ташларга җыенуларын нәкъ алар шикелле үк бәйлелектә яшәп, салымнар аша таланган, хокукларының күп өлешен югалткан барча халыклар өмет белән күзәтте. Европаның үзендә үк андый изелгән һәм кысылган төбәкләр байтак булып чыкты, карт Европаны шул куркытты да инде. Каталонлыларның хөрлеккә ирешүләре чылбыр реакциясе китереп чыгарырга һәм бернинди каршылыксыз үз төбәкләрен үзләре талап һәм тунап яшәгән “үзәк“ләрне уйланырга, бер түбә астында яшәргә теләсәләр, юк ителгән хокукларны кире кайтарып бирергә мәҗбүр итәргә тиеш иде.
Шуңа күрә Испания хөкүмәтенең рәхимсез репрессияләре башлангач, без барыбыз да “аһ“ иттек. Тик халык бәйсезлеккә таба кыю адымнар ясый башлаган икән, аны богаулар белән буып озак тотып булмаячагы да аңлашыла иде. Без каталонча тавыш бирү узгач ук, европалы бу халыкка теләктәшлек белдереп яздык: “ …озак еллар буе алып барылган репрессияләр дә, милли телне һәм хокукларны буарга тырышулар да халыкның үзбилгеләнүгә һәм иреккә омтылышын юк итә алмый, көрәштән баш тартмаган халык, адым артыннан адым ясап, ахыр чиктә җиңүгә ирешми калмый. Бетү чигенә килеп җиткән каталон теленең феникс-кош кебек көлдән яңадан терелеп югарыга күтәрелүе, яңадан киң кулланылышка керүе Россиядә телләре кысылган халык өчен җиңү үрнәге булып тора. Яшәеш нигезендә милли өметсезлек түгел, көрәш дәрте ятарга тиешлеген искәртә. Халыкларны богауда тотарга тырышучылар иртәме-соңмы җиңеләләр“.
Мадридның каталон бәйсезлеген “нокаутка җибәрүе“ безнең ялгышуыбызга ишарә итә шикелле иде. Тик каталон халкы төшенкелеккә бирелмәгән, көрәшне җиңүгә кадәр дәвам итәргә ниятләгән булып чыкты. Испания башкаласы үз законнарында үзе тончыгырга мәҗбүр ителде. Үзәк хакимият кагыйдә буенча, Каталон парламентын куып таратып, бәйсезлек лидерларын төрмәгә утыртып кына туктала алмый: яңа сайлау игълан итәргә тиеш иде. Шулай эшләнде дә. Мадрид игълан иткән сайлау, үзәк хөкүмәт планы буенча, куркытылган халыкның өметен өзүен, үзәк “ә“ дигәнгә “йә“ торучы икейөзле куркакларны идарәгә уздыруын тәэмин итәргә тиеш иде. Вәләкин каталон халкында хөрлек һавасын суларга омтылыш бетмәс-төкәнмәс булып чыкты. Үзәк таләп иткән сайлаулар үтте, инде мин бу юлларны язганда аның нәтиҗәләре игълан ителде. Нәтиҗәләр азатлык тарафдарлары өчен сөенечле, төбәкләр җелеген суырып яшәргә гадәтләнүчеләр өчен көенечле.
Мадрид изүе астында яшәгән халык шахмат тактасында үзәк хакимиятләр язган сценарий буенча уйнады һәм көчле “ат йөреше“ ясады: Каталон бәйсезлеген яклаучы партияләр бу юлы да зур җиңүгә иреште. Мадрид үзен-үзе кыен хәлгә куйды. Тавыш бирүнең монысын дөрес түгел дип игълан итеп булмый, чөнки үзәк тарафыннан оештырылды. Дөрес дип игълан итсәң, яңа парламентның иртәме-соңмы бәйсезлек игълан итәчәгенә шикләнерлек түгел.
Бу юлы инде аны яңадан куып тарату мөмкин түгел. Таратудан да мәгънә юк, чөнки үзсүзле халык тагын бер тапкыр азатлык тарафдарларын парламентка китермәс дип ышанып булмый. Мондый шартларда испан хакимиятләренә йә хакыйкатьне танып, сөйләшүләр өстәленә утырырга һәм каталонлыларга ирек биреп, аларны бер түбә астында тигез хокуклы хәлдә яшәргә чакырырга, йә яңадан хәрәмләшеп җәнҗал чыгарырга һәм канэчкеч сәясәтне дәвам итәргә генә кала. Хәзерге дөньяда икенче юл сайланса һәм Евросоюз тагын бер тапкыр Мадридның хәрәмләшүенә күз йомса да гаҗәп түгел. Тик нәрсә генә булмасын, коллыкны саклау тарафдарлары әхлакый яктан да, кануни яктан да оттырды инде һәм каталонлыларның хөрлек яулавы ул – бары тик вакыт эше. Мадрид яңа сайлау игълан итеп үз капкасына үзе туп кертте һәм без, каталонлыларга караганда да ныграк бәйлелеккә төшкән халык вәкилләре, аның бу “уңышын“ алкышлап каршы алабыз.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ.
“Ватаным Татарстан” (№ 193, 26.12.2017).
Просмотров: 1094