“Айсылу” – 2017 елда иң күп каралган татар фильмы / «ТатарКино» назвало лидеров татарстанского проката в 2017 году

photo_2018-01-10_18-39-43Алексей Барыкинның “Айсылу” фильмы 2017 елда иң күп каралган татар фильмы булган. Бу хакта «Татаркино» оешмасы мәгълүматына сылтама белән Алексей Барыкин хәбәр итә: “Ул әле һаман да прокатта бара һәм һаман да тулы заллар җыя”, — ди ул.

Казан дәүләт мәдәният институты доценты, кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер һәм продюсер Алексей Барыкин шунысын да искәртә, “Татаркино” җыемнарына «Тандем», «Парк-хаус», «Корстон», XL сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлардагы җыемнар да өстәлә. Быел җәй көне фильм коммерция кинозалларында да уңыш белән барды.

Мәгълүмат өчен. “Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистлары эше. Идея авторы һәм сценарист – Алексей Барыкин. Фильмның режиссерлары икәү – беренче өлешен Рөстәм Рәшитов төшерсә, икенчесен Солтан Сөнгатуллин төшергән.

Фильмның төп герое — авылда әнисе белән яшәп ятