Мөселманнар өчен файдалы 10 смартфон кушымтасы / Десять полезных для мусульман приложений

photo_2017-12-29_21-02-42Мөселман кешесен кайда барса да борчый торган берничә сорау бар: намаз вакыты кермәдеме икән? кайда намаз укырга? бу ризык хәләлме икән? Бу сорауларга хәзер смартфон җавап бирә.

Һәр көн диярлек мөселманнар өчен iOS и Android  өчен яңа кушымталар барлыкка килә. Электрон вариантта тәкъдим ителүче Изге Коръән хәзер һәрчак синең белән: бераз буш вакытың чыктымы, укый аласың; намаз вакыты кергәнлеген – кулыңдагы телефоныңнан ачтың-карадың. Кушымталар кыйбланы табарга, хәләл ризыклы ашханә-кафеларны, якындагы мәчетләрне табарга булыша. 

Muslim Pro 

Сингапурда эшләнгән бу популяр кушымта берьюлы берничә функция тәкъдим итүе белән үзенчәлекле. Намаз вакытын азан әйтеп яки тавышсыз гына хәбәр итә; кыйбланы күрсәтә; Коръән укырга, тыңларга мөмкинлек бирә; календарьда бәйрәм көннәрен күрсәтә, якыннарыңны котларга электрон открыткалар бирә; зәкать санау калькуляторы бар; “Аллаһның 99 исеме” белән танышырга була; картада хәләл туклану урыннарын һәм мәчетләрне табып бирә. Кушымтаның бу мөмкинлекләре — барысы да түләүсез вариантта. Реклама белдерүләреннән башка гына, күпсанлы азан тавышларын сайлап эшләргә теләгәннәр өчен түләүле премиум-версия дә бар. 

Android өчен сылтама: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.bitsmedia.android.muslimpro&hl=ru

iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/muslim-pro-vrema-molitv-azan/id388389451?mt=8

HalalGuide 

Сәфәрдә булучы мөселманнарга чит җирдә яшәүне җайлаштыру максатыннан җитештерелгән кушымта. Аның ярдәмендә: намаз укырга мөмкин булган урыннарны, хәләл товар тәкъдим итүче кибетләрне, кием, ислам җиһазлары, китап сату нокталарын, хәләл ризык әзерләүче ашау урыннарын табып була. Шулай ук имамга үзеңне борчыган сорау бирергә, радио тыңларга, дөньяның төрле почмагында төгәл намаз вакытларын белергә була. Кушымта ярдәмендә сату нокталарының хәләл сертификаты булу-булмавын тикшерергә дә мөмкин.

Halal Guide кушымтасын даими кулланучылар баллар җыеп барып, шулар ярдәмендә хәләл ресторан-кафеларда ашауга ташламалар ала.

Android өченhttps://play.google.com/store/apps/details?id=com.Unated

iOS өченhttps://itunes.apple.com/us/app/halal-guide-salat-qibla-mosques/id533022452?mt=8

Хәләл Сканер (Halal scanner)

Харам (ярамый торган) ризык ашау мөселманның Аллаһ Тәгалә белән элемтәсенә начар тәэсир итә. Ислам дине безне алдан кисәтә: харам ашаган кешенең гыйбәдәте кабул булмый. Шуңа күрә мөселман кешесе ризыкларның хәләл булуы өчен һәрчак кайгыра. Хәләл сканер әлеге бурычларны башкару өчен бик уңай кушымта. Ул iPhone өчен эшләнгән. Этикеткада күрсәтелгән ризык составын сканерлый һәм шул ук вакытта аларны хәләл күзлектән чыгып бәяли. Моның өчен смартфон фотоаппаратын товар этикеткасына якын куярга кирәк. Шуннан соң аппарат нәтиҗә чыгара.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.anasrazzaq.scanhalal&hl=ru

iQuran / iQuranPro (Электрон Коръән)

Электрон Коръәннен Андроидлар өчен яхшы кушымтасы санала. Биредә Изге Китапны дөньякүләм билгеле Коръән укучылар башкаруында тыңларга мөмкин. Аят һәм сүрәләрне ятларга теләүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы, һәр аятне аерым тыңлау мөмкинлеге бар. Шулай ук кабатлап тыңлау, китап кыстыргычы мөмкинлеге бирелә, тәҗвид кагыйдәләре белән укырга була.  

