Әни булганда, без бәхетле

камалетдиноваНовокуйбышевск шәһәрен­дә яшәүче әниебез Тәзкирә Камалетдиновага инде 84 яшь тулса да, ул бик актив, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яши. Тәмле камыр ашлары пешереп, безне эштән каршы ала, акыллы киңәшләрен бирә. “Кайдан шулкадәр күп беләсең син?” - дип гаҗәпләнүебезгә әниебез: “Бердәмлек” газетасыннан”, — дип җавап бирә. Ул аны 27 ел яздырып алып, һәр санын башыннан ахырына кадәр укып бара. “Яраткан басмамнан аерылмыйм, 2018 елга да язылдым инде! Бөтен хәбәрләрне шуннан укып бе­ләм, милли ашлар рецептларын да шуннан гына алам. Гыйбрәтле хикәяләргә, файдалы киңәшләргә дә бай”, — дип безгә дә газетаны укырга бирә. Үзебез йә балалар авырса да: “Бердәмлек”тә халык медицинасыннан шундый-шундый киңәш биргәннәр иде”, — дип, тизрәк газета төпләмәсен кулына ала.

Менә шундый ул безнең әниебез — тормышыбызга ямь, ашыбызга тәм, күңелебезгә мәрхәмәт бирүче газиз кешебез. Безне, өч баласын үстереп, олы тормышка чыгарды, югары белем бирде. Бүген дә ана мәхәббәтенә күмелеп, аның догалары белән матур гомер итәбез. Әниебез безгә балаларыбызны да дин һәм гореф-гадәтләребез буенча тәрбияләргә ярдәм итә. Без дә аны бик нык яратабыз, һәрвакыт хәлен белеп торабыз.

Наилә ӘХМӘТОВА.

Новокуйбышевск шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено