Балалар бакчасында

1-DSC_186425-26 октябрьдә Камышлы районында Татар мәгарифе көннәре үткән иде.

Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу ниятендә балаларга тәрбияне балалар бакчасында ук бирәләр, дияр идем мин. Дөрес, тәрбия иң элек гаиләдә бирелергә тиеш. Шулай да, балалар бакчасында да бу өлкәгә зур игътибар бирелә. Татарстан кунаклары белән берлектә үткән Татар мәгарифе көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булырга туры килде.

Камышлының «Каенкай» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Таһир Якупов балалар белән дәрестән соң да бик тырышып шөгыльләнә икән. Ул «Тамчы» түгәрәге җитәкчесе дә. Бу түгәрәктә балалар җырларга һәм музыка коралларында уйнарга өйрәнәләр. Ә тәрбияче апалары Гөлфия Шәйхетдинова һәм Диләрә Мансурова балалар белән фольклор өйрәнә.

1-DSC_1853 1-DSC_1859 1-DSC_1864 1-DSC_1877Казан кунакларына да балалар бик матур фольклор күренеш күрсәттеләр. Аларның киемнәре дә күз явын алырдай, милли киемнәр иде. Афәрин, балалар, афәрин, тәрбиячеләр!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1385

Комментирование запрещено