«Мин балаларымны тәрбияләмим, бары тик аларны яратам»

ХодовларФани дөнья белән мәңгелеккә хушлашыр алдыннан Бибисырул апа улларын үз янына чакырып ала да, васыятен әйтеп калдыра. Хәләл юл белән тапкан малыгызга мәчет салып куегыз, ди үлем түшәгендә ятучы газиз ана. Озак та үтми, уллары Марат тырышлыгы hәм абый-энеләренең ярдәме белән Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс район үзәгендә мәрхүм әтиләре Шәрәфетдин исемен йөртүче Аллаhы йорты сафка бастырыла…

Күптән түгел Ульян өлкәсенең Барыш районы Калда авылында унбер бала табып үстергән, тол калган хәләл җефете Шәрәфетдин Якуб улының да җиде баласын күңел җылысын биреп тәрбияләп олы тормыш юлына бастырган, Герой-ана исемен лаеклы йөрткән үрнәк татар хатыны — Бибисырул Шакир кызы Ходова истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Бу көнне Ходовлар йорты тирәcе нәкъ менә умарта оясын хәтерләтте. Шәрәфедин ага белән Бибисырул апаның илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче нәсел дәвамчылары — балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары hәм якын туганнары тантана уңаеннан бергә җыелган иде. Аларның саны йөздән артып китте. Унсигез ул-кыз тәрбияләп үстергән газиз ананың балалары күз яшьләре аша бер-берсен тулыландырып әниләре хакында күңел хатирәләрен бүлештеләр. Аны искә алып күпме генә сөйләсәң дә, матур, җылы, ягымлы сүзләр бетмәс сыман…

Бибисырул апа күрше Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында көн күргән Шакир абый белән Коръән-Кәрим китабын яттан белүче Әсмабикә апаның күп балалы гаиләсендә туып үсә. Уналты яшьлек кыз, бераз акча эшләп әти-әнисенә ярдәм итү ниятендә, Сембер губернасының Зөя Башы бистәсендә урнашкан атаклы сукно, ягъни постау фабрикасына юл тота. Законнар ул чакта да үтә кырыс булган шул — балигълык яшенәҗитмәгән кыз баланы эшкә алмыйлар, шуңа күрә ул үзеннән өлкәнрәк булган Сара апасының метрикасын кулъяулыкка төреп, биштәренe салып куя.

Уңган, чая, тырыш мишәр кызына фабрикада тиңнәр табылмый. Аның җитезлегенә, теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкаруына барысы да чиксез сокланалар. Ә хатыны үлүе сәбәпле, тол калган абруйлы мастер Шәрәфетдин ага Ходов Бибисырул апага чын-чынлап гашыйк була. Аның чибәр, булдыклы кызны бер дә кулыннан ычкындырасы килми. Тәкъдимемне кире кагар, мөгаен, дип курка ул, шуңа күрә әле яңа гына унсигез яше тулган сылу кызны ризалыгыннан башка гына урлап алып кайта. Аларны өйдә бер-бер артлы тезелешеп баскан җиде ятим бала каршылый. Ана назына сусаган нарасыйларны күреп, Бибисырул апаның йөрәге парә-парә телгәләнә. Ул аларны бик нык кызгана hәм язмыш сынавына буйсынырга мәҗбүр була. Шәрәфетдин абый белән Бибисырул апа мулладан никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Иманлы, бәрәкәтле нигездә бер-бер артлы унбер бала — җиде малай hәм дyрт кыз дөньяга килә. Әти-әниләре аларга матур, мәгънәле исемнәр кушалар – Анилә, Дамир, Батыр, Ринат, Раил, Рауза, Марат, Луиза, Равил, Дания hәм Илдар.

Тәкъдир дигәннәре Бибисырул апаны үзен дә cыный — сабыйларын кочып яшьли тол кала. Язмышның кырыс, ачы җилләренә, авырлыкларга бирешмичә, ул балаларын тәүфыйклы, гадел, намуслы, хезмәт сөючән булырга өйрәтеп үстерә. Аларга белем бирергe омтыла, кешедән ким-хур булмасыннар өчен бөтен көчен куеп тырыша. Тол хатын төннәр буе утырып мамык шәлләр бәйли hәм алар белән сату итә башлый. Әлеге кәсеп аңа ул-кызларын олы тормыш юлына чыгарырга ярдәм итә. Бибисырул Шакир кызын апасы Сара белән җизнәсе Гомәр hәм аларның балалары да ташламыйлар, авыр вакытта hәрьяклап булышалар.

Шәрәфетдин абый белән Бибисырул апа үзләренең ул-кызларында кече яшьтән үк ислам диненә мәхәббәт хисе дә тәрбияләгәннәр.

- Без үскәндә авылда мәчет юк иде әле. Шуңа күрә әтиебез изге җомга көннәрендә безне — улларын зиратка алып йөрде. Анда картлар белән бергә намаз укый идек. Әти-әнигә ияреп кече яшьтән hәр елны ураза тоттык,- ди уллары Марат әфәнде.

Фани дөнья белән мәңгелеккә хушлашыр алдыннан Бибисырул апа улларын үз янына чакырып ала да, васыятен әйтеп калдыра. Хәләл юл белән тапкан малыгызга мәчет салып куегыз, ди үлем түшәгендә ятучы газиз ана. Озак та үтми, уллары Марат тырышлыгы hәм абый-энеләренең ярдәме белән Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс район үзәгендә мәрхүм әтиләре Шәрәфетдин исемен йөртүче Аллаhы йорты сафка бастырыла. Марат әфәнде әнисенең тагын бер әманәтен үти, ул үзе hәм ата-анасы өчен өч тапкыр изге җирләрдә хаҗ кылып кайту бәхетенә ирешә.

