Куян бүреге

1421784970.2359s_gorki1987 елның Яңа ел бәй­рәмендә булды бу хәл. Үз­гәртеп кору заманында, бөтен нәрсәне дә талонга гына сатып алырга мөмкин булган бик үзенчәлекле вакытта Наҗия кибетләр буйлап “дефицит” ашамлыклар эзләп чапты. Бу көнне гастрономда эшли торган дускае Әлфия ярты кило чамасы “Волейбол” дип аталган тышсыз конфет калдырган икән. Шуның янына озын ботлы зәп-зәңгәр бер тавык, “особая” дип аталган пешкән колбаса да куйган әле. Шушы Әлфия булмаса, нишләр идең? Хөкүмәт биргән талонга бәйрәм уздыру түгел, кибетләрдән җан асрарлык ашамлык та алып булмый ич. Әле ярый авылдан әти-әнисе суганын-бәрәңгесен, чө­гендерен-кишерен китереп тора. Кәбестә дә көздән үк тозлап куелган. “Һич булмаган­да, тозлы карпларны киптерермен. Беренче январьда тегенең сырасы янына куярга ярап тора ул”, — дип бәйрәм өстәленә нәрсә куясын чамалап, өенә кайтты хатын.

“Теге” дигәне кем булсын, яраткан ире инде! Үзе болай начар кеше дә түгел ул, эше булганда эшли дә, хезмәт хакын да кайтарып бирә, ике баласын да бик ярата. Тик менә бер җитешсезлеге бар — салгаларга ярата. Авызына тисә — бетте инде. Әле дә ярый аракы дефицит хәзер. Ай башында ук ике кешегә тиешле дүрт шешәне эчеп бетерә дә аннары эшли инде, эшләми нишләсен? Башка чара юк бит!

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында гына кыен. Шул дүрт шешәне Яңа елга кадәр ничек сакларга? Бу юлы Наҗия иренә шешәләрнең икесен генә бирде, калган икесен теге күрмәгәндә сарайда яткан иске итегенә тыгып куйды. “Табалма-а-ас бу юлы”, — дип эченнән генә елмаеп кайтты хатын. Тапса да, кеше-фәлән дәшмәделәр бит, Яңа елны каршыларга шампань шәрабы да бик җиткән.

Алай да тикшерергә булды әле. Колбаса белән тавыкны суыткычка урнаштырды да сарайга кереп китте. Караса, буш итек идәндә ята, ә Нәҗиптән инде җилләр искән. “Имансыз икән! Дускайлары белән иске елны озатып йөри, күрәсең!” Алай да хатын артык кайгырмады. Аңа нәрсә? Юк икән, юк. Эчмичәрәк торыр бераз, дип мыгырдана-мыгырдана, винегрет ясау өчен кишер белән чөгендер пешерергә дип өенә кереп китте…

Икенче көнне Яңа ел өстә­ленә винегрет, тун астындагы селедка, колбаса, тозлы кәбестә һәм карпларны тезеп куйды. Ә халык телендә “гимнаст” дип аталган озын аяклы әтәч әле табада кызынып ята иде.

Нәҗип, авырткан башын тотып, бу әзерлекләрне каш астыннан гына күзәтеп ятты. Хатыны аракының юклыгын беләме, юкмы? Шул мәсьәлә аны бик нык борчыды. Ә инде өстәлгә шампань шәрәбе килеп кунаклагач, елмаюын яшерә алмады. Әй, ярата да бит Наҗиясен! Гел бер аулак урын таба ул шушы 13 метрлы бүлмәдә! Гел берәр җирдән кирәк нәрсәне тарта да чыгара!

Ир кулын-кулга ышкый-ышкый өстәл янына килеп утырды. Наҗия дә алъяпкычын салып, аның янынарак елышты. Балаларны каникулга дип авылга, әбиләре янына, кайтарып куйган иде. Бүген, бәлки, романтик кич булыр дигән өмет белән хатын иренә карады һәм, аның күзләрендә дә өмет чаткысы күреп, башын аска иде.

Менә инде шампань шәрәбе бокалларда уйный, Куйбышев вакыты белән Яңа елны каршылау мизгелләре җитә. Чү! Тәрәзә кагалар түгелме. Кем булыр икән бу? Хатынның кәефе лып итеп төште дә куйды. Кунак булса, кая утыртырга, нәрсә ашатырга, иң мөһиме, нәрсә эчерергә? Кара син аны, Тольяттидан ала хатынын өстерәп тегенең икетуган энесе килеп җиткән бит. Сюрприз тәк сюрприз!