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.guidedways.iQuran&hl=ru

Quran Majeed — Коръән Мадҗид

Коръән укуга һәм тыңлауга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яхшы кушымталарның берсе. iOS өчен яңа кушымта Коръәнне тулысынча укырга, аудио вариантта тыңларга һәм төрле телләрдә тәрҗемәләрен карарга мөмкинлек бирә. Шрифт размерын зурайту, “Поиск” ярдәмендә һәр сүзне аерым эзләп тәфсирен/тәрҗемәсен карау, дөньякүләм намаз вакытлары, истә калдыру өчен аятләрне кабатлау, интервал һәм уку тизлеген көйләү чаралары да бар.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.pakdata.QuranMajeed&hl=ru

Яңа туган сабыйлар өчен мөселман исемнәре (Muslim baby names) 

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Кыямәт көнендә сезне үз исемегез һәм әтиегезнең исеме белән чакырырлар. Шуңа күрә балаларыгызга яхшы исемнәр кушыгыз”, — дигән (Мөслим). Андроид өчен чыккан бу кушымтада 4 мең исем, бу исемнәрнең мәгънәсе, кайсы җенес вәкиленә кушылуы күрсәтелә.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.appguru.apps.muslim.names&hl=ru

 Намаздум – намазга өйрәтү кулланмасы

Мөселман кешесе өчен намазның кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа да аны бөтен кагыйдәләренә туры китереп, вакытында уку мөһим. Әлеге кушымта намаз турында күп мәгълүмат бирә: уку тәртибе рәсемнәр белән, аудио язмалар белән аңлатыла. Тәрҗемә һәм транскрипция бирелә.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.namazvdom&hl=ru

Ramadan Legacy 

Рамазан аен бигрәк тә нәтиҗәле итеп үткәрәсегез киләме? Еш кына бу изге ай башланганчы көн дә Коръән укырга, белем арттырырга, изге эшләрне күбрәк эшләргә ниятлибез дә, онытылабыз, шуннан соң үз-үзеңнән канәгать булмау хисе туа. Әгәр дә бу эшкә акыл белән якын килсәк, барысы да икенче төрле булачак дип ышандыра әлеге кушымтаны эшләүчеләр. Бу кушымта 30 көн дәвамында эшлисе эшләрне алдан планлаштырырга, ураза көннәрен, укылган намаз, укылган Коръән аятләрен карап барырга мөмкинлек бирә, канатлы гыйбәрәләр белән дәрт өсти. График төзү – эшне алдан язып планлаштыру – зур нәтиҗәләр бирә. Кушымта ярдәмендә шулай ук шәхси көндәлек алып барырга һәм дуслар белән аралашырга була. 

Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ramadan.legacy&hl=ru

iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/ramadan-legacy/id991358750?mt=8

 Пәйгамбәрнең дарулары (Medicine of the Prophet) 

Чынлыкта һәр авыртудан дәва бар. Тик бу дәвалану ысуллары турында белем һәркемгә дә бирелмәгән. Ибн аль-Кайим аль-Джаузи — пәйгамбәр с.г.в. тәҗрибәсендә булган дәвалау ысулларын өйрәнгән зур галим. Аның “Пәйгамбәрнең дарулары” китабы Айфон кушымтасын эшләүдә нигез булган. Галимнең төрле авырулардан дәвалау ысуллары, тәнне һәм йөрәкне чыныктыру мөмкинлеләрен аңлатучы бу хезмәте сезнең өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ossys.IslamicMed&hl=ru

