Милләткә багышланган гомер

DSCN8898Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе, озак еллар Андрей Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләгән, Самараның “Палитра” рәссамнар иҗади берлеге әгъзасы Азат ага Надировка шушы көннәрдә 85 яшь тула.

Азат абый тумышы буенча Камышлы районыннан. Тик аның сабый чагында әти-әнисе Татарстанның Лашман авылына күчеп китә. Ул үзен нәкъ шул вакыттан алып белә башлаган да инде.

- Әткәй Камышлы мәк­тәбендә директор булып эшли иде, кемдер бәдрәф диварына Сталин һәм Ленин портретлары төшерелгән газетаны элеп куйган. Иптәшләре аның репрессиягә эләгүеннән куркып, Камышлыдан күчеп китәргә киңәш бирәләр. Шулай итеп, без Татарстанның Чирмешән районындагы Лашман авылына барып урнаштык, — дип искә ала Азат абый.

Сугыш башлангач, алар яңадан Камышлыга кайта. Азатның әтисе фронтка китә, ә дүрт кечкенә бала (аларның әле өч кызлары була) белән калган әнисе тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсенә ала. Ачлык, ялангачлык, көнне төнгә ялгап, колхозда эшләү кечкенә Азатны да читләп үтми. “Бервакыт карлы кырда колхозның көнбагыш башларын кискәндә безгә бер зур гына кисәк ипи биргәннәр иде. Шуның тәме гомерлеккә исемдә калган, чөнки бу минем беренче тапкыр туйганчы ипи ашавым булгандыр. Балалык беләндер инде, ул вакыттагы авырлык­лар, ачлык галәмәте томан эчендәге кебек кенә хәтердә, ә менә шатлана-шатлана печән чабуым, утын яруым, әнкәй белән кырда эшләвем мине әле дә дәртләндерә. Урман-кырларның матурлыгы җаныма сеңгән”, — дип сөйли ул. Туган ягының табигатенә гашыйк булуы Азат абый ясаган рәсемнәрдә дә чагыла. Рәсем ясауга балачактан теләге булса да, бу юнәлештә профессиональ белем алырга мөмкинлеге булмый аның. Казан университетын тәмамлап, Куйбышевта авиация инженеры булып эшли башлагач, Азат Камил улына хезмәте буенча Мәскәүдә еш булырга туры килә. Буш вакыты килеп чыккан саен ул Третьяковка галереясына барып, Левитан, Васнецов, Репин һәм башка бөек рәссамнарның иҗатлары белән ләззәтләнә. “Третьяковка минем сәнгать академиясе булды”, — дип сөйли Азат абый. Олыгая төшкәч, ул үзе дә рәсемнәр ясый башлый һәм бүген бу аның иң яраткан шөгыле.

Азат абыйны туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә зур эшләр башкаручы кеше буларак та беләбез. “Милләтпәрвәрлек сезгә кайдан килде?” дигән сорауга ул: “Сугыш елларында “кара тәлинкә”дә — радиода Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова башкаруында яң­гыраган татар халык җыр­лары миндә милләтемә, ана телебезгә карата мәхәббәт уятты”, — дип җавап бирде.

Балачактан шундый милли җанлы кеше булган Азатны, Куйбышев шәһәрендә яши башлагач та, милләт язмышы нык борчый. Үткән га­сырның 70нче елларында ул Мәскәүгә ил, Коммунистлар партиясе җитәкчеләренә, аерым алганда, Леонид Брежневка, үзәк газеталарга: “Татарлар, башка халыклар белән беррәттән Гитлерны тар-мар итүдә катнаштылар, ә нигә соң халкыбызның телен, җыр-моңнарын яшь буыннарга өйрәтергә мәктәпләр, радио-телевидение тапшырулары һәм башка шул юнәлештәге чаралар, мөмкинлекләр шә­һәрләрдә юк, яисә юк диярлек? Авыл мәктәпләрендә татар теле дәресләре бар, ләкин бик аз күләмдә.   Рус теле аша гына олы буын үзләренең бай тәҗрибәсен, акылын, рухи байлыгын, мәрхәмәтле җанын яшь буынга тапшыра алмый. Илгә бу хәл зыян китерәчәк”, — дигән хатлар яза башлый.

Язмыш аны фикердәшләре Фаикъ Фәрукшин, Әхмәт Нә­фыйгин, бераздан Марат Сафин, Шамил Яһудин, Вагыйз Кадыйров, Шамил Әхмәров һәм Нурислам Шәрапов белән очраштыра. Аларга Әхмәт Абдрәфыйков, Равил Яһудин, Рәшит Абдулов, Шамил Галимов, Шамил Баһаутдинов һәм тагын байтак милләтпәрвәр мил­ләттәшләребез килеп ку­шыла. Алар бергәләшеп ана телебезне, гореф-гадәтлә­ре­­безне, милли йолаларны сак­лап калу юнәлешендә эш­чәнлек алып барган “Туган тел” татар җәмгыятен оештыралар. Азат абый бүген дә оешма эш­чәнлегендә актив катнаша, аның турында илһамланып, горурланып сөйли. Юбилее алдыннан үзе турында сөйләвен соралсак та, сүзне һәрвакыт “Туган тел”гә борып җибәрә ул.

- Оешманың актив әгъ­залары тырышлыгы бе­лән шәһәребездә һәм өлкә­бездә милли тормыш та, татар дөньясы да бик нык үзгәрде. Өлкә күләмендә Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек бәйрәмнәр “Родина” дип аталган клубта (хәзер анда өлкә Халыклар дуслыгы йорты урнашкан) балалар өчен чыршы бәйрәмнәре һәм башка мәдәният-мәгариф темаларына багышланган чаралар үткәрелә башлады. Са­мараның “Яктылык” татар мәктәбен ачу (Хәридә ханым Дашкина инициативасы белән), “Бердәмлек”, “Азан” (кызганычка, ул ябылды инде), “Сәлам” газеталарын булдыру эшләрен дә оешма әгъзалары башлап йөрде, Җәмигъ мә­чете төзелешенә дә без­нең активистлар зур өлеш керт­теләр…   10 ел дәвамында “Ак бәхет”, “Иделкәем — илкәем” радиотапшыруларын да халкыбыз яратып тыңлады. Оешмабыз үрнәгендә өлкәбездә башка татар оешмалары булдырылды.

Әле дә инициативалы, мил­ләтебез өчен үз малын, вакытын кызганмаган мил­ләттәшләребез бар. Өл­кә “Туган тел” татар җәм­­гыя­тенең бүгенге җи­тәк­чесе Ильяс Шәкүров “Самара татарлары” журналын нәшер итә, өлкәбездә яшәүче мил­ләтәшләребезнең тормышын яктыртып торучы шундый ук исемдәге сайт булдырды, Минәхмәт Хәлиуллов иницитивасы белән “Яктылык” татар мәктәбендә татар көрәше секциясе эшли, балалар өчен бу спорт төре буенча өлкә күләмендә ярышлар үткәрүнең зур өлешен дә ул үз җилкәсенә алды. Быел татар балалары фестивалендә Искәндәр Сәетов инициативасы белән элеккеге кебек шәһәр музыкаль мәктәпләрендә укучы нәни милләттәшләребез катнашты. Менә шундый тырыш, милли рухлы, инициатив кешеләр тагын да зур эшләр башласыннар иде, — дип сөйли ул. Бәлки, “Милләт” дип, бөтен җаны белән янып-көеп йөргәнгә, бүген дә өлкәбезнең милли хәрәкәтендә актив катнашканга, картаерга вакыты юктыр аның.

Күптән түгел генә Азат Камил улына, иң беренчеләрдән булып, өлкә губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткәне өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. Бу, әлбәттә, аның риясыз хезмәтенә югары бәя бирү иде.

“Үсеп килүче буынга, яшь милләттәшләребезгә нинди теләкләр теләр идегез?” дигән сорауга юбиляр:

- Әти-әниләр балаларын яшьтән ана телендә сөй­ләшеп, милли рухта тәр­бияләсеннәр иде. Күпләр: “Улыма (кызыма) машина, квартира бүләк иттем”, — дип масаялар, ә балаларына иң зур байлыкны — туган телне ярату, татар кешесе булу хисен бирделәрме икән?” — дип җавап бирде. Ул үзе дә хатыны Чәчәк апа белән кызлары Галия һәм Гөлназга милли тәрбия бирә алганнар, бүген оныкларын да чын татар балалары итеп тәрбияләшергә ярдәм итәләр.

Без укучыларыбыз исе­мен­нән Азат ага Надировны чын күңелдән олуг юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Аңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ал­лаһы Тәгалә балаларының, якыннарының игелеген күреп яшәргә язсын.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 929

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>