Сызран шәһәренең «Туган тел» милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучы, аның рәисе Галиулла Габдулла улы ГӘБДЕРӘШИТОВка!

getImage74-300x199Хөрмәтле Галиулла әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. d6d05341ea3cСезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты.

Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Киров район Советы депутаты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рифкать Туктар улы ХУҖИНга!

1-DSC_2516Хөрмәтле Рифкать әфәнде! 

Сезне туган көнегез белән тәбриклибез!

Сез – танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес, чын милләтпарвәр. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләтебез, халкыбыз, динебез, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сезгә нык исәнлек, бәхет, гаи­ләгездә мәхәббәт, кәеф күтә­рен­келеге һәм хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Сезнең тормышыгыз да һәр көн чын иҗат һәм хезмәт шатлыгы, туганнарыгызның һәм якын­нарыгызның мәхәббәте белән сугарылып торсын. Сезнең бөтен башлангычларыгызга һәм матур уй-планна­ры­гызга гел уңыш кына юлдаш булсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга гел тынычлык, яхшылык һәм аңлашучанлык кына телибез.

И.Г.Шәкүров, 
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

 

Исмәгыйль Лотфулла улы ЛАТЫЙПОВка!

3253084Хөрмәтле Исмәгыйль әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.  Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Әхтәм Әзгат улы ШАКМАЕВка!

34b3fec56019884c6f0e3169caa24794-300x300Кадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим! Теләкләргә кигәндә, мин сиңа саулык, озын гомер, максатларыңның тормышка ашуын телим. Бәла-казалардан имин булып яшә. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.