Ә Нәҗипкә нәрсә? Шатлык! Әлбәттә, Сәмигулла буш кул белән йөрми, әнә пальто кесәсеннән яртысын чыгарып маташа! Чара юк: Наҗиягә туганнарны каршы ала белергә кирәк. Ярар, утырыштылар, Куйбышев вакыты белән дә, Мәскәү вакыты белән дә Яңа елны каршылап, егетләр ше­шәнең төбенә үк төш­теләр. Ә төн озын, ничек итеп туганнарга аракы юклыгын әйтеп булсын ди? Наҗия тышка чыккандай булып, пальтосын иңбашына салды да ике катлы баракның икенче этажында яшәүче ялгыз карчыкның ишеген шакыды. “Вера Ивановна, сез бит аракы эчмисез. Биреп тормассыз микән? Талонга алу белән үзем кертеп бирәм. Беләсез бит инде, мин бирмичә калмыйм!”

Вера Ивановна уфтанган булып кыланды да, бирде шешәне. Бирми нишләсен, Наҗия яхшы хатын бит ул, ипле. Карчык авырып китсә, табибны да дәшә, даруханәгә дә чаба…

Бу шешә ике мужикка иртәнгә кадәр җитми, әлбәттә. Наҗия план корды: ничек тә булса аларны урамга алып чыгарга кирәк. “Әйдәгез Куйбышев мәйданына! Өч тукталышны җәяү дә үтеп була, әнә, матур итеп кар ява. Саф һава сулап кайтырбыз”, — дип, сөйләнә-сөйләнә, тәки торгызды бит ирләрне өстәл артыннан.

Наҗия аракыны, тышсыз “Волейбол” конфетларын эмаль кружкага салып, барын бергә чүпрәк букчага төяде дә өйдән чыгып киттеләр. Ирләр алдарак, хатыннар арттарак, сөйләшә-сөйләшә, ипи кибете янына якынлашканда Нәҗипнең букчасы шык итеп нәрсәгәдер бәрелгән кебек булды. Йөрәкләре жу итеп киткән ике ир иелебрәк карасалар, букчадан аракы агып ята! Башта шешә кружкага бәрелгәндер дип уйладылар. Юк. Урам уртасында җирдән арматура кебегрәк тимер казык ыржаеп тора икән. Ничә еллар шушы урамнан йөреп тә, шуны бер генә дә күрмәгән икән Нәҗип. Күрерлеге дә юк бит инде, ике көннең берендә күзләре кып-кызыл, аракы гына күрә алырлык.

Анаңны тегеләй итим дә, болай итим дип, сүгенә-сүгенә, ирләр күңел ачу турында түгел, кайдан эчемлек сатып алу турында уйлый башладылар. Куйбышев мәйданына килеп җиткәндәрәк машина әрҗәсеннән нәрсәдер сатканнарын, анда күбесенчә ирләр кайнашуын күреп, Сәмигулла белән Нәҗип шунда ыргылдылар. Башы-чәче тузган бер бәхетлесе кулындагы “бомба” дип аталган зур, калын яшел пыялалы шешәне селки-селки, “Кеше башына берне генә бирәләр!” — дип кычкырды. Егетләр этешә-төртешә ике шешә “Бычья кровь” дип аталган шәраб алып чыктылар да берсен шундук чөмереп тә куйдылар. “Бычья кровь” ирләр канына сеңгәчрәк, берсе:

- Әйдәгез таудан шуабыз! — дип, мәйдан уртасындагы шактый ук биек кенә кар тавы башына үрмәли башладылар. Хатыннар “И-и, балалар кебек кыланалар инде”, — дип, капчыктагы бердәнбер шешәне тотып, аста калдылар.

…Таудан шуып төшкән бер көтү халык арасыннан аерылып чыккан Нәҗипнең башында бүреге юк иде. Нутрия мехыннан тегелгән бүрекне аның ике ай элек кенә булган утыз яшьлек юбилеена дип әтисе белән әнисе бүләк иткән иде. Нәҗип бүреген эзләп тегендә чапты, монда йөгерде… Кая анда! Шушы хәтле халык арасында аның кебек ачык авызларны сагалаучылар күп йөри. Иртәгә үк базарга илтеп саталар аны. И-их! Нишләргә соң!

Салмыш ир озак уйлап тормады, үзеннән кечкенәрәк буйлы бер кешенең бүреген тартып алды да башына киеп куйды. Янәсе, аныкын урлаганнар икән, ул да кешенекен алырга хаклы. Теге кеше дә салмыш булып чыкты. Җитмәсә, әле боксер да икән. Астан “хук” ясап Нәҗипнең яңагына сугып җибәрүе булды, баш түбәсен генә каплап торган кеше бүреге, күз төбендә матур гына “фонарь” калдырып, очты да төште. Бүрек хуҗасы җитез генә иелеп баш киемен алды да батырыб­рак киде һәм чүмеч хәтле йод­рыгын селкеп: “Проспись!” дип, кычкыра-кычкыра, китеп тә барды.

