Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк! / С наступающим Новым 2018 годом!

Безымянный коллаж(1)Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Барлык борчуларыбыз үтеп баручы 2017 елда калсын, алда безне бары тик шатлыклы вакыйгалар көтсен иде, дигән теләктә калыйк.

Тылсымлы  Яңа ел төнендә һәркайсыбыз хыял  диңгезендә йөзә, барлык теләкләрнең дә үтәләсенә ышана. Яңа  ел сезнең өчен  ышаныч-өметләрнең аклану,  уй-хыялларның чынга ашу  елы булсын! Күтәренке  кәеф  һәм  күңел көрлеге һәрвакыт изге эшләргә өндәп торсын!

Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк, милләттәшләребез!  Халкыбыз берләшкән очракта гына, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз бит.

964292Яңа ел һәркемгә бәхет китереп, ишегебезне кайгы-хәсрәт какмасын, илебез күге һәрчак аяз, тыныч булсын иде! Киләчәк көнгә ышаныч белән яшәгез! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, исәнлек-саулык һәм мул тормыш телим!

Бәйрәм белән!

И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

* * *

Дорогие соплеменники!

От имени СОТО «Туган тел», НКО «Ассоциации содействия татарским предпринимателям» и от себя лично сердечно поздравляю  вас с наступающим Новым 2018 годом!

Уходит в историю 2017 год. Пусть все тревоги остаются в уходящем году, и впереди будут только добрые, радостные события.

Для человека любого возраста и рода занятий Новый год — это возвращение в прекрасную сказку, ожидание неожиданных приключений и удивительных перемен. Поэтому прихода этого доброго праздника с нетерпением ждут в каждом доме, в каждой семье и загадывают на Новый год самые заветные желания: они обязательно должны исполниться.

Пусть и в дальнейшем всем нам будет суждено держаться воедино, вместе служить своему народу. Только так нам удастся сохранить родной язык, национальную культуру, свои традиции и обычаи. 

Желаю вам отменного здоровья, семейного счастья, душевного спокойствия, неизменного оптимизма.

С праздником!

И.Г.ШАКУРОВ, президент СОТО «Туган тел», председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», учредитель медиа-портала «Самар татарлары» («Самарские татары»).

Просмотров: 979

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>