Хәтер һәм чынбарлык

467908_66«У каждого мгновения свой резон,
Свои колокола, своя отметина …»
(Иосиф Кобзон).

Һәр чорның үзенә генә хас булган, хәтергә нык сеңгән якты мизгелләре бар. Яшьлектәге истәлекләр иң саф тойгыларга нигезләнгәннәр. Алар тормыш ыгы-зыгысында изелеп вакланмаган, бөтен килеш хәтердә сакланалар.

Матур истәлекләрнең күбесе су буйлары, күлләр, чишмәләр белән бәйләнгән. Аларның серле тәэсире, күңелләрне җилкендереп, үзләренә тартып торалар.

Тарихтан күргәнебезчә, борынгы бабаларыбыз һәрвакытта су чыганаклары тирәсенә урнашканнар. Чишмәләрне чистартып, карап торганнар. Аларның һәрберсен буралап куйганнар. Елгаларга, күлләргә һәм чишмәләргә матур исемнәр биргәннәр. Мәсәлән: Җидегән чишмә, Нәҗекәй чишмәсе, Аккош күле, Торна күле, Төпсез күл, Чибәр күл, Сок (Суык су), Кинель (Киң ил), Идел (Йиде ил) елгалары.

Иң якты яшьлек истәлекләренең берсе — күл буе чирәмендә каз бәбкәләрен тилегәннәрдән саклаган вакытлар. Күлне тутырып йөзгән аклы-чуалы казлар көтүе һәм тау астындагы күл буенда без көрәшеп үскән чирәм әле дә төшләргә керәләр.

Кызганыч ки, хәзер алай күпләп казлар тотучылар да, бәбкә саклаучылар да, хәттә чебеш урлаучы тилегәннәр дә юк инде. Чишмәләр-күлләр дә кибеп, инде исемнәре дә онытылып, ярларына тулып аккан елгалар да ерганакларга гына калып баралар. Аккошларны, торналарны да хәзер зоопаркларда гына күреп була.

Тик кеше хәтере генә үлемсез. Ул уйланырга, кешелекне тәүбәгә килергә мәҗбүр итә.

Яшьлегем чишмәсе

«Сулар тарта!» — дигән сүздә
Тарту көче туган ягымның.
Сок буйлары, эзлим сездә
Посып калган бала чагымны.

Мисбах күле буйларына
Һаман тарта чишмә сукмагы.
Коткы салып уйларыма,
Тынгы бирми хәтер тукмагы.

Гөрләп торган бака күлен,
Каз саклаган дымлы чирәмен
Төшләремдә бик еш күреп,
Чишмә буен урап үтәмен.

Без утырып хыялланган
Чишмәбезнең имән бурасы…
Кем уйлаган аны алдан
Күл эчендә батып каласын…

Әллә инде күл төбеннән
Тарта микән яшьлек чишмәсе?!
Очкын чәчкән су өстеннән
Шул чакларны килә күрәсем.

Яшьлекне шул, ул бер узгач,
Эзләсәң дә сулар төбеннән…
Табып булмый көмеш кунгач
Чәчләреңә хисләр көленнән.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено