Син Коля түгел, Камил…

http://www.dreamstime.com/stock-photography-friends-image2967942Алдагысы көнне Нә­симәнең улы Камил бер дустын кунакка чакырырга рөхсәт сораган иде. “Саша белән күптән түгел генә таныштык, ул да минем кебек кораб модельләре җыя икән. Үземнең коллекцияне күрсәтәсем килә”, — диде ул. Әнисе ризалыгын белдерүгә, Камил иптәшенә шалтыратып, үзенә чакырды.

Кунак килер көнне малай бик дулкынланды. Болай да пөхтә итеп җыйган караватын рәтләгән булды, берничә мәртәбә киш­тәдәге китапларны алып яңадан төзде, кораб модельләрен әле бер җир­гә, әле икенче җиргә күчерде.

- Мәктәп директоры кунакка килмидер бит бүген? — дип шаяртып алды Нәсимә, улының башыннан сыйпап. — Бик якын дустыңа әйләнгән бугай Саша, шул­кадәр дулкынланасаң.

- Әни, ул бик әйбәт малай. Мин дә аның алдында яхшы күренергә тырышам. Аннан… Әни, миңа аның алдында үз исемем белән дәшмә, яме?

Нәсимә аптыравыннан урындыкка утырды.

- Бәрәкәт, ничек дип дәшим соң сиңа?

- Танышканда мин Сашага үземне Коля дидем. Син дә шулай дип дәш.

- 12 ел Камил булып йөрдең дә Коляга әйләндеңмени? Исе­мең бик матур, башка иптәшләрең дә Камил дип дәшә үзеңә, укытучыларың да. Нишләп соң әле Сашага гына Коля булдың син?

- Ул бик тә кәттә малай, башка милләттән булуымны белсә, көләр дип уйладым.

- Башка милләттән бу­лу җинаятьмени? Оят нәрсәме? Синең өчен ул да бит башка милләт кешесе, ник соң син аңардан көлмисең? Киресенчә, дуслашырга телисең, әнә аның өчен исемеңне дә үзгәрткәнсең икән инде.

Нәсимә башын аска иеп, тынып калган малаена карап үзе дә уйга чумды. Балачакта башка милләттән булуыңнан оялу була тор­­ган хәл, ләкин балага моның оят булмавын, киресенчә, һәр кеше үз халкы, туган теле белән горурланырга тиешлеген вакытында аңлатырга кирәк.

Яшь хатын әкрен генә торды да ишек алдына чыгып, киенә башлады.

- Ярый, “Коля”, үзең бе­ләсеңдер. Аш — суыткычта, чәй кайнаган.

- Ә син кая барасың, әни?

- Күрше Надя апаңа кереп чыгыйм әле, бәлки ул безгә кереп торыр. Коляның әнисе Нәсимә була алмый бит инде, Сашага Надя апаңны әниең итеп таныштырырсың.

- Әни, мин бит синең исемеңне үзгәртергә сорамыйм, син — минем әнием, миңа башка берәү дә кирәкми.

- Үз исемеңнән, мил­ләтеңнән ояласың икән, димәк әниеңнән дә оя­ласың, улым.

Ишеккә сөялгән Ка­мил­нең бөтен көчен җыеп еламаска тырышканын кү­реп, хатын аны кочагына кысты.

- И, җүләркәем! Миллә­тең белән горурланырга кирәк. Сыйныфыңда да рус милләтеннән генә булган балалар укымый бит. Әзиз — үзбәк малае, Надя — чегән кызы. Укытучы апагыз мактап бетерә алмый: “Безнең сыйныфта балалар бик дус, бер-берсе өчен үлеп торалар”, — ди. Аннан, рус милләтеннән булган иптәшләрең бер телдә генә, ә син ике телдә рәхәтләнеп сөйләшәсең. Исеңдәме, үткән елны сыйныфыгыз белән Казанга барган идегез? Аннан кайткач: “Экскурсоводлар белән дә, кибеттә дә рәхәтләнеп татарча сөйләштем, ә без­некеләр миңа шаккатып карап тордылар”, — дип мактанган идең? Ашханәгә кергәч тә, иптәшләрең: “Иң тәмле милли ашларны сайларга ярдәм ит әле”, — дип йөдәткәннәр.

Камил бу хәлне искә төшереп, киң елмайды.

- Исемдә, әни. Казан кирмәненә баргач, Му­са Җәлил һәйкәлен күреп, сыйныфташларым: “Бу кем? Нигә аны шулай тимерчыбык белән бәй­ләгәннәр?” — дип аптырадылар, ә экскурсовод: “Йә, Камил, сөйләп бир әле үзләренә”, — дип күз кыс­ты. Мин бөек шагыйребез, аның Моабит дәфтәрләре турында белгәннәремне сөйләдем. Барысы да миңа кул чаптылар.

Менә, күрдеңме?! Берсе дә: “Татар малае”, — дип үртәмәгән бит үзеңне. Са­ша да көлмәс. Ә көлә икән, димәк, ул синең дустың булырга лаек тү­гел. Димәк, ул әле үсеп җитмәгән.

Гафу ит мине әни. Бәл­ки, ул үртәмәс тә. Саша чынлап та бик әйбәт малай, менә күрерсең.

Кунак килүгә, Нәсимә аш бүлмәсенә ашыкты. Улы иптәше белән үзе аңлашсын, зур бит инде. Тиз генә камыр басып кыстыбый пешерде, ток­мач ашын җылытты, әнисе авылдан пешереп җибәргән бавырсакны өс­тәлгә куйды да малайларны өстәл янына чакырды.

Саша чынлап та бик тәртипле, тыйнак малай булып чыкты. Үзенә — “Нәсимә апа”, улына “Камил”, — дип эндәшүен ишеткәч, хатынның эченә җылы кереп китте: димәк, малае аны аңлаган, барысын да дөрес эшләгән.

Аның уен сизгәндәй, Камил:

- Әни, безнең Саша Самат булып чыкты бит әле, — дип елмайды.

- Ничек инде Самат? Ә нигә соң ул үзен Саша дип йөри?

- Паспорт буенча Александр мин, — дип сүзгә кушылды кунак малае. — Әтием рус, әнием — казах милләтеннән. Әнием белән әбием Самат дип дәшәләр. Мин ике исемгә дә өйрәндем, икесе дә ошый. Казахча, әз генә булса да, сөйләшәм. Әни безне милли ризыклар белән сыйлый. Бу ял көнендә ул бишбармак пешерергә вәгъдә итте. Нәсимә апа, рөхсәт итсәгез, мин Камилне кунакка чакырып, аны да сыйлар идем.

- Ярый, үскәнем, әти-әниең рөхсәт итсә, барыр, — дип елмайды Нәсимә. Улының яңа дусты аңа да бик ошый иде.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1458

2 комментариев

  1. Бу язма актуальлеген безнен татариядэ геня югалта. Монда бар халыкта эти-энисе куштырган исеме бэлян йори. Россия шэхэрлярендэ ситуация башкача. Анда уз татар исемнэреннэн оялалар. Шунын эчен русс исемняре бэлян ойриляр. Мин бу мэсьэлэне бик яхшы бэлям. Минем туганнарым русс исемнэре белэн ойрилэр.

  2. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Актуальлеген югалтмый торган язма. Ышандырырлык итеп язылган.