Толерантлык – ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел

Хворостянка

Хворостянка авылында имам булып эшләүче Әхтәм хәзрәт ФӘХРЕТДИНОВ.

Самар өлкәсендә йөзгә якын мәсҗид бар. Татар авылында мәсҗид салу - бер эш.   Ә менә сез урыс авылында мөселман гыйбадәтханәсен салып карагыз. Үземнең күзәтүем буенча, шуны әйтә алам. Проблем халыкта түгел. Проблем — түрәләрдә. Нинди кеше утыра хакимият минбәрендә. Бу очракта сүз милләте турында бармый. Аның чын мәгънәсендә башкаларга мөнәсәбәте турында. Толерантлык — ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел. Ә менә икенче диндәге кешенең ихтыяҗларын үтәү.

Самар өлкәсендә Хворостянка — урыс авылы, район үзәге. Татарлар бирегә эшмәкәрлек шөгыльләре белән килеп урнашканнар. Еллар узу белән, динебез Ислам юлыннан баручылар матур, җыйнак, пөхтә, архитектура күзлегеннән сокланырлык гыйбадәтханә дә салып куйдылар. Гыйбадәтханә йортында хәтта Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримгә һәйкәл дә куйдылар.

Район администрациясенең башлыгы мөселманнарның барлык гозерләрен үтәп килә. Мәсҗидтә имам вазифаларын су асты көймәсендә моряк булып хезмәт иткән Әхтәм хәзрәт Фәхретдинов башкара. Аның белән әңгәмә тоттык.

- Язмыш сезләрне кайсы яклардан Хворостянкага китереп ташлады?

Хатыным белән икебез дә туляклар. Әтиләребез бер шахтада эшләде. Бер-беребез белән күршеләр булдык. Халыкта шундый әйтем бар бит: «Уңган егет күршедән генә өйләнә». Бу әйтем безнең турыда. Булачак хатыным белән бергә үстек. Ул мине, мин аны тикшереп тормадык. Бер-беребезне яхшы белдек. Рәхәтләнеп бәхеттә яшибез.

- Моряк тормышы гаҗәеп авыр хезмәт. Су асты атом көймәсе бигрәк тә. Хатыннан аерым тору.

 - Кемдер хатын белән талашып яши. Безнең талашырга сәбәп тә, теләк тә, вакыт та юк иде. Аерым торулар хисләрне яңартып торды. Без һәрвакыт бер-беребезне яратып яшәдек. Көл дә, ела да. Туып калган бала мин кайтканчы йөри башлый. Икенче кайтканда инде сөйләшә.

- Алайса гаиләдә кем хуҗа булды?

- Гаиләдә хатын капитан булды. Барчасын да ул үз җилкәсендә алып барды. Мин акча гына ташыдым. Шуңа күрә гаилә җәфасын күрмәдем.

 - Авылның бер башында мәсҗид, икенче башында чиркәү. Атакай белән аралашасызмы?

- Әлбәттә. Юлларыбыз кисешми. Аның үз кыры, минем - үз түтәлем. Мин үзебезнең мөселманнарым белән дә эшлим. Шул ук вакытта техникумга барып, укучылар алдында чыгыш ясыйм. Мин сөйләгәнне урыс балалары игътибар белән тыңлыйлар. Гомумән, Хворостянкада сабыр һәм эшчән халык яши. Марҗа кызлары татар егетләренә хөрмәт белән карыйлар. Район башлыгына сорау белән мөрәҗәгать иткән идем: «Ничек карыйсыз, әгәр дә азан тавышын манарадан яңгыратсак?». «Яхшы карыйм. Азан тавышын яратам. Кешене тынычландыра. Чиркәүдә чаң сугалар бит. Нигә азан яңгырамаска тиеш?» – диде ул. Яңгыратабыз.

- Читтә үскән татар буларак, Казанны күргәнегез бармы?

Казанга бардым. Кол Шәриф мәсҗидендә намаз укыдым. Шәһәр бик ошады. Горурланып кайттым. Татарлыгым көчәйде.

- Мәсҗидкә йөрүче картларның хатыннары намаз укыйлармы?

- Күбесенеке укый. Калганнары өйрәнә. Даими туглап торам: «Хатыннарыгызга имам булып яшәгез. Иртәнге намазны бергә басып укыгыз», дип.

- Хворостянкадан китү теләге юкмы? 

- Юк. Андагы халыкны яратам. Тик шунда гына динебез Исламга хезмәт итәсем килә.

 Хворостянка авылында имам булып эшләүче  Әхтәм хәзрәт ФӘХРЕТДИНОВның серләрен Шамил БАҺАУТДИНчиште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1273

Комментирование запрещено