Татар милли хәрәкәтенең активисты Камил углы Азат Надировка 85 яшь тулды

Вазых Гатович И Азат НадировШушы уңайдан аны “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин котлап, түбәндәге сүзләрне әйтте.

“Без Азат абый белән 30 ел таныш. 40 ел буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләдегез. Бу — бик җитди, җаваплы хезмәт.

Сез – ватанпәрвәр, энтузиаст. Милли җанлы кеше. Үз гомерегезне татар мили хәрәкәтенә багышлап, зур-зур хезмәтләр башкардыгыз. Чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятен оештыру, “Бердәмлек” гәҗитәсен булдыру, Самар Җәмигъ мәсҗиден, “Яктылык” мәктәбен ачу, татар милли гореф-гадәтләрен, динебез Исламны, ана телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү – бу эшләрнең барысында да актив катнашып, олуг хезмәт башкардыгыз.

“Яктылык” мәктәбенә янкорма төзегәндә, иң активлардан булдыгыз. Төзелеш буенча атна саен уздырылган җыелышларда гел үзегезнең эшлекле, акыллы киңәшләрегезне биреп тордыгыз.

Сез бит әле оста рәссам да. Махсус белемегез булмаса да, гомерегез буе искиткеч матур рәсемнәр ясыйсыз. Сез миңа бүләк иткән картиналарга һәрвакыт хозурланам. Рәссам булу сәләте сезгә балачактан бирелгән. Табигатьне яратучы, аны чын күңелегез белән сизүче кеше булганга, шундый сәләткә ия дә сез, Азат абый.

Ә менә командировкалар вакытында Мәскәүдә Третьяковка галереясына йөреп, андагы бөек рәссамнарның рәсемнәренә хозурланып, тагын да илһам алгансыз. Бу сезнең өчен сәнгать академиясе булган.

Хатыныгыз Чәчкә белән матур тормыш алып барасыз. Ул — табиб-терапевт. Тәрбияле балалар – Гөлия белән Гөлназны үстердегез. Өч оныкларыгызны тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәсез.

Бүген дә татар җәмәгатьчелеге эшләрендә актив катнашасыз.

Күптән түгел сезгә, иң беренчеләрдән булып, өлкә Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткәне өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. Бу, әлбәттә, хезмәтегезгә лаеклы югары бәя. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халык гореф-гадәтләрен, телен, тарихын саклап калуга зур өлеш керткәнегез өчен бирелгән медаль дә – яхшы хезмәтегезнең ачык күрсәткече.

Бәхетле булыгыз. Гаиләгез белән исәнлектә, иминлектә, муллыкта, шатлыкларда яшәгез. Бәла-каза күрмәгез. Иҗади чишмәгез саекмасын. Активлыгыгыз кимемәсен. Гел шулай алда баручылардан булыгыз. Дәрт-дәрманыгыз сүнмәсен”.

Вазых Гатович И Азат НадировВазых Гатович и Азат Надиров Рушания Ситдыкова

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВка — 85 яшь!

* * *

Милләткә багышланган гомер

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено