Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Беренче тапкыр туган көнемне уздырмадым”

news_2102624 декабрьдә Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Вәлиеваның туган көне иде. Алсу быел беренче тапкыр туган көнен уздырмаган. Сәбәбе аңлашыла да кебек… Бу көннәрдә ул әнисе белән бәйле мизгелләр белән уртаклашкан.

– Беренче тапкыр үземнең туган көнемне уздырмыйм, – дигән Алсу “инстаграм” аккаунтында. – Белмим нигә… Теләк юк. Бәйрәм кәефе юк. Якыннарыма, әтием, Алия апа, Руслан (ире – авт.), иремнең әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Әни, беләм син дә һәрвакыт минем белән. Минем йөрәгемдә. Төшемдә дә: “Кызым, мин һәрвакыт синең артыңда булырмын”, дидең бит. Бүген әле әти белән әнинең өйләнешкән көннәре дә. 1994 елның 24 декабрендә алар язылышканнар. Нәкъ бер елдан соң 24 декабрь көнне мин туганмын. Иртән торуга, безне һәрвакыт ак розалардан торган букет көтә иде. Берсе – миңа, берсе — әнигә. Әти безне шулай бәйрәмебез белән котлый һәм бу бер традициягә әйләнгән иде.

Просмотров: 576

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>