Аның изге эшләре якты истәлек булып саклансын иде

7Кеше туганда күктә аның үз йолдызы кабына дигән риваять бар. Әгәр дә бу дөрес булса, Гатаулла углы Әмил Салаховның йолдызы иң яктыларның берсе булыр иде.

Чынлап та, бу ягымлы шәхеснең кешелек сыйфатларын, җәмгыятьтә тоткан урынын күзаллаганда аны юл күрсәтүче якты йолдызга тиңлисе килә. Акыллы, ярдәмчел, эчкерсез һәм ачык йөзле шәхес буларак, ул һәркем белән чын күңелдән аралаша белде. Ул үз гомеренә: «Кешеләр сине хөрмәт итсен дисәң, син үзең аларны хөрмәт итә бел!» — дигән фикердә яшәде.

Тормыш — катлаулы һәм серле. Кирәк чакта ул үрнәк итеп Әмил Салахов кебек кешеләрне алдыбызга бастыра. Бу гап-гади авыл кешесе зур ачышлар да ясамады, батырлыклар да эшләмәде, дөнья күләмендә танылырлык эшләр дә башкармады. Ләкин дә Иске Ярмәк авылы тарихында, халык күңелендә матур эз калдырды.

Әмил Салахов илебез чиксез авырлыклар кичергән заманда — сугыш вакытында туып, яшьтән эшкә җигелеп үскән. Мәктәптә укуын тәмамлагач, шофёр таныклыгы ала һәм колхозда ЗИС-5 машинасында эшли. 1969 елда аны колхоздагы комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Яхшы эшләгәнен күргәч, Тамбов шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, ул озак еллар колхозда партком секретаре, авыл советы башкарма комитеты әгъзасы, халык контроле комитеты рәисе һәм «Знамя Родины» гәҗитәсенең хәбәрчесе дә булды. Үз язмаларында ул хезмәт батырлары, авыл тормышы турында язып торды.

Соңга таба ул Коминтерн колхозының профсоюз комитетын җитәкли. Авылдагы тормыш шартларын яхшырту, колхоз эшләрендә төрле җиңеллекләр булдыру турынла төрле тәкъдимнәр кертә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен күп көч куя.

Советлар Союзы чорында хуҗалыклардагы партком секретарьләре һәм профсоюз җитәкчеләренең күбесе «хуҗалары» кушканны гына эшләүче «йомышчылар» булсалар, Әмил Салахов авыл тормышының үзәгендә кайнап яшәде. Ул радиотапшырулар оештырды һәм алып барды. Алар авыл тормышын яктыртып, аңа ямь биреп тордылар һәм халыкның рухын, милли үзаңын үстерүгә юнәлгән иделәр. Авылдагы бер вакыйга да аннан читтә калмады. Аларны җанлы, кызыклы итеп тасвирлау өчен ул бар көченә тырыша иде. Чәчү барганда, урып-җыю чорында, фермаларда — һәрҗирдә аны иртә таңда да, кичен дә халык арасында күреп була иде.

Әмил Салахов авылдагы зур проектларны тормышка ашыруда актив катнашты. Колхоз идарәсендә, авыл советында, парткомда һәм профсоюз оешмасында аның тәкъдимнәренә һәрвакытта җитди игътибар бирелде. Күп мәсьәләләр аның белән киңәшеп эшләнделәр. Ул халык фикерен тыңлый, ә халык аныкын аңлый һәм зурлый белделәр. Кешеләргә кирәк булу, алар белән тыгыз аралашып яшәү — бу аның өчен иң зур бәхет иде.

Әгәр дә күңелсез, авыр вакытта кемдер шаян сүз, мәзәк вакыйга турында сөйләп көлдерсә — күңел җанлана, тормыш ямьләнеп киткәндәй була, кайгы-хәсрәтләр читкә тәгәриләр. Әмил Салахов кирәк чакта шаян сүз дә таба, әңгәмәне уңай эзгә салып, кешене тыңлый һәм аның хәлен дә аңлый белә иде. Аның холкында усаллык, үчлелек кебек җан чирләренең бервакытта да күренгәне булмады. Шуңа да ул һәркем өчен үз кеше була белде.

Ул югары дәрәҗәләр яуламады, үз гомеренә гади, тыйнак авыл кешесе була белде. Аның күркәм холкы, яшәү рәвеше, башкарган эшләре киләчәктә дә матур үрнәк һәм якты истәлек булып халык күңелендә саклансын иде.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 2270

4 комментариев

  1. Эмиль абый без сине Чулпан кызлары белэн мэнге онытмабыз сезнен тамбовтан салган алмаларыгыз элледэ бугенге кебек истэ урыннарыгыз жэннэттэ булсын аминь

  2. ЭМИЛЬ АБЫЙ СИН БЕЗНЕН КУНЕЛЕБЕЗ ТУРЕНДЭ ТЫНЫЧ ЙОКЛА !бАЛАЛАРЫН ОЧЕН ШАТЛАНЫП ЯТ

  3. Помню, помню Эмиль Гатаулловича Салахова!Мы вместе учились в школе рабселькоров целый год в Клявлино!Правда я была среди них солидных рабселькоров самой юной!Эмиль Гатауллович был очень активным среди нас!У меня и поныне хранится документ свидетельство , подтверждающий, что когда то мы получили это нехилое звание!

  4. Безнен яраткан абыебыз,урынын ожмахта булсын Амиль абыебыз!!!