Башкортстанның татар галимнәре Дамир Исхаковны яклап Миңнехановка хат язган / Татарский общественный центр Башкортостана протестует против увольнения Дамира Исхакова

7D81FF27-C47B-49A2-AAA9-9862BB9B4E04_w1023_r1_sБашкортстанның татар галимнәре Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан җибәрелгән тарихчы Дамир Исхаковны яклауны сорап президент Рөстәм Миңнехановка хат язган.

Галимнәр Исхаковның тарих институтыннан китүенә борчылу белдерә.

«Татар халкы өчен күп эш башкарган һәм киләчәктә дә башкара алырдай кешене вазифасыннан җибәрүче Институт җитәкчелеге, шәхси аның башлыгы Рафаэль Хәкимовның позициясе аңлашылмый», диелә әлеге хатта.

Алар Рөстәм Миңнехановтан «тарихчы Дамир Исхаковның язмышын хәл итүдә» катнашуны сорый. «Мәрҗани институты үзенең элеккедән килгән традицияләре белән татарның тарихи фикер үзәге булып калыр, дип ышанасы килә», дип яза Башкортстан галимнәре.

Хатны ун фән докторы һәм бер фән кандидаты имзалаган. Алар: «Без Исхаковны татар халкы тарихын өйрәнгән иң яхшы белгечләрнең берсе буларак беләбез, ул көчен һәм вакытын кызганмыйча халыкка хезмәт итә. Дөньяда танылган галимгә Татарстанның шәрәфле исемнәре бирелмәде, ул академия әгъзасы да түгел», дип белдерә.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы вазифасыннан китүе 26 декабрь билгеле булды. Ул моны институт җитәкчесе Рафаэль Хәкимовның шәхси карары, дип белдерде.

azatliq.org

* * *

Татарский общественный центр Башкортостана выразил протест против увольнения из Института истории Академии наук Татарстана им. Ш.Марджани историка Дамира Исхакова.

Соответствующее письмо направлено президенту Татарстана Рустаму Минниханову (копия есть в распоряжении «Idel.Реалии»).

В нем Дамир Исхаков назван «единственным человеком в Республике Татарстан, который вник в наши проблемы».

«К сожалению, в последнее время мы замечаем, что поддержка Исхаковым Уфимских татар не всем нравится в Казани. Так, его исключили из состава руководства ВКТ и наконец, уволили с работы», — отмечается в послании. В ТОЦ Башкортостана полагают, что за увольнением Исхакова стоит директор института Рафаэль Хакимов.

«Почему лучшие представители нашей нации подвергаются преследованиям? Даже в Казани. В Уфе это обыденное дело, что и обусловило наше вмешательство», — спрашивают авторы письма.

В завершение ТОЦ Башкортостана просит Минниханова «разобраться в сложившейся ситуации» и помочь Исхакову «в продолжении его научной и общественной деятельности во благо татарской нации».

В конце декабря стало известно, что известный историк, автор трудов по истории татар Дамир Исхаков с 27 декабря покидает свою работу в институте истории АН РТ им. Марджани. Он считает, что его увольнение — это «личное решение» руководителя института Рафаэля Хакимова.

idelreal.org

Просмотров: 539

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>