Яңа елга кергәндә…

MyCollagesЯңа ел сәгате сугарга са­наулы көннәр калып бара. 

Ел ахырында һәрберебез башкарган эшләребезгә, кыл­ган гамәлләребезгә нә­тиҗә ясыйдыр. Ә сезнең күңелгә 2017 ел нинди истәлекле ва­кыйгалары белән кереп калды? Киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз?

Шул сорауларга җавап эзләп газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.


Фото с АзаровымРоссия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Самараның “Прогресс-В” төзү компанияләре президенты Вазыйх МӨХӘММӘТШИН:

- Шушы көннәрдә генә Самараның Офицерлар йортында уздырылган “Без — бергә! Без — Россия өчен” өлкә форумын йомгаклау чарасында катнашырга туры килде. Ул ВЛКСМ оешмасының 99 еллыгына багышланган иде. Залда өлкәбезнең Мактаулы гражданнары, комсомол оешмасы ветераннары, хәзерге яшьләр оешмалары вәкилләре җыелган иде.

Без, олы буын кешеләре, барыбыз да комсомол оешмасы аша үттек. Ул безне тәрбияләде, олы юлга чыгарды, яшьлегебезне канатлы, идеяле итте. Үткән гасырның 90нчы елларында, пионер, комсомол оешмалары юкка чыккан чакта, мин бик авыр хисләр кичергән идем. Ә хәзер менә яшьләр арасында волонтерлык, үз теләгең белән яхшылык эшләү хәрәкәте җәелә башлады. Моңа бик шатмын.

Очрашудан соң өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Игоревич Азаров белән дә күрешеп, алдыбызда торган мөһим мәсьәләләрне тормышка ашыру турында фикер алыштык.

Киләсе елга теләкләрем дә шул — кешеләр бер-берсенә ярдәмле, игътибарлы булсын иде. Шул вакытта гына илебез көчле, бердәм була алачак. Барыбызга да исәнлек, эшләребездә уңышлар, якты киләчәк телим.

* * *

2Самараның “Ялкынлы яшьлек” татар халык ансамбленең яңа җитәкчесе Ренат Азизов:

- 2017 ел минем өчен вакыйгаларга бик бай булды. Февральдә улым туды, хәзер мин күпбалалы әти. Ә шушы көннәрдә ул миңа беренче тапкыр “әти” дип әйтте. Бу мизгелдә шатлыгымнан башым күккә тигәндәй булды! Быел Казан Федераль Университетына укырга кергән олы кызыбыз да күптән түгел матур гомер бәйрәмен — 18 яшен бәйрәм итте, ә хатыным белән бергә яшәвебезгә 20 ел тулды.

Быел “Ялкынлы яшьлек” татар халык ансамбле әгъзалары зур ышаныч багълап, мине ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп сайладылар. Әлбәттә, бу зур җаваплылык һәм мин 45 елдан артык бу вазифаны башкарган Илгиз абый Колючевны, иптәшләремне һәм яраткан тамашачымны борчымаска, аларның ышанычын акларга тырышачакмын. 2018 елда да матур концертлар, кызыклы программалар тәкъдим итәрбез, дип уйлыйм.

«Бердәмлек” газетасы укучыларына һәм барлык милләт­тәшләребезгә киләсе елда исәнлек, саулык, түземлек, гаилә бәхете телим.

* * *

 

4Россия биатлонисты, Камышлы районында туып-үскән якташыбыз Эдуард Латыйпов:

- Соңгы елларда Самара өлкәсендә спорт үсешенә зур әһәмият бирелүе куандыра. Чөнки спорт — ул сәламәтлек. Мин аңардан башка тормышымны күз алына да китерә алмыйм һәм биатлончы булмаган булсам, чангычы булыр идем, дип уйлыйм.

Бу сезонда хаталар җибәр­гәләдем, аның каравы, хәзер нәрсә өстендә эшләргә кирәк­леген беләм. 2017 елда биатлон буенча Дөнья кубогы ярышларында Обертиллиахта (Австрия) — икенче, ә Шушенда (Нор­вегия) өченче урыннарны яу­ладым. Ә менә Сочида узган III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарында алтын медальгә ия булдым.

2017 ел Россия спортчыларына зур сынаулар бирде. Көньяк Кореядә үтәчәк кышкы Олимпия уеннарында аларга үз флагыбыз астында чыгыш ясарга ярамавы, гимныбыз яңгырамавы, әлбәттә, кызганыч. Моңа карамастан, аларның бу уеннарда катнашуы мактауга лаек һәм мин аларга чын күңелдән уңышлар телим!

2018 елда илебездә зур вакыйга — Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Уеннар үтәчәк 11 шәһәр арасын­да Са­мараның да булуы белән горурланам. Әлбәттә, бу өлкәбезгә зур җаваплылык өсти. Шулай да мин якташларымның чит илләрдән килгән кунакларны лаеклы кабул итеп, Чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрүләренә шигем юк.

