Авылыбызның юбилеен бәйрәм иткән 2017 елны да озатабыз…

н.г. 035Яңа ел – күңелле бәйрәм кечесе-олысына,
Керик әле бергәләшеп әкият дөньясына.
Тынычлык булсын дөньяда, аяз булсын күгебез.
Котлы булсын, авылдашлар, киләсе елларыбыз.

Арабызда безгә рәхим-шәфкать күрсәтеп, күңелләрне җылытып яшәүче, эшләүче кешеләр булганда, заманыбыз кырыслыгына артык исебез дә китми безнең. Шунысы куанычлы, без — олыгаеп лаеклы ялда көн күрүчеләр — Яңа ел бәйрәме каршылау аенда изгелек-шәфкатьлелек яктылыгы бүләк иткән ихлас кешеләр янына, ягъни Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегенә дәвалану курслары үтәргә йөрдек. Ике атна буена бар булган сәләтләребезне барлап, бергә эшләгән иптәшләребез белән очрашып, вакытыбызны бик күңелле уздырдык. Бик ачык йөзле, мөлаем кызлар безне елмаеп каршы алдылар, барсы да: «Рәхим итегез», — дип кенә тордылар.

Авыл библиотекасының ачык йөзле хезмәткәре Әлфира Кәлимуллина да оста куллы, уңган хатын-кызларны җыеп, “Халкымның һөнәр үрнәкләре» дип аталган тематик чара уздырды. Бу кичәдә катнаша алу мөмкинлеге рухыбызны күтәреп җибәрде. Шушындый матур чараларда кабат бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән очрашулар насыйп булсын иде тагын да.

Быел авылыбызның 280-еллык юбилеен бәйрәм иткән идек. Менә инде социаль реабилитация бүлегендә 2017 елны озату кичәсе дә үтте…

н.г. 035н.г. 034 н.г. 022 н.г. 016 н.г. 014 н.г. 013Гомер буе шушы авылда хезмәт иттек, бүгенгесе көндә, лаеклы ялда булуыбызга карамастан, безне шулай хөрмәт итеп, күңелләребезне күрергә тырышалар. Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре Мәрдәнова Ризидәгә, Хәнәфиева Гөлиягә, Әбдерәхимова Рәмзиягә, Бәдретдинова Гөлисәгә, Сәгыйрова Айсылуга, Сәгыйров Җәгфәргә рәхмәтләребезне белдереп, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз

Вакказова Әлфия, Гәрәева Зәлифә, Минһаҗева Рәйхана, Мөхәммәтҗанова Сәгыйдә, Хәмидуллина Наилә, Гафиятуллина Лена, Минһаҗева Миңлегөл, Гәйфуллина Фәния, Йосыпова Гөлфия.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1159

Комментирование запрещено