Шәкүрова Гүзәлия: “Яктылык” мәктәбе минем сәләтемне бар яктан да ачты»

image

«Яктылык» мәктәбе укучысы Шәкүрова Гүзәлия татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Әхмәт кызы Фәйзуллина белән.

Декабрь башында Похвистнево районының Гали авылында мәктәп укучылары арасында татар теле, әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы һәм шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы уз­ды­рылган иде. Самар шәһәре «Яктылык» татар мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәкүрова Гүзәлия әлеге бәйгеләрдә призлы урыннар яулады. Татар шигырьләрен уку конкурсында, өлкән сыйныфлар арасында, ул иң яхшысы дип табылды һәм беренчелекне алды.  Гүзәлия якташыбыз, каһарман шагыйрь Гакиль Сәгыйровның “Телсез сабый” дип аталган шигырен  күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. Әсәр балаларыбызны бишектән татар телендә сөйләшергә өйрәтергә, аларны ана теленнән мәхрүм итмәскә кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. 

Үткән елда Казанда узган регионара һәм халыкара олимпиадаларда да 3нче һәм 2нче урыннарны яулаган  Гүзәлия Шәкүрова белән әңгәмә кордык.

- Гүзәлия, үзең һәм әти-әниең белән таныштырып үт әле.

- Мин — Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 10 сыйныф укучысы. Әти-әнием – Фәнис Фәрит улы һәм Илсөяр Әнвәр кызы — Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Зирекле Куак авылыннан. Мин дә 2002 елның 21 январендә шушы авылда туганмын. Әле мин кечкенә булган вакытта гаиләбез Самар шәһәренә күчеп килгән. Ә 2009 елда минем Ильяс энем туды.

Безнең туганнарыбыз бик күп, һәм без һәрвакыт тату яшәргә тырышабыз. Мин Ульян өлкәсендә тусам да, Самар шәһәрен дә чын күңелдән яратам, чөнки биредә минем якын туганнарым, дусларым, хөрмәтле укытучыларым яши. Самарда минем яраткан “Яктылык” мәктәбем урнашкан. Самар җире белән бик күп истәлекләрем, хатирәләрем бәйләнгән. Әмма минем туган җирем, туган ягым йөрәгемдә мәңгегә истә калыр.

Кайвакытта хәзерге заман яшьләре үзләренең гаилә кыйммәтләре турында оныталар, шуңа күрә без гаиләбез белән буш вакытларны бергә үткәрергә тырышабыз. Мәсәлән, без актив рәвештә спорт уеннары белән шөгыльләнәбез: кышын чана белән чаңгыда шуабыз, ә җәен велосипедта йөрибез, урманга походка барабыз. Кичләрен бергәләп телевизордан кызыклы фильмнар карыйбыз, шашка һәм шахмат уеннарын уйныйбыз. Әти безгә еш кына татар тарихы белән бәйле кызыклы фактлар турында сөйли, ә әнием кул эшләрен ярата, шуңа безнең өчен йоннан төрле шарфлар, баш киемнәре бәйли. Әле әнием безгә татар халык ашларын әзерләргә дә ярата.

Самарда “Яктылык” татар мәктәбе булуын белгәч, әти-әниләрем мине 5 яшемнән беренче сыйныфка укырга керттеләр.

1Син нинди дәресләрне аеруча яратасың?

- Предметка кызыксынучанлык укытучыдан тора бит. Башлангыч сыйныфта безне Галия Фуат кызы Тупасова укытты, бишенче сыйныфтан  төрле укытучылар дәрес бирә башладылар.  Безнең сыйныф җитәкчебез – Изидә Дамир кызы Хуҗина. “Яктылык”тагы барлык мөгалимәләр дә – ачык йөзле, күркәм сүзле. 

Миңа бар фәннәр дә ошый, шуңа да мин беренче сыйныфтан башлап гел “бишле”гә генә укыйм.

- Нинди бәйгеләрдә катнашканың бар? Нинди призлы урыннар алдың?

— “Яктылык” мәктәбе минем сәләтемне бар яктан да ачты. Шуңа мин төрле гуманитар һәм табигать фәннәреннән үткәрелгән олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда да бик теләп катнашам һәм анда призлы урыннар алам. Укуга бик күп вакыт китсә дә, мин әле спорт белән шөгыльләнергә дә, матур итеп рәсем ясарга да вакыт табам.

2Мин күңелемдә чын татар баласыдыр, чөнки миңа татар язучыларының әсәрләре, татар шагыйрьләренең, бигрәк тә якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре ошый. Татар әдәбиятына, татар теленә булган мәхәббәтемне үстерергә миңа татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Әхмәт кызы Нурзидә апа Фәйзуллина ярдәм итә. Мин бишенче сыйныфтан башлап татар теленнән уздырылган төрле олимпиадаларда һәм әдәби конкурсларда даими рәвештә катнашам. Минем төрле темаларга язган әдәби эшләрем, шигырьләрем “Самар татарлары” журналында, “Бердәмлек” газетасында басылып чыктылар. 2017 елның башында мин Казанга татар теленнән һәм әдәбиятыннан үткәрелгән төбәкара олимпиадага бардым, анда III урынга лаек булдым. Шуңа мине Татар теленнән һәм әдәбиятыннан үткәрелгән V Халыкара олимпиадага да чакырдылар. Анда мин II урын алдым, шуңа бик сөенәм. 2017 елның 1 декабрендә Гали авылы мәктәбендә татар теленнән өлкә олимпиадасы булып узды. Мин анда 10 сыйныф укучылары арасында III урынга, ә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә I урынга лаек булдым.

Әхмәт кызы Нурзидә апаның минем остазым булуының роле аеруча зур. Әлбәттә, минем барча җиңүләрем һәм уңышларым аңа бәйле!

8

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан үткәрелгән төбәкара олимпиадада.

s9zHa0bYSK0

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан үткәрелгән V Халыкара олимпиадада.

34 6 7 9 10 MyCollages(1) MyCollages

image

«Яктылык» мәктәбе укучысы Шәкүрова Гүзәлия татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Әхмәт кызы Фәйзуллина белән.

- Татар телен белүне кирәк дип саныйсыңмы?

- Әгәр татар телен, татар әдәбиятын, мәдәниятын, тарихын белмәсәм, мин шундый казанышларга ирешә алыр идем микән?!

Яхшы укуым, бәхетле балачагым һәм тормышым өчен мин әти-әниемә, әби-бабайларыма, бар гаиләмә рәхмәтлемен. Минем зур рәхмәтләремне “Яктылык” мәктәбенә, мине укыткан барлык укытучыларга да җиткерәсем килә, чөнки мине татар рухлы кеше итеп тәрбияләүдә аларның да өлеше бар.

Әңгәмәдәш — Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1729

2 комментариев

  1. От всей души поздравляю Гузель с победами! Уже с 1 класса было видно,что она очень талантливая, трудолюбивая девочка!Огромное спасибо не только учителям,но и родителям Гузель,за то что они воспитали такую дочь!Большая находка для «Яктылык»,что она учится именно в этой школе!Дальнейших ей успехов и побед!

  2. Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина в пишет:

    Мин шундый чибәр, акыллы, куйган максатына омтылучан укучым белән горурланам. Аның киләчәктә дә зурдан зур уңышларга ирешүен телим.
    Самарадагы «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина.