Ну, Әхми, погоди! (юмореска)

соседиМенә, безнең тормышта бик кызык бер хәл бар — күр­шеләр дигән. Әйтик, шәһәр күршесе белән авыл күршесе бик нык аерыла. Шәһәрнеке нәрсә инде ул: эт оясы кебек мәйданчык, катлы-катлы тимер ишекләр, шуның артына кереп бикләнәсең дә кыңгырауга бассалар, йозак тишегеннән кычкырып тик ятасың: пшол отсюда, дип, әйеме?

Ә авылда… Авылда күр­шеләр башка. Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Үзең белмәгәнне күршеңнән сора, диләр. Әгәр дә синең өеңдә шылт иткән бер тавыш булса, ул күршең аркылы бөтен авылга тарала.

Менә минем авылда да бар ул бер күрше — паразит! Әхми дигән собака! Түзмәдем: шул Әхмигә багышлап хикәя яздым әле. Хикәянең исеме: “Ну, Әхми, погоди!”

Булмады. Күршедән уң­ма­дым мин. Кешенең күр­шесе күрше кебек, минем күрше көлке кебек. Шуңа күрә иртә белән уянгач, иң беренче эшем шул: Әхмиләр ягына карыйм да акыра-акыра җырлыйм мин: “Кильки балык түгел, Әхми халык түгел”, — дим. Нинди халык, ди, ул? Әхми дә халык булды, ди. Соң, бер рәхәтләнеп, сыйланып та утырмагач, ул күршенең миңа ни пычагыма кирәге бар, ди? Похмельдән интеккәндә йөрим тегенең капка төбендә, пес итәсе килгән мәче кебек: туды-суды, суды-туды. Салып бирмәс микән, дип. Юк, бирми. Әле үзе акыл өйрәтә: “Күрше! — ди. — Похмельдән котылыр өчен гер күтәрергә кирәк, штанга күтәрергә кирәк”, — ди. Штанга, ди… Штаныңны күтәрергә хәлең калмасын…

Мыскыл итәм, дигәч тә. Соң, Әхмидән башка дөньясы да — эт оясы бит! Кайтып кереп кабызасың — кабынмый, борасың — акмый, кисәсең — үтми, тартасың — куып чыга, ятасың — таралып төшә, дөньясына төкерим дисәң — авызың кипкән, вәт! Җитмәсә, яныңда хатының мырлап ята: “Өйдә бернәрсә дә эшләмисең, кадак та какмыйсың син!” — ди. Ох, ачу чыкты!!! “Кая кагыйм?” — мин әйтәм. Шуннан беләк хәтле кадакны алдым да сервантның ишеген кадаклап та куйдым. Хатын шаккатты. Өч көн сөйләшмәдек. Записка язып кына сөйләшәбез. Хатынга яздым: “Иртәгә дуслар белән балыкка барасы бар. Иртәнге алтыда уят!”

Икенче көнне көндезге уникедә уянып киттем. Минем янда записка ята. Хатын язган: “Сәгать алты тулды, тор, собака!” — дигән.

Эх, шушы өч көндә сөй­ләшмәгәч, колакларым рәхәт­ләнепләр ял итте инде. А то хатын көннәр буе менә: “Та-та-та-та”, — дип, миңа гына бәйләнә. Төнлә белән дә саташып, миңа килеп ята ул шулай.

Эх, хатын дигәннән… Минем өйләнү дә шул Әхми аркасында булды бит. Әйе! Бервакыт, инде яшь вакытта: “Күрше, — ди, — мин, — ди, — өйләнергә булдым, — ди ул. — Анда, безнең авылдан бер ун километр бар инде, шунда фәлән абзыйның кызын сорарга барам берсе көнне. Син дә кияү егете булып барырсың инде”, — ди. Мин әйтәм: “Әһ-һә! Әхми-паразитка этлек эшләргә вакыт җитте!” Шуннан дус-ишләрне җыйдым да бүген үк теге кызны миңа сорарга киттек.

Барып кердек өйләренә. Кыз үзе өйдә юк иде. Әтисе сөенә-сөенә риза булды. Тиз генә туй оештырдык. Булачак хатынны туйда гына күрдем. Ма-а-лай! Әй, булса да булыр икән дөньяда шундый ябык нәрсә! Менә өрек тә өрек, бу да өрек инде! Яшерен-батырын түгел, хәзер мин хатын аркылы төнлә белән рәхәтләнеп гәҗит укып ятам.