Яңа ел барыбызга да уңыш­лар, исәнлек-саулык алып килсен!

* * *

5Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлчәчәк Таҗетдинова:

- “Телен югалткан халыкның киләчәге юк” дигән әйтем белән тулысынча килешәм. Соңгы вакытта татар теленә игътибар чынлап та азая бара. Ә менә Гали авылында без милли йолаларыбызны, гореф-га­дәтләребезне сакларга, балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Мәк­тәп укучылары ана теле буенча төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашалар, “Халкым минем” иҗат фестивалендә дә даими призлы урыннар яулап торалар.

Мин дә укучыларыма татар теленең матурлыгын, гү­зәллеген аңлатырга тырышам, аларның уңышларын күреп, чын күңелдән куанам. Кече яшьтән күңелгә кергәннәр гомергә эз калдыра бит ул. Үзем укытучылар нәселеннән: әтием белән әнием дә, әтием ягыннан әбием, әниемнең ике апасы да укытучы һөнәренә гомерләрен багышладылар. Шуңадыр инде мин дә алар эзеннән киттем.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте татар теле укытучылары арасында даими уздырган бәйгедә быел “Ел укытучы”сы исеменә лаек булуымны хез­мәтемә югары бәя бирү буларак кабул иттем.

Яңа елда укучыларыма да, укытучыларга да яңа уңыш­лар теләр идем. Киләсе ел барыбызның да күңелендә якты эзләр генә калдырсын, татар телен укыту яңа үрләргә менсен дигән теләктә калам.

* * *

6“Яшел Россия” (Зеленая Россия) Бөтенроссия табигатьне саклау иҗтимагый хәрәкәтенең Сызран вәкиллеге җитәкчесе Рөстәм ШӘРӘФЕТДИНОВ:

- Россиядә Экология елы ахырына якынлашып килә. Безнең оешма илебезне матурлау, яшелләндерү, чүп-чардан арындыру өчен быел бик күп эшләр башкарды. 2016 — 2017 елларда Сызран паркларында һәм урамнарында 1650 агач утыртылды, Тимирязев паркы, Раменский урманлыгы, 27 санлы мәктәп тирәсе, Варламово авылы чишмәсе, Сызран үзәгендәге һәм Засызран районындагы пляжлар, зиратлар, “Гномик” балалар паркы, “Искра” ятим балаларга ярдәм күрсәтү үзәге һәм башка шундый урыннар чистарды, чәчәкләр белән бизәлде, эскәмияләр куелды, таганнар һәм әйләнгечләр буялды. Бу эшләрдә оешмабызга Сызранның “Фәйзулла” мәчете мәхәлләсе Советы рәисе Эльдар Камалетдинов, Радик Шә­фиев җитәкчелегендәге “Ихтыяр көче” (“Сила воли”) оешмасы әгъзалары бик зур ярдәм күрсәттеләр.

Яңа елда бөтен Россия халкына да саф хисләр, пакь омтылышлар, ачык күңел, тыныч күк йөзе теләр идем. Бәхетле, сәламәт, уңышлы булыгыз, милләттәшләр!

* * *

3Шенталы районының Денис авылында яшәүче хуҗабикә, күпбалалы ана Лилия Гыймранова:

- Хатын-кыз тормышны, нәселне дәвам итү, ба­ла тудыру, аларга дөрес тәрбия бирү өчен яратылган. Әлбәттә, сабыйларны үстерү мәшәкатьле вазифа. Чөнки өйдә әниләрнең ял көннәре, от­пусклары, “больничныйлары” юк. Мин, күпбалалы ана буларак, бу турыда бик яхшы беләм. Тик бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә карамастан, әни булу — зур бәхет. Балаларыбыз Милия, Линар, Алия һәм төпчеккәебез Ләйсәнгә карап, сөенеп туя алмыйм. Әлбәттә, итәк тутырып бала үстерү өчен йөрәк һәм теләк кенә җитми, ышанычлы ир дә кирәк. Безнең зур гаиләнең терәге — яраткан ирем, әтиебез Әкъдәс. Ул вахта ысулы белән озак еллар нефтьче булып эшли. Аны балалар белән сагынып, көтеп алабыз.

2017 ел затлы машина сатып алыубыз белән истә калачак. Яңа елда хөкүмәтебез безнең кебек күпбалалы гаиләләргә тиешенчә ярдәм итсен, айлык пособие акчаларын арттырсын иде дип өметләнәм. Илебездә һәрчак тынычлык, сабыйларыбыз исән-имин булсын.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1983

Один комментарий

  1. От всей души поздравляем Эдуарда Латыпова с присуждением высшего спортивного звания РФ — мастер спорта России международного класса. Желаем здоровья и дальнейших побед! Мы гордимся тобой!