Йорты мамыкка уралган

DSCN8057Бүген татар авылларында иң матур, иң борынгы йо­лаларыбызның берсе – каз өмәләре гөрли. Кемдер ун­лап, ә кемдер күбрәк тә каз асрап, кышкылыкка каклап куялар, туңдыргычларга ту­ты­ралар, туганнарына та­ра­талар, шәһәрдәге бала­ла­рына озаталар… Ә менә Ка­мышлыда яшәүче Әсгать һәм Әлфия ФӘЛӘХОВларда каз­ларны дистәләп түгел, йөз­ләп саныйлар. Менә кем­нең йорты мамыкка уралган, дияргә була!

Үткән гасырның 70 — 90нчы елларында Камышлы, Кләүле районнарында Әсгать Фәләхов бик тә абруйлы кеше иде. Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт биографиясен туган авылы Камышлыда “Сельхозтехника” оешмасында инженер-дефектовщик вазифасыннан башлап җибәрә. Аннары, Камышлы районын Кләү­легә кушкач, механикалаштырылган отряд җитәкчесе буларак, кырларны органик ашламалар белән туенды­рып тора, соңрак Наил Тахаутдинов җитәкчелегендәге авто­ху­җалыкның эксплуатация бү­леге мөдире булып эшли. Әс­гать Мөгыйстин улы 80нче еллар башында җитәкче буларак та таныла — Камышлыдагы Промкомбинат директоры булып 19 ел буе эшли. Туксанынчы еллар ахырында бу предприятие акционерлар оешмасына әверелеп, тәмам ябылгач, ул күңеле тарткан эшенә башы белән чума. Әтисе өйрәтеп калдырган казлар үрчетүне Әсгать бала чагыннан ук ярата, белә, шуңа да аның йорты беркайчан да кош-кортсыз һәм малсыз тормый.

Әсгать әфәндене селекционер дип атарга да була. Ул кеше сүзенә карап йөрми, һәр нәрсәдә үз юлын табарга тырыша. 1973 елда укуын тәмамлап кайткан яшь белгеч үз йортында тәҗрибәләр ясый башлый. Гадәттә ничек: ана каз йомырканы җылыда сала, шунда ук бәбкәләре чыкканчы утыра да. Ә Әсгать аларны җылыга кертмичә, киртәләп куелган ачык урында күзәтүләр алып бара башлый. Чыннан да, табигатьтә башкача икән. Эксперимент өчен сайлап алынган ана каз күкәй салып оядан төшүгә, аның урынына ата каз менеп утыра һәм күкәйләрне кайгыртучанлык белән чорнап ала — вакытында җылыта, әйләндерә, чистарта, суыта. Шулай, берсен берсе алмаштырып унбиш көн утыргач, ана каз күкәйләрне әйләндерүдән туктый. Ул су буена төшеп юынып кайта да юеш көенә ояга утырып, йомыркаларны суыта, томшыгы белән чистарта башлый. 26 көн үтүгә күкәйләр юылган кебек чиста булып кала. Ә 29 — 30 көннән соң күзәтү астындагы ояларда бөтен күкәйләрдән дә диярлек бәбкәләр чыга, бер-икесе генә борын тишмичә кала. Димәк, казларга җылы кирәкми, аларны йортта да күп итеп асрап була, дигән нәтиҗәгә килә яшь селекционер.

- Ике ата каз, биш-алты ана каз калдырсаң, ел саен илле — алтмыш бәбкә аласың. Дөрес шуларның кырыгы гына үсеп җитә. Каз асрау ул бит кыен эш түгел. Бәбкәне ике — өч атна чамасы витаминнарга һәм аксымга бай үлән, көрпә, күкәй белән тукландырам да аннары арт бакчамдагы күлгә төшерәм, анда алар ризыкны үзләре табарга өйрәнәләр. Ә тагын да үсә төшкәч, ана каз аларны Сок елгасы буена ияртеп төшә һәм миңа аларны көзен җыеп алырга гына кала, — дип сөйли Әсгать.

Тора-бара Фәләховлар Лениногорск шәһәреннән инкубатор алып кайталар. Аның инструкциясенә карасаң, йомыркаларны ахырга кадәр әйләндереп торырга кирәк, диелгән. Әсгать инструкцияне читкә алып куя да казлар ничек эшли — шулай итә. Нәтиҗәдә аның инкубаторыннан 80 процент бәбкә чыга (башкаларда 50 процент чамасы гына). Ә бәбкәләрне караучы булсын өчен, ике-өч күкәй салынган кәрзиннәргә 1 — 2 атнага ана казларны утыртып тора. Бу вакытта аларда ана булу инстинкты уяна икән. Шуңа да Фәләховларның йөзләгән бәбкәләре караусыз калмый, һәрвакыт аналары артыннан ияреп йөриләр.

- Ышанасыңмы, быел 500 бәбкә чыгардык. Тиз генә таратып бетереп тә булмады. Таныш-белешләремә буш­лай да тараттым, чит­тән килүчеләргә сатып та җи­бәрдем, үземә дә бик күп калды — быел хатыным Әл­фиягә 160лап каз йолкырга туры килде. Әлбәттә, өмәләр дә уздырабыз, ләкин үзебезгә дә күп кала. Менә, сиңа да берне бүләк итим әле, Яңа ел өстәленә күч­тәнәчем булсын, — дип, хуҗа ми­ңа да зур гына каз кертеп бирде.

DSCN8057Фәләховлар йортында казлардан тыш индоүрдәкләр дә, күркәләр дә, тавыклар да, сарыклар да бихисап. Ул аларны да тик тотмый, индоуткаларны үрдәкләр белән кушып ниндидер нәсел бирми торган ләкин бик тәмле итле яңа сорт кошлар үстерә, ата күркәләрне, әтәчләрне ояларга утыртып, каз бәбкәләре чыгара, авыл хуҗалыгы институтларында укучы студентларга диплом язуда булыша, авыл хуҗалыгы темаларын яктыртучы матбугат чараларын һәрвакыт күзәтеп бара һәм берәр файдалы киңәш күрсә, шундук тәҗрибә дә ясап карый — дөрес язганнармы, әллә юкмы?

Әсгать Мөгыйстин улы кебек мавыгучан кеше белән сөйләшеп утыруы үзе бер гомер. Ләкин аның да эше күп, миңа да юлда булуым яхшырак, дип саубуллашырга туры килде. Кем дә кем аңардан тәҗрибә алырга тели икән, Фәләхов үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Камышлыда йорты каз мамыгына уралган өй күрсәгез, аныкы булыр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1310

Комментирование запрещено