Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе

Новый год1Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә чыршы бәйрәмен беренчеләрдән бу­лып якшәмбе мәктәбе уку­чылары үткәрде.

Балаларны, аларның ата-аналарын иң элек Яңа ел белән Татарстанның атказанган укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина сәламләде. Ул бәйрәм чарасының программасын бик тә кызыклы һәм файдалы итеп төзегән иде. Иң элек Нурзидә ханым уен формасында укучылар белән үткән материалларга йомгаклау ясады. Авиация лицееннан Дамир Шәяхмәтов, 174нче мәктәптән Алия Нуриҗанова, 176нчы мәктәптән Диана Сафина, “Яктылык”тан Дима Пестряков, 154нче мәктәптән Әмир Таштабанов һәм 45нче мәктәптән Айдар Булатов саф татар телендә үзләре белән таныштырып, гаиләләре турында сөйләделәр, төрле такмаклар әйтә-әйтә, биеп тә күрсәттеләр, төсләрне атадылар, егермегә кадәр санап, арифметиканы да яхшы үзләштерүләрен дәлилләделәр.

Балалар Нурзидә апалары ярдәмендә Кыш бабай, Яңа ел турында татарча шигырьләр дә өйрәнгәннәр, ә “Чыршы” җырын җырлаганда аларга әти-әниләре дә кушылды. Ба­лаларның никадәр актив булуларына, укытучыларының һәр сүзен йотлыгып тыңлау­ларына исең китәр!

Ата-аналар да сабыйлары­на сюрприз ясап, Кыш бабай бүләгенә Яңа ел лотореясе үткәрделәр. Бу балалар өчен иң дулкынландыргыч мизгел булгандыр, мөгаен! Төсле кәгазьләргә төргән уенчыкларны, татлы ризыкларны кулларына алуга, аларның күзләре ут кебек яна башлады, һәркайсы бүләген сүтеп карарга ашыкты. Форсаттан файдаланып, Нурзидә Әхмәт кызы ата-аналар белән дә аралашып алды.

- Балалар бик сәләтле, биргән мәгълүматларны тиз үзләштерәләр. Әле өч ай гына шөгыльләнсәк тә, яхшы якка үзгәрешләрне үзегез дә күрәсездер. Балаларыгыз бе­лән бергә дәрестә, өйдә шө­гыльләнүегез дә, һичшиксез, ярдәм итә, — дип укытучы актив ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Күптән түгел Самараның “Як­тылык” татар мәктәбендә үткән татар теле буенча олимпиадада шәһәрнең төрле почмакларыннан якшәмбе мәк­тәбенә йөрүче балаларның үз төркемнәрендә призлы урын­нар алуы мөгаллимәнең сү­зенә дәлил булып тора. Алия Нуриҗанова, мәсәлән, беренче, Диана Сафина — икенче, ә Булат Таштабанов өченче урыннарны яулап, шәһәр мәгариф департаменты дипломнары белән бүләкләнгәннәр иде.

- Шәһәр җирендә татар телен саклап калу кыенрак шул. Кызларыбыз белән өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз, алар русча җавап биргәндә дә: “Татарча кабатла”, — дип төзәтәбез. Тик өйдә сөйләм теле генә өйрәнелә, балаларыбызның ана теле грамматикасын да, әдәбиятыбызны да, татар язучыларын да белүләрен телибез. Бу юнәлештә Нурзидә Әхмәт кызы бик тәҗрибәле педагог, балаларның игътибарын җәлеп итә, ана телен өйрәнүгә кызыксыну уята белә, — дип сөйләде Алиянең әнисе Альмира ханым.

Әти-әнисе рус милләтеннән булган Дима Пестряков та татар телен бик теләп өйрәнә.

Новый год1

Нурзидә Фәйзуллина (сулдан беренче) якшәмбе мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән.

- Дима “Яктылык” мәк­тәбенең беренче сыйныфында укый. Биредә тәртип, рухи-әхлаки тәрбия яхшы, шуңа да балабызны татар мәктәбенә би­рергә булдык. Үзем дә якшәмбе мәктәбенең өлкәннәр төркеменә йөреп, татар те­лен өйрәнәм. Әлбәттә, җиңел түгел, шулай да башка ата-аналар һәм Нурзидә апа ярдәме белән бу авырлыкларны, һичшиксез, җиңәчәкбез, — дип фикерләре белән уртак­лашты малайның әнисе Лилия ханым.

Бәйрәм ата-аналар әзер­ләгән табын артында дәвам итте. Ул арада Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов та бәйрәмгә килеп, ата-аналарны, балаларны Яңа ел белән котлады. Нурзидә Фәйзуллина да: “Яңа елны матур гына каршылагыз, ял итегез. Бәйрәмнәрдән соң кабат дәресләргә көтеп калам,” — дип укучыларына матур теләкләр теләде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1848

Комментирование запрещено