Яңа ел көтә күңел

Jana-el-bekan4-532x330Шатланып көтә күңелләр
Яңа ел туганнарын,
Ябынсын кырлар, болыннар
Ак мамык юрганнарын.

Күңелле карап торырга
Зур йортлар төзелгәнен,
Онытмыйк авыр елларда
Үзәкләр өзелгәнен.

Тынычлык — ул кадерле сүз,
Әй, газиз туганнарым.
Xәтерлик без батырларның
Дошманны куганнарын.

Кадерле безгә туган ил,
Җилләрең, бураннарың.
Туган җирдә гөрләп яшик,
Дусларым, туганнарым.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1331

Комментирование запрещено