 «Малыш учит животных» һәм башка кушымталар (CLEVERBIT/Dmitry Skornyakov)

Карточкалар ярдәмендә сабый үзенең сүз запасын арттыра. Һәр хайванның фотосы аның исеме, ул чыгара торган авазлар белән сурәтләнә. “Урман хайваннары”, “Йорт хайваннары”, кош-кортлар, бөҗәкләр һ.б. категорияләр бар. Өйрәнгәннән соң бала белемен уен-тест ярдәмендә сыный. Бүләккә – матур шарлар һәм алкышлар. Хәзер кушымта рус, инглиз, украин, алман телләрендә эшли.

Android өчен:  https://play.google.com/store/apps/details?id=net.cleverbit.LearnAnimals&hl=ru

 iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/malys-ucit-zivotnyh-besplatnye/id698689773?mt=8

intertat.tatar

* * *

Есть несколько вопросов, которыми постоянно задается мусульманин: не наступило ли время намаза, где почитать намаз, халяльная ли эта еда? На эти вопросы теперь отвечает смартфон.

Практически ежедневно появляются новые приложения для мусульман на платформах iOS и Android. Электронный Коран теперь всегда с тобой: появилось свободное время – можешь почитать. Хочешь узнать время намаза – достаточно заглянуть в смартфон. Приложения помогают найти Киблу, столовые и кафе халяль, ближайшие мечети.

Muslim Pro 

Разработанное в Сингапуре, это популярное приложение интересно тем, что предлагает сразу несколько функций. Оно сообщает время намаза при помощи азана или в беззвучном режиме, указывает на Киблу, дает возможность читать и слушать Коран, показывает праздничные дни в календаре, предлагает электронные поздравительные открытки, есть калькулятор закята. С помощью приложения также можно ознакомиться с 99 именами Всевышнего Аллаха, а также найти точки халяльного питания и мечети. Все эти возможности заложены в бесплатной версии. Есть платная премиум-версия для желающих пользоваться приложением без рекламы и выбирать варианты произношения азана из многочисленных вариантов.

Ссылка для Android: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.bitsmedia.android.muslimpro&hl=ru

Для iOS: https://itunes.apple.com/ru/app/muslim-pro-vrema-molitv-azan/id388389451?mt=8

HalalGuide

Приложение разработано для комфортного пребывания мусульман на незнакомых местах во время путешествия. С его помощью можно узнать места, пригодные для совершения намаза, магазины, предлагающие халяльную продукцию, точки продажи исламской атрибутики, мусульманских книг, халяльные кафе и рестораны. Также можно задать имаму вопросы, послушать радио, узнать точное время намаза в разных уголках мира. С помощью приложения также можно проверить наличие сертификата халяль точек торговли.

Постоянные пользователи приложения HalalGuide могут накапливать баллы и получать скидки в халяльных ресторанах и кафе.

Для Android: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.Unated

Для iOS: https://itunes.apple.com/us/app/halal-guide-salat-qibla-mosques/id533022452?mt=8

Халяль Сканер – Halal scanner

Питание харам (недозволенным) плохо влияет на связь мусульманина со Всевышним. Ислам предупреждает: поклонение того, кто питается харам, не будет принято. Поэтому мусульманин всегда заботится о том, чтобы его еда была дозволенной. «Халяль Сканер» – удобное для выполнения этих задач приложение. Он разработан для iPhone. Приложение сканирует состав продукта, указанный на этикетке, и анализирует его с точки зрения халяль. Для этого фотокамеру смартфона надо приблизить к этикетке товара. После этого аппарат выдает результат на экране.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.anasrazzaq.scanhalal&hl=ru

iQuran / iQuranPro (Электронный Коран)

С помощью этого приложения можно послушать Священную книгу мусульман в исполнении всемирно известных чтецов Корана. Особенно удобно для желающих заучить наизусть аяты и суры, есть возможность отдельно послушать каждый аят. Также дается возможность повторного прослушивания, закладки страниц, можно читать по правилам таджвида.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.guidedways.iQuran&hl=ru

