Төкле аягың белән, Яңа ел!

1-DSC_3231Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Әйләндерә җир шарын.
Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Килеп тор син ел саен.

Җирне ак кар бураннарга төреп, ак өметләр белән тагын Яңа ел килде. Үтеп баручы һәм киләсе елны аерып торучы тылсымлы бер төн бар. Аны без шатланып, горурланып, ниндидер өметләр белән дә көтеп алабыз. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар, диләр бит…

Менә без дә Яңа Ярмәк авылы клубында Яңа елны каршы алу кичәсе оештырдык. 31 декабрь кичендә авылның яше-карты һәм кайткан кунаклар — бар да клубта иделәр. Ике сәгатьтән артык барган концерт программасын халык ләззәтләнеп карады, артистларның чыгышларын алкышларга күмде.

Кичәне авылыбызның депутаты Розалия Гафурова тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәрде. Аннан соң Костин Павел сандугачтай моңлы тавышы белән чыгыш ясады.

Сүзне клуб мөдире Алия Хәмидуллина да алды һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап үтте. Халыкны тәбрикләү өчен ерак араны якын итеп Иске Ярмәк авылыннан җирлек башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдинов та килгән иде. Аллаһының рәхмәтендә булыгыз, Минсәет әфәнде.

Менә сәхнәгә Кыш бабай белән олы һәм яшь Карсылулары килеп керделәр. Ерак тайгаларны, тундраларны кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урман-кырларны ап-ак юрганнарга төреп, безнең бәйрәмгә килеп җиткәннәр алар. Ара ерак булгач, арыганнар, адашып та йөргәннәр.

Бәйрәмебез әкияттәгедәй матур булды. Нинди генә җырлар җырланмады! Үзенә генә хас моңлы тавышы белән Гөлсинур апа Гафурова (җыры да, көе дә үзенеке иде) безнең күңелләрне яулады. Челтерәп аккан чишмәдәй моңлы тавышы белән авылдашыбыз Римма Нуретдинова да безне тәбрикләде. Кызлар, апалар җырлаганда, халык тик тормады, барысы да кушылып биеделәр.

Җырчыларның барысын да әйтеп үтим әле: Гөлчәчәк апа Гыймаева, Алисә Хәмәтшина, Госаинова Эльмира, Юлия Шакирова һәм нәни кызчыгыбыз Айлина Хәмидуллина. Аларның моңлы тавышлары бер дә кошларныкынан ким түгел, уздыралар да, мөгаен.

Җырлар арасында дәртле биюләр дә күп булды. Биюләрдә Ләйсән Фәйзуллина, Аделина Хәмидуллина, Адилә Хисамова, Юлия Шакирова, Алисә Госаинова һәм егетебез Рузил Минхайров катнаштылар.

Яңа ел бәйрәме ничек инде уеннарсыз үтсен ди? Әллә ничә төрле уенннар уйналды, табышмаклар әйтелде.

Юморескалар һәм скетчлар да куелды. “Бабай кунакта” дигәнендә Тамара Хәмәдиева белән Рузалия Гафурова, спекулянтлар булып Гыймаева Гөлчәчәк апа белән Рузалия ханым уйнадылар. «Студент» дип аталганында Мәрьям апа балыкчы ролен башкарды, Рузил Минхайров — студент, Гыймаева Гөлчәчәк апа — депутат,  Гафурова Гөлсинур апа әби булдылар.

Әлеге Яңа ел бәйрәме ничек инде әтәч белән этсез үтсен ди? Әтәч елы узып китте ич, ул үзенең ел буена башкарган эшләренә хисап тотты. Ә эт инде тыңлап торды, аннан соң алга таба булган планнары һәм изге ниятләре белән таныштырды, бу елда башкарасы эшләрен санап үтте. Бу мәзәк күренешне үзебезнең шагыйрәбез Гөлсинур апа Гафурова бәйрәм алдыннан язып бирде. Афәрин, бер сүздән аңлый безне Гөлсинур апабыз, исән-сау булсын, рәхмәт аңа.

Кыш бабай булып Рузил Минхайров уйнады, Алисә Хәмәтшина һәм Мәрьям апа Каюмова яшь һәм олы Карсылулары булдылар. Әле бәйрәмебезгә тагын бер пар Кыш бабай белән Карсылу (Светлана Вәлиәхмәтова һәм Мая Фәйзуллина) килгәннәр иде. Әй, килештерделәр дә соң кызлар-егетләр! Казан артистлары бер читтә торсын!

Кич буе тамашачыларыбызның йөзләреннән елмаю китмәде. Елмаю – кешегә бирелгән иң гүзәл сыйфатларның берсе бит. Ешрак елмайсак, бер-беребезне аңлап яшәргә дә җиңлерәк булыр. Яңа ел кичәсендә балкыган елмаюлар ел буена сүрелмәсен, тирә-якка нур сибеп торсын иде.

Бу кичә халыкның ел буена җыелган арыганлык хисләрен оныттырып, тәннәренә һәм җаннарына сихәтлек өстәде, күңелләргә үтеп керде.

Безне шулай якын итеп, рәхәтләндереп ял иттергәннәре өчен барлык катнашучыларга да Ходай Тәгалә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаиләләрендә татулык, бәхет бирсен, эшләрендә, тормышларында зур уңышлар телим. Иҗат ялкыннарыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен.

Шушындый матур концерттан соң халык тиз генә таралмады әле, лоторея уеннарында призлар оттылар алар. Иң зур бүләкне Самар шәһәреннән кайткан егетебез Эрик алды, 3 литрлы балны Алисә Госаиновага, әтәчне Айгөл Яриәхмәтовага бирдек. Ниләр генә уйнатылмады: түк печән дисеңме, фураж, бодай, көнбагыш, суган, бәрәңге!.. Аннан яшьләр өчен биюләр дә оештырылды әле.

1-DSC_31231-DSC_3135 1-DSC_3142 1-DSC_3180 1-DSC_3187 1-DSC_3202 1-DSC_3226 1-DSC_3228 1-DSC_3231 1-DSC_3236 1-DSC_3244 1-DSC_3257 1-DSC_3261 1-DSC_3269 1-DSC_3270 1-DSC_3278 1-DSC_3282 1-DSC_3292Мондый бәйрәмнәрне уздырырга байтак кына чыгымнар кирәк булуы һәммәбезгә дә мәгълүм. Әле ярый безгә һәрвакыт ярдәмгә килүче иганәчеләребез бар. Халык һәм мәдәният хезмәткәрләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдиновка, Салават Җәләевка, Азизулла Пулатхановка, Алия Хәмидуллина, Гөлсинур Гафурова, Рузалия Гафурова гаиләләренә зур рәхмәтләремне белдерәм. Исәнлектә-саулыкта һәм муллыкта, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын. Ходаем Сезне рәхмәтеннән ташламасын. Эшләрегездә уңышлар телим, кадерлеләрем.

Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр елы булсын,
Шатлыклар елы булсын,
Кырларда игеннәр уңсын.
Табыннар мул булсын,
Бәрәкәтле еллар килсен. Әмин.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1109

Комментирование запрещено