Башкортстан исерек килеш җинаять кылучылар арасында беренче урында

5C6DDBB4-3995-455E-A6D2-B891A29908B6_cx0_cy1_cw98_w1023_r1_sБашкортстанда узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр исерек килеш җинаять кылучы 14067 кеше ачыкланган. Бу — Русиядә иң югары күрсәткеч.

Башкортстан Русия төбәкләрендә ачыкланган исерек җинаятьчеләр санына караганда лидерлар рәтендә. Бу хактагы мәгълүмат баш прокуратураның хокукый стастистика порталында урнаштырылган.

Икенче урында Кемерево өлкәсе (12 471 ачыкланган зат), өченчедә — Свердлау өлкәсе (11 910 кеше). Дүртенче-бишенче урыннарда Чиләбе һәм Красноярски өлкәләре.

Иң әз исерек җинаятьчеләр Ингушетиядә ачыкланган. 11 ай эчендә биредә 99 кеше исерек килеш җинаять кылган, диелә. Чечня, Ненец автоном бүлгесендә дә исерек килеш хокук бозучылар саны күп булмаган.

5C6DDBB4-3995-455E-A6D2-B891A29908B6_cx0_cy1_cw98_w1023_r1_sТатарстан әлеге рейтингта унынчы урында. Анда былтыр гыйнвардан алып ноябрьгә кадәр 7868 кешенең исерек килеш җинаять кылуы ачыкланган.

azatliq.org

Просмотров: 397

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>