Quran Majeed – Коран Маджид

Одно из хороших приложений для чтения и прослушивания Корана. Новое приложение для iOS дает возможность читать Коран полностью, слушать в аудиоварианте и смотреть переводы на разных языках. Можно увеличить шрифт, найти отдельные слова при помощи средства «поиск» и посмотреть их описание или перевод, а также есть возможность узнать времена намаза для всех точек мира, запустить повтор аятов для запоминания, средства регулирования интервала и скорости чтения.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.pakdata.QuranMajeed&hl=ru

Мусульманские имена для новорожденных – Muslim baby names 

Пророк Мухаммад сказал: «В Судный день вас призовут по вашему имени и имени вашего отца. Поэтому давайте своим детям хорошие имена». В приложении, выпущенном для андроид, более 4 тысяч имен с указанием их значения и пола, для которого они предназначены.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.appguru.apps.muslim.names&hl=ru

Намаздум – пособие для обучения намазу

Намаз для мусульманина имеет безграничную ценность. Поэтому его важно совершать вовремя и с соблюдением всех правил. Это приложение дает много информации о намазе: порядок совершения сопровождается иллюстрациями и аудиозаписями. Есть перевод и транскрипция.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.namazvdom&hl=ru

Ramadan Legacy 

Приложение для тех, кто хочет провести месяц Рамадан особенно результативно. Зачастую перед началом этого священного месяца мусульмане обещают себе ежедневно читать Коран, увеличивать знания, совершать больше добрых дел, но затем эти намерения забываются и появляется чувство недовольства собой. Если к делу подойти с умом, все будет по-другому, заверяют разработчики приложения. Это приложение дает возможность заранее запланировать дела на предстоящие 30 дней, просматривать дни поста, совершенные намазы, прочитанные аяты Корана, вдохновляет крылатыми фразами. Составление графика – планирование дел письменно – дает большие результаты. Также при помощи приложения можно вести личный дневник и общаться с друзьями.

Для Android: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ramadan.legacy&hl=ru

Для iOS: https://itunes.apple.com/ru/app/ramadan-legacy/id991358750?mt=8

Медицина Пророка – Medicine of the Prophet   

Воистину от каждого недуга есть исцеление. Но знания об этих способах лечения даны не всем. Ибн аль-Кайим аль-Джаузи – великий ученый, изучивший методы лечения, имеющиеся в опыте Пророка Мухаммада. Его книга «Медицина Пророка» легла в основу разработки приложения для айфон. Авторы считают, что труд ученого, раскрывающий возможности излечения от разных недугов и болезней, дающий рекомендации по укреплению тела и сердца, будет полезным мусульманам.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ossys.IslamicMed&hl=ru

«Малыш учит животных» и другие приложения (CLEVERBIT/Dmitry Skornyakov)

При помощи карточек малыш пополняет свой словарный запас. На экран выводится фото животных с их названиями, сопровождается звуками, которые животные издают. Есть категории «Лесные животные», «Домашние животные», «Птицы», «Насекомые» и другие. После обучения ребенок проверяет свои знания с помощью игры-теста. В награду – красивые шары и аплодисменты. Сейчас приложение работает на русском, английском, украинском и немецком языках.

Для Android:  https://play.google.com/store/apps/details?id=net.cleverbit.LearnAnimals&hl=ru

Для iOS: https://itunes.apple.com/ru/app/malys-ucit-zivotnyh-besplatnye/id698689773?mt=8

sntat.ru

Просмотров: 537

Один комментарий

  1. HalalGuide я работала в этой фирме в Казани,многие магазины г.Самара внесла в это приложение,самое перспективное приложение навигатор для мусульман рекомендую закачать себе в телефон.Можно с ними сотрудничать в приложении есть такая услуга..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>