Путин Татарстан прокуроры Нәфыйковны орден белән бүләкләде / Прокурор РТ Илдус Нафиков награжден орденом Почета за заслуги в укреплении законности

2B22C711-B5AF-46B1-933F-A8D208A4168D_cx12_cy26_cw76_w1023_r1_sТатарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «кануннарны ныгытуда, ватандашларның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен» Дан ордены белән бүләкләнә.

Бу хакта Русия президенты Владимир Путин имзалаган документ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. Нәфыйков Дан ордены белән «кануннарны ныгытуда, ватандашларның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен» бүләкләнә, диелгән.

Элегрәк Русиянең Баш прокуроры Юрий Чайка Нәфыйковны «Бик яхшы хезмәте өчен» (За безупречную службу) түштамгасы белән бүләкләгән иде. Татарстан прокуроры әлеге бүләккә хезмәтен үрнәк булырдай итеп башкаруы, прокуратура оешмаларында озак вакыт һәм бик яхшы хезмәт итүе өчен лаек булды, дип белдерелде.

Нәфыйков мәктәпләрдә татар телен ихтыярига калдыручыларның берсе буларак тарихка кереп кала. 2017 елның 29 ноябрендә ул Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, мәктәпләрдә татар теле, хәтта дәүләт теле буларак та, бары ихтыяри гына укытыла ала, дип белдерде. Моңа кадәр Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушкан иде. Нәтиҗәдә мәктәптәпләрдә бу уңайдан күпсанлы «хокук бозулар» теркәлүе турында белдерелде.

azatliq.org

* * *

Прокурор Республики Татарстан Илдус Нафиков награжден орденом Почета «за заслуги в укреплении законности, защите прав и интересов граждан, многолетнюю добросовестную работу». Соответствующий документ за подписью Президента РФ Владимира Путина размещен на официальном портале правовой информации. 

Директор «Управления информационными проектами» Тимур Якубов награжден медалью ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени тем же указом.

«Татар-информ».

Просмотров: 449

Один комментарий

  1. Ну ни эйтерсен, — маладис, хайван.
    Шундый чырайсызлы да артта, президиумда утыручы телйотак акылкайларыбызны буш калдырды.
    Ходай каргагандыр шул татарстанлыларны, узлэрен генэ, провинциядагы кардэшлэребезне курми ятып яшэгэннэр очен.
    Дорес эйткэн булып чыга Путин да уз ж,авабында шул хакта.
    Оятлык, миллэтэшлэр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>