Яңа ел теләкләре

yana_2011-1Календарьның соңгы бите,
Тагын җирдә Яңа ел.
Мул тормышлар, ак бәхетләр
Алып кил син, Яңа ел.

Һәрбер килгән яңа еллар
Тик шатлыклар китерсен.
Бөтен булган кайгыларны
Иске ел алып китсен.
 

Илләрдә булсын тынычлык,
Алсу таңнар атсыннар.
Бишекләрдә яшь сабыйлар
Рәхәтләнеп ятсыннар.

Булмасыннар атышулар
Туган илем күгендә.
Яңгырасын моңлы көйләр
Һәрбер өйнең түрендә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

* * *

Яңа елга теләк

Әтәч канатларын кага -
Кик-ри-күк тә, Кик-ри-күк!
Йортка, елга мин хуҗа дип,
Мактана иртән иртүк.
 
Вау! Вау! өреп, ачуланып,
Моңа эт җавап бирә:
- Кит син, әтәч, мин хуҗа! —
                                             ди,
Алда минем ел килә.
 
Вау! да Вау! да Кик-ри-күк!
Зур бәхәс йортта бара.
Этләр, әтәчләр кычкырып,
Еллар үтә кай ара.
 
Кош-корт, хайван бәхәсеннән
Туды миндә бер фикер -
Кайсы елда яшәсәк тә,
Дөньябыз бүген шөкер.
 
Кайсы елда яшәсәк тә,
Тыныч булсын кешелек.
Әтәч кебек мактанышмыйк
Йә ясамыек этлек.

Рөстәм АРИФУЛЛИН.

Иске Кулаткы авылы,

Ульян өлкәсе.

 * * *

Яңа елны бергә каршылыйк

 Сәгать уникегә җитеп,
                                       суккач,
Һәркем иске елны озата.
Шулай эт елына аяк бастык,
Атлыйбыз киләчәккә, алга.
 
Сәламәтлек һәм тынычлык
                                     өстәп,
Һәр иртәдә атсын таңыбыз.
Баш очыбызда кояш, күгебез
                                         аяз,
Тыныч булсын иде җаныбыз.
 
Бар теләкләр чынга ашып
                                   торсын,
Читләп үтсен бәла-казалар.
Ата-анага шатлык-куанычка
Тусын күпләп сабый балалар.
 
Аллаһының сынауларын
                                       үтеп,
Гөнаһлардан гына сакланыйк.
Изге теләк теләп, дога
                                     кылып,
Яңа елны бергә каршылыйк.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 * * *

Яңа еллар бәхет китерсен

 

Яңа еллар бәхет алып
                                     килсен,
Байлыгы да җитсен халыкка.
Сау-сәламәт булып, гөрләп
                                         яшик,
Күмелешеп моңга, шатлыкка.
 
Еллар үтсәләр дә, бирешмик,
Һәр көнебез үтсен күңелле.
Сөю бездән читтә йөрмәсен,
Җилкендерсен һәрчак
                                    күңелне.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 877

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>