Орден – батырлык билгесе

Гаряй Идиятов

Гәрәй Һидиятов.

Сугыш ветераннары орден-медальләрен елына тик бер мәртәбә — Бөек Җиңү көнендә генә тага иделәр. Аларның нәрсә өчен бирелүе турында үзләре дә артык сөйләмәде, безнең дә төпченеп сорашырга башка килмәде.

Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарның кылган батырлыклары турында мәгълүматлар тупларга мөмкинлекләр туды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә Иске Ярмәк авылында орден-медальләр алган сугыш батырларының күплеге беленде. Гәрәй Һидиятов — шуларның берсе.

Ул бу сугышта күп батырлыклар күрсәткән. Аңа “Кызыл Йолдыз”, “Кызыл Байрак”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары бирелгән. Аңа Ватаныбызның иң дәрәҗәле бүләкләренең берсе — Ленин ордены бирү турындагы документлар да бар. Тик ул, билгесез сәбәпләр аркасында, бирелмичә калган.

Гәрәй Идиятов санинструктор булып Балтик буе фронтындагы 3нче Ударная армиясенең 326нчы укчылар дивизиясенә кергән хәрби частьтә сугыша.

Ленин ордены бирү турындагы мөрәҗәгатьнамәдә (представлениеда) болай язылган:

«Тов. Идиятов за время боёв с 22.02.43 г. по 9.03.43 г. проявил себя как мужественный, незнающий страха и усталости санинструктор. Рискуя своей жизнью, он спасал тяжело раненых, оказывал им первую помощь во время боя, вытаскивал их с поля боя. А когда не было раненых, он собирал на поле боя оружие и привозил его на санвзвод. Всего за время боёв тов. Идиятовым вывезено на волокуше и вынесено с поля боя 123 чел. раненых бойцов и командиров. Вынесено с поля боя: винтовок — 105 шт., ручных пулемётов — 5 шт., противотанковых ружей (ПТР) — 3 шт. и 2 миномёта — 50 мм. Он достоин награждения высокой правительственной наградой — орденом Ленина.
Командир полка: майор Кислов. (Печать).
Нач. штаба: капитан Елизаров.
Подписи начальников:
1. Достоин правительственной награды орденом Ленина.
Командир 326 стрелковой дивизии
генерал-майор Терентьев.
2. Достоин правительственной награды ордена Ленина.
Командующий 3 ударной армией
генерал-лейтенант Болдин.
15 мая 1943 года.

 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1448

2 комментариев

  1. Этием бер геня кюрэсе иде сине энием хэм яраткан туганнарым белэн туган йортта. Туган авылымда

  2. Эйе бу минем яраткан этием!!! Ойлэнешкэч энием белэн Урта Азиягэ китэлэр, икесе дэ укытучы белемен алып,эти директор булып,эни башлангыч классларында укытучы булып эшли башлыйлар.Азияда кызлары Рэйсэ,сугыш башланыр алдыннан игезэк кызлары Туа .Сугыштан исэн имин кайткач,туган авылына Иске Ярьмэккэ кайталар.Туган авылындада этиемэ эш табыла.Куп еллар дед.дом директоры булып эшли,энием ойдэ балаларын устерэ.Эти белэн 6 бала устереп Зур тормыш улына озаталар.Аллага шокер барыбызда тормыш юлында уз юлыбызны таптык эти энигэ Зур рэхмэт барысы эчендэ!Без сезнен белэн горурланабыз,бер вакытта исебездэн чыгармыйбыз, тыныч йоклагыз!!!