Тегене хәзер туйда беренче тапкыр күрдем ич, туйда күрдем дә котым очып китте. Тегеңә карап утырам. Авыз ачык. Булачак хатын аракыны шунда гына коеп тора. Менә исереп кенә булмый бит! Тегеңә карыйм да: бр-р-р! — айнып китәм. Моның белән йоклыйсыларым күз алдыма килә дә айнып китәм. Менә туйда иң күп эчкән кеше мин булдым, туй ахырында шып аегы мин калдым. Әхми-паразит, өйләнәм дигән булып, юри мине җибәргән икән. Хәзер әнә йөри көлеп: “Хәлләр ничек соң, баҗай?” — дип.

Нишләтергә дә белгән юк инде аны. Аптырагач, чокыр казыдым Әхмигә. Бөтен абзарның, туалетның шакшыларын тутырып шәп итеп ясадым!.. Үзем төштем… Капкын куяр идем — үзем эләгермен дип куркам.

Соң, нишләтим соң: минем тавыкларга хәтле Әхминең абзарына кереп күкәй салалар. Бер көнне карыйм: минем сары тавык Әхмиләр абзарыннан кытаклап чыгып килә. Довольный шундый! Опять Әхмигә күкәй!!! Киттем тавыкны урам буйлап куып. Тавык акыра, мин сү­генәм, Әхми көлә. “Кит инде, күрше, тавык куып йөрмәсәң, ха­тын-кыз беткәнмени сиңа?” — ди.

Үзе ул дөньяның ялкавы: капка, коймалары авып беткән. Ишек алдында Әхминең бер туалеты гына утырып тора. Туалет урамга карый. Шуның ишеге юк! Мин: “Әй, Әхми, нигә хет туалетыңа ишек куймыйсың?” — дигәч: “Нәрсәгә анда ишек? Ан­да урларлык әйбер юк бит”, — ди.

Ялкау! Үзе беркая да эшләми, эшләмәсә дә, айныган көне дә юк. Шул безнең ише дуракларны алдап йөри инде! Әле бер көнне кергән. “Нәрсә?” — дим. “Күрше, минем бит җүбилей! Илле яшь. Бер ярты куй инде!” — ди. “Туктале, Әхми, кичә генә бит кырык ике яшь тулды, дип бер ярты эчеп чыгып киттең!” — мин әйтәм. “Әй, күрше, анысы аның ботинка размеры булган икән!” — ди.

Ну, анысы сөйләшергә оста инде! Сез аның яшь вакытта кызлар белән генә сөйләшкәнен күрсәгезие! У-у-х! Без генә ул йөргәнбез. Ну, яшь вакытта озаткан бер нәрсәң була бит инде. Шунда беренче көнне озатканда тотасың уң кулын, икенче көнне озатканда тотасың сул кулын, өченче көнне тотасың ике кулын бергә. Ну, шулай бара инде ул. Бик озак бара ул безнең. Туйдан соң да да чурта тотасы нәрсәләр кала бугай әле анда. Ә менә Әхми, кызлар белән танышканда, бер җөмлә белән әйтә дә бетерә. Болай ди: “Кызый! Кереп утыр! Сөйләшеп ятырбыз!” — ди.

Әле тагын бер көнне нәрсә ди: “Мин хәзер шигырь генә язам!” — ди. Һи! Язган теге шигырь! Берсе мондый: “Әти бура бурагач, сузылып ятканский. Мине бүре ашаса, ул бүре катканский!” Ох, Пушкин, блин! Мин андыйларны йөзне язам. Әле шуны гәҗиттә бастырам, ди. Булыр, булыр. Гәҗит дигәннән, шуны гына әйтәм: Әхминең үз гомерендә бер гәҗиткә дә язылганы булмады. “Миңа нәрсәгә гәҗит? Мин туа­летка комган белән йөрим!” — ди, паразит, әйе.

Нишләтергә дә белгән юк инде аны. Ну, бер нәрсә уйлап йөрим. Башта бер план бар минем. Сезгә әйтмичә торам: я Әхмигә җиткерерсез. Әгәр дә шул барып чыкса, әгәр дә шул барып чыксамы, ну, Әхми, погоди!

Фәрит БӘШИР.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1436

Комментирование запрещено