Наҗия Нәҗипнең башын-күзен тәртипкә китергәләп, муенындагы озын шарфын тыгызрак бәйләп, якасын күтәрде. Ачуы кабарган хәләленең тавышы усал яңгырады:

- Суладыңмы инде һава? Әйдә кайтыйк хәзер, — дип арты белән борылып, китеп үк барды. Кунаклар аның артыннан иярде.

Төн уртасы булуына ка­рамас­тан, тукталышта кеше­ләр нидер көтеп басып торалар иде. Юкка гына түгел икән. Менә каяндыр сары әрҗә­сенә кызыл хәрефләр белән “Аварийная ТТУ” дип язылган машина килеп туктады. Халык, тыгыз төркем булып, шуның артыннан йөгерде һәм әрҗә артындагы ишек ачылу белән шунда төялә башлады. Безнекеләр дә читтә калмады, Нәҗип, букчасындагы “бомба”сы белән юл салып барды, артыннан хатыны һәм кунак­лары иярде. Алар ишек янына килеп җиткәндә машина лыкылдап тулган иде инде. Акча җыеп торучы слесарь-кассир: «Бетте, бетте! Ишекне ябабыз, китегез машина яныннан!» дип кычкырып торуына карамастан, үгез кебек усал ир үз юлында булды. Слесарь-кассир да төшеп калмаганнардан икән, Нәҗипнең букчасын тартып алды да башына китереп бәрде. Шешә “чык” иткән тавыш чыгарып, Нәҗипнең башын тиште булса кирәк, ул авып китте. Халык яралыны күтәреп юл читенә илтеп салды. Наҗия белән Сания, аһ орып, ир янына чүгәләделәр… Аңардан “Бычья кровь” исе килә иде. Нәҗипнең икенче күз төбе дә караеп чыккан. Юеш башы өшемәсен өчен, хатын үзе бәйләп биргән ике метрлы шарфын пальтосыннан тартып чыгарды да башына урап куйды.

Ләкин Нәҗип тынычланмады. Башта бүреген урлаган кешене, аннары аңа үз бүреген бирмәгән икенче кешене, аннары башын тишкән слесарьны, аннары урамга алып чыккан Наҗияне сүкте. Тимер юл вокзалы турысына килеп җиткәндә ул тәмам чыгырыннан чыккан иде. “Хәзер вокзал алдындагы чыршы янына барам да берәрсен үтереп, бүреген алам!” — дип алга ыргылды. Кунаклар: “Ярар, ачуын чыгарыр да кайтыр”, — дип үз юлларында булдылар. Ә Наҗия, пошынып, ире артыннан иярде. Вокзал мәйданына килеп кергәндә Наҗия ялгыз Нәҗипнең буш мәйданда кукыраеп басып торуын күреп, яшьли сөйгән ярын чын күңеленнән жәлләде. Ипләп кенә кулыннан алды да күзенә туры карап: “Булды инде бүгенгә. Кайгырма, иртәгә базарга барырбыз да яңа бүрек алырбыз”, — дип җитәкләп алып китте.

…Шулай булды да. Һава сулый-сулый, тәмам айныган ирләрнең башлары икенче көнне авыртмады. Таңнан торып, Наҗия белән Сания кыс­тырган кыстыбыйлар белән куе гына чәй эчтеләр дә кунаклар үз шәһәренә кайтып киттеләр, ә хуҗалар Кош базарына юнәлде. Наҗия яңа шкаф алырга дип җыйган акчасыннан иренә менә дигән куян бүреге алып бирде. “Яңа ел бүләгем шул булыр, быел Кытай календаре буенча Куян елы керде бит”, — дип шаяртты. Алар балаларга, әти-әниләренә дә күчтәнәчләр алып, вокзалга киттеләр.

…Көтелмәгән кунакларны каршыларга чыккан әби белән бабай карашып алдылар. Күз төпләре кара янган Нәҗипнең башында алар алып биргән, йоны майлап таралган нутрия түгел, соры төстәге йөнтәс куян бүреге кәперәеп утыра иде.

- Улым, нәрсә булды сиңа? Бүрегең кая? Әллә бүләгебез ошамадымы?

- Ошады, әни, бик ошады. Тик Наҗия дә миңа Яңа ел бүләге итеп куян бүреге әзерләп куйган икән. Хатын бүләген ничек кимисең инде?

- Ә үзең Наҗиягә нәрсә бүләк иттең соң, улым?

Нәҗип хатынына таба борылды да уйчан гына карап торганнан соң:

- Минме? Мин куян елында эчүемне ташладым! — дип хатынын кочып алды. Балалар сикергәләшеп шатлыкларын белдергән арада әби белән бабай бу хозурлыкны дәшмичә күзәттеләр. Наҗиягә мондый бүләк ясау өчен юньсез уллары нинди корбан китерүен алар би-и-ик яхшы аңлыйлар иде…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1794

Комментирование запрещено