Герой-ана Бибисырул Шакир кызы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы ул гомер иткән төп нигездә искиткеч матур узды. Бүген биредә төпчек уллары Илдар хатыны Лилия hәм балалары белән көн күрә.

Тантананы Бибисырул апаның оныклары Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрделәр. Аннары Самара өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин бакыйлыкка күчкән бәхетле пар – Шәрәфетдин ага hәм Бибисырул апа Ходовларның авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Ул Самара төбәге мәчетләренә hәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәтүе өчен Марат Ходовка Кинель-Черкасс район хакимияте башлыгы Сергей Радько тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатын тапшырды.

Ә Барыш район администрациясе башлыгы Сергей Кочетков үзенең чыгышында бөтен гомерен балаларын тәрбияләп үcтерүгә багышлаган ананың тормыш юлына соклануын белдерде.

- Бибисырул Шакир кызы — чын герой, без ихлас күңелебездән аның белән горурланабыз. Бөтен яктан да үрнәк булырлык батыр йөрәкле ана унсигез баласына да төпле белем, рухи-әхлакый, дини тәрбия биргән, аларны илебезнең лаеклы гражданнары итеп үcтергән,- диде район җитәкчесе.

Мөхтәрәм дин әhелләре — Барыш шәhәре мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Гафуров hәм Калда авылы мәчете имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Кавеев та Коръәннән аять-сүрәләр укып, Герой-ананың рухы шат, урыны җәннәттe булуын теләделәр. Бибисырул апаның кызы Дания белән кияве — Сызрань шәhәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев әниләрен җылы сүзләр белән искә алдылар.

Тантанада мәркәзебез Казаннан кайткан танылган язучы hәм шагыйрь, филология фәннәре кандидаты — Бибисырул апаның оныгы Рамил Сарчин да катнашты. Ул авыл китапханәсенә үзенең яңа гына табадан төшкән шигырьләр җыентыгын бүләк итеп тапшырды.

Озак еллар Калда урта мәктәбе директоры булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны Абдрахман ага Таиров та Ходовлар гаиләсе турында горурлык хисе белән сөйләде.

- Әлеге нәселнең бүгенге уңышлары — Бибисырул Шакир кызының тәрбия җимешләре. Яшьли тол калып, ул барлык балаларын да чын кешеләр итеп тәрбияләде. Аның тәүфыйклы ул-кызларына сокланып караучыларга ул hәрвакыт, мин балаларымны тәрбияләмим, бары тик аларны яратам, дип әйтә иде,- диде А.Таиров.

Герой-ана истәлегенә мемориаль такта булдырырга тәкъдим итүче мөхтәрәм шәхесебез — өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин әниләрен онытмаулары, хөрмәтләүләре, изге эшләре белән рухын шатландырып торулары өчен Бибисырул апаның бала-оныкларына рәхмәт сүзләрен юллады.

561637_3e6b32b8553e4a9ebfa41108dfdde114~mv2_d_3648_2056_s_2561637_397e75f995bb4de48c6181153dd18531~mv2_d_3648_2056_s_2 561637_a88a64ee60104d638cf9f8f311ef4ef8~mv2_d_3648_2056_s_2 561637_a88a64ee60104d638cf9f8f311ef4ef8~mv2_d_3648_2056_s_21DSC05146 DSC05148 DSC05153 ХодовларТантанага Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылы кызы — Бибисырул Ходованың бертуганының баласы Римма ханым Сафиуллова да килгән иде. Ул — әлеге нәселнең якты маягы, ягъни барлык туганнарын берләштереп, очраштырып hәм күрештереп торучы, кайгы hәм шатлыкларын уртаклашучы. Римма Гомәр кызы шушы очрашуны оештыру ниятендә зур тырышлык куйган, ике корбан чалып мәҗлес корган кардәшләренә — Марат белән Луизага hәм аларның уллары Рамил, Равил, Рамазан Ходовларга мактау вә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мемориаль тактаны әбисенә хөрмәт йөзеннән Рамазан Марат улы ясаткан икән. Зәвыклы, матур итеп эшләнгән тактаны Бибисырул апаның олы баласы Анилә апа, төп йортта яшәүче улы Илдар hәм оныгы Камил тантаналы рәвештә ачтылар.

Калда авылының үзешчән җырчысы Данис Суслин hәм Ульяновскидан «Нур» эстрада театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова тантананы халкыбызның моңлы көйләре белән бизәделәр. Бибисырул апаның төп нигездә яшәүче оныгы Ләйсән Ходова исә М.Җәлилнең «Вәхшәт»ен сәнгатьле укып, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Бәйрәм кунакчыл Илдар hәм Лилия, Равил hәм Роза Ходовлар әзерләгән мәҗлес белән тәмамланды.

   Рузия ХӘЛИМОВА.

   Ульяновск шәһәре.

«Өмет газетасы».


КОНТЕКСТ:

«Җәннәт әниләрегезнең аяк астында!»- Мөхәммәд (саллаллаһү гәләйһи үә ссәлләм)

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено