Кыш

2fons.ru-2398Көзләр алышынды көтмәгәндә,
Иртән торсам — ап-ак кар төшкән.
Келәм булып ята җир өстендә,
Күз чагыла шундый пакь төстән.

Авыл өстен зәңгәр төтен баскан,
Мичләр яккан халык бик иртә.
Суык килә, салкын җилләр исә,
Битне туңдыра, җанны өшетә.

Кыш бик салкын, усал булса да,
Гүзәллеген һәркем ярата.
Көмеш төскә күмә ул барсын да,
Кар-буранны сибеп тарата.

Урманда агачлар кия туннар
Кабат-кабат яуган ак кардан.
Матурлыгы бөтен җиргә тия,
Туа шатлык туган ил бардан.

Туган җир ягымлы һәрвакытта:
Кыш булса да, җәйгә керсәк тә.
Табигатьнең дүрт фасылында да
Шат яшик без туган авылда.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1421

Комментирование запрещено