Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВка — 85 яшь!

imageХөрмәтле Азат әфәнде!

Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз.

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды.

3f33d5372004Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле Азат әфәнде!

Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйм.
Сез гомерегез буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләп, зур хөрмәт казандыгыз.
Тырышлык, тәртиплелек, күпкырлы сәләтегездән тыш, сез — татар милли хәрәкәтенең пионеры. Милли җанлы кеше. Халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче ир.
Ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларны саклап калу юнәлешендә эшчәнлек алып барган “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятен оештыруда иң беренчеләрдән булып катнаштыгыз һәм гомерегез буена шунда хезмәт иттегез. Бүген дә оешма эшчәнлегендә актив катнашасыз.
Соңгы 30 елда өлкәбездә һәм шәһәребездә нинди генә татар бәйрәмнәре үткәрелмәсен, аларның барысында да сез катнашасыз.
Самар өлкәсенең татар милли хәрәкәтенә шушындый зур өлеш керткән, шушындый хезмәт куйган кешеләр башка юк. Халык моны онытмаска тиеш.
Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, муллык, иминлек, гаилә бәхете, шатлыклар телим. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын, кайгы-хәсрәт сезне һәм якыннарыгызны читләп узсын иде.
Киләчәктә дә шундый җитез, дәртле, актив булып калыгыз.
 

Вазыйх Мөхәммәтшин, “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты.

Просмотров: 799

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>