«Бердәмлек» газетасыннан, 30 декабрь, 2017 ел

i8

Большая Глушица районы,

Ташбулат авылы

Минсылу Камил кызы Мусинага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әсәебез, нәнәебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көн­нәр, гаилә бәхете белән, ба­лаларыңның, оныкларыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәр­гә насыйп булсын.

Котлы булсын туган көнең,

60 яшең тулган көнең.

Өй түрләрең көлеп торсын,

Туганнарың килеп торсын.

Уй уйнаткан уңган кулың

Талчыгуны белмәсен.

Кайгы-хәсрәт сагышлары

Йортыбызга кермәсен.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Сәмсетдин, балаларың, кияүләрең, онык­­ларың.

* * *

Минсылу Камил кызы Мусинага!

Кадерле кодагыебыз! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, те­ләкләрнең иң изгесен, рәхмәт­ләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан ты­нычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри­зык­ларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

Салкын карлы кышта тусаң да

                                             син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакыт та йөзең көләч

                                       булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Изге теләкләр белән Тольятти шә­һәреннән ко­да-кодагыең.

* * *

Башкортостанда туып-үскән, хәзер Усть-Кинельский бистәсендә яшәүче Тәнзилә Абдулла кызы Галиевага – 55 яшь!

Кадерле Тәнзилә! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, пар канатың белән бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Балаңның, оныгыңның куанычын күреп, бәхеттә, мул тормышта яшәргә язсын сезгә.

Кайчан барсак, йөзең кояш

                                          кебек,

Кайчан барсак, сыең безнең

                                   өчен әзер.

Игелегең меңе белән кайтсын,

Куанычлы гына таңнар атсын.

Сәламәт һәм озын гомерле

                                           бул,

Пар канатың булсын янәшә,

Балаларыңның игелеген күреп,

Гел сөенеп, көлеп син яшә.

Гомереңнең бу мизгеле

Туктап бер җырлап алу

Үткәннәргә шөкер итеп

Киләчәккә юл салу.

Изге теләкләр белән кае­натаң, каенанаң һәм Равил, Роза, Наил, Радик гаиләләре белән.

* * *

Кошки районы,

Иске Фәйзулла авылы

Нәбиулла Абзалетдин улы Нуртдиновка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Сине чын күңелдән туган көнең бе­лән тәбрик итәбез. Аллаһы Тә­галә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Котлы булсын, әти, юбилеең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                         йөзең,

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Төрле чакны күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә бардыр яра да.

Киңәшчебез булып, әти,

Озак яшә безнең арада.

Газизләрдән дә газизләребез

                                             сез,

Сезләрдән тиң бары аккошлар.

Яшәгез сез әни белән бергә,

Аермасын сезне язмышлар.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, бала­ла­рың, киленнәрең, киявеңһәм оныкларың.

* * *

Новокуйбышевск шәһәре,

Миронов урамы

Тәзкирә Гаяз кызы Камалетдиновага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, кадерлебез.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың, онык­ларың исеменнән кызларың Наилә, Фәридә, улың Фәрит.

* * *

Самара шәһәре,

9нчы просека

Алмаз Мисбах улы Хөснетдиновка – 45 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йө­рәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сә­ламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                               дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                        чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                   барында.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,

Балкып торсын синең

                                   йөзләрең.

Кайгы күрми

                 шатлык-куанычта

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, улларың Динар, Азат, Ил­шат.

* * *

Алмаз Мисбах улы Хөснетдиновка!

Сөекле улым, кадерле туга­ныбыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мә­хәб­бәтнең олысын телибез. Ал­дагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып бал, киләчәк гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                     булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Изге теләкләр белән әниең Роза, энең Руслан, Юлия, сеңелең Руфия, Ди­нар, Әдилә, Динара.

* * *

Алмаз Мисбах улы Хөснетдиновка!

Кадерле киявебез! Сине юбилеең белән кайнар кот­лыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, бала­ларыңның хөрмәтен, туган­нарыңның кадерен тоеп, ыша­нычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез. Алга таба да куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Котлы булсын туган көнең

                                           диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы

                             сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Изге теләкләр белән кае­натаң Хәмит, каенанаң Зә­кия.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Насыйх Фатыйх улы һәм Мөгаззәмә Бәкер кызы ГАРИФУЛЛИНАРның

бергә гомер итүләренә – 58 ел!

Кадерлеләребез! Без сезне шушы бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез­гә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, гаилә бәхете, пар ка­натлы булып, озын тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таң­нар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Тәрәзләрдә утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Мәңге-мәңге шулай

                              тәрәзләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Тигез гомер насыйп булсын

                                           сезгә,

Гел атлагыз бергә, янәшә.

Бер-берегезгә пар канатлар

                                          булып,

Яшәсәгез иде йөзгәчә.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Розалия, Фә­нис, Рушания, кияүләрегез, ки­ленегез һәм барча онык-оныкчыкларыгыз.

* * *

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Динә Рәхим кызы Гыйниятуллинага —

75 яшь!

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлын­дагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес ки­ңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!

Гөрләп үтсен синең гомерең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

Изге теләкләр белән кызларың Гөлфия, Гөлзинә, Гөлфирә, Гөлзирә, кияүләрең Рамил, Ринат.

* * *

Динә Рәхим кызы Гыйниятуллинага!

Сөекле әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңе­лебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                        сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                       диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән оныкларың Илнур, Лия, Ин­зирә, Лилия, Марат, Ләй­сән, Илнар, Алмаз, Илнара, Эдуарт, Ильяс, кияүләрең Ил­дар, Данир, киленең Маша.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Сәгыйдулла Сафиулла улы һәм Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевларның бергә гомер итүләренә

3 январьда 60 ел тула!

Кадерле әтиебез һәм әние­без, бабам һәм әбием! Без сезне шушы истәлекле көнегез белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрегездә дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта, үстер­гән балаларыгызның, онык­лары­гызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.

Юлларның авырын үткәнсез,

Теш кысып, елларны

                              сүткәнсез,

Тормышка матурлык

                                 сипкәнсез,

Һәм безне бәхетле иткәнсез.

Үзебез еракта булсак та,

Күңелләр түрендә яшисез.

Бар галәм беләдер: безгә сез —

Иң газиз, иң якын кешесез.

Изге теләкләр белән кы­зыгыз Нурия, киявегез Алексей, оныгыгыз Руслан.

* * *

Сәгыйдулла Сафиулла улы һәм Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевларга!

Кадерле әтиебез һәм әниебез! Без сезне шушы юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Ничек түләп бетерербез,

Гомер биргән өчен безгә,

«Балам» диеп, янып-көеп,

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                             без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                       булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән улы­гыз Наил, киленегез Люба.

* * *

Сәгыйдулла Сафиулла улы һәм Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевларга!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга — 60 ел! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авыр­лыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәй­рәмегез көнендә имин тор­мыш, күңел тынычлыгы, сау­лык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез. Тормышыгыз тату, күркәм, тигез булсын.

Балаларыгыз, оныкларыгыз

                                           бүген

Әйтә: «Әткәй-әнкәй, зур

                                     рәхмәт!»

Гомер буе безнең белән бергә

Яшәсәгез иде шат-рәхәт.

Изге теләкләр белән кызыгыз Әлфия, киявегез Борис, оныкларыгыз Мар­сель — Ләйсән, Әдилә, онык­чыгыгыз Риналь.

* * *

Самара шәһәре,

Ученическая урамы

Фәрдия Әбүзәр кызы Мөстәкыймовага – 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Зинһар өчен таза, сәламәт

                                           бул,

Авырлыклар урап узсыннар.

Киләчәкнең якты, ак көннәре

Бары синең өчен булсыннар.

Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанычта үтсен һәр көнең.

Йөзләреңдә булган шатлык

                                             нуры

Балкып торсын, бер дә

                                   сүнмәсен.

Күңелең синең һәрчак шулай

Ачык булсын һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр

Сиңа туасы һәр көнгә.

Изге теләкләр белән әни­ең, балаларың, энеләрең, сеңелләрең, киленнәрең, онык­ларың һәм барча туган­нарың.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

МөсфирәӘхмәт кызы Насыйровага – 90 яшь!

Сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине без, барлык балаларың, оныкларың шушы олы бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз! Әткәй белән бергә безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга бу­лышканың өчен, яратып-сөеп, ана­ларча кайгыртканың, га­деллеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, безгә яшәү нуры биргәнең өчен.

Маңгаеңа төшкән ак чәчләрең

Сөйкемлелек бирә йөзеңә.

Барысы өчен рәхмәт сиңа,

                                       әнкәй,

Исәнлегең белән 100 яшә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, онык­чыкларың.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Наил Салих улы һәм Миңнеруй Габдерәхим кызы Низаметдиновларның бергә гомер итүләренә

45 ел!

Кадерле әтиебез һәм әние­без, яраткан бабабыз һәм әбиебез! Ихлас күңелдән сезне матур бәйрәмегез — сап­фир туегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә озын-озак еллар чибәр­лелегезне, саулыгыгызны сак­лап яшәвегезне, тән си­хәт­леге, ике дөнья рәхәте, хәерле картлык, тигез гомер телибез. Балаларыгызның, онык­лары­гыз­ның игелеген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аер­масын, рәх­мәтеннән, яр­дәменнән таш­ламасын.

Күпме еллар иңне-иңгә

Куеп гомер иттегез.

Үтеп алтын вакытларны,

Сапфир туйга җиттегез.

Котлы булсын бәйрәмегез!

Сау-сәламәт икегез.

Безне шулай шатландырып,

Озак гомер итегез!

Якты теләкләр белән балаларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Радик Гомәр улы Абдерәшитовка — 35 яшь!

Кадерлебез! Сине ихлас кү­ңелдән юбилеең белән кот­лыйбыз. Аяз күк йөзе, корычтай нык сәләмәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар те­либез. Сабыр холыклы, мәр­хәмәтле, ярдәмчел, кадер­ле­дән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәләмәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә яз­сын иде.

Шатлык тулы якты көннәр

Сиңа гел юлдаш булсын, 

Бүгенге матур мизгелләр 

Гел кабатланып торсын! 

Күңелең гел изгелектә,

Сокланып һич туймыбыз.

Юбилей бәйрәмең белән

Чын күңелдән котлыбыз!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Юлия, кызларыңӘлфия, Әлфинә, Альбина, Алинә, әтиең, әниең, кайнатаң, кайнанаң, сеңелең Гөлгенә, киявең Илһам, кызлары Алсу.

* * *

Радик Гомәр улы Абдерәшитовка!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлый­быз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ла­мәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якынна­рыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын туган көнең,

Якты булсын һәр таңың,

Куанычлар, бәхет-шатлык

                                           белән

Үтсен синең гомерең!

Гомереңнең бигрәк матур

                                         чагы,

35 яшь бит — әле бары гомер

                                         башы.

Ирешерсең максат-теләгеңә,

Яннарыңда булса бу юлдашың.

Пар канатлы үссен балаларың,

Әти-әни диеп өзелеп,

Һәрбер таҗы аклык-сафлык

                                         белән,

Үрелеп барсын тормыш

                                     гөленең.

Изге теләкләр белән Җәү­дәт абыең, Алия апаң, Раил, Рафаэль гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево шәһәре

Гүзәл Фәнил кызы Нигъмәтулинага –

55 яшь!

Кадерле кызым! Сине юби­леең белән котлап, исәнлек, озын гомер, шатлык, бәхет телим. Бәйрәмнәрең мөбарәк булсын, табыннарың булсын түгәрәк, йөргән юлларың уң, тормышың мул булсын. Нур күзеңнән, елмаю йөзеңнән, Аллаһы йөрәгеңнән, «бисмиллах» телеңнән китмәсен.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                               шатлыклар.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                        диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниең.

* * *

Гүзәл Фәнил кызы Нигъмәтулинага!

Кадерле әниебез, яраткан әбием! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояш­­ның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Бүгенгедәй сөйкемле бул,

Бүгенгедәй бәхетле бул

Җәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә,

Җиргә карлар яуганда да.

Иң изге теләкләр белән кы­зың Эльвира, улың Да­мир, киявең Ил­дар, оныгың Тимур.

* * *

Идәй авылында туып үскән, Ульян өлкәсенеңӘбдери авылында яшәүче Алсу Наил кызы Фәхретдиновага!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                               син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                             нуры

Балкып торсын, мәңге

                                   сүнмәсен.

Күпме булса җирдә изге теләк —

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Изге теләкләр белән апаң Алия, җизнәң Җәүдәт, энекәшләрең Раил, Рафаэль гаиләләре белән.

 

Просмотров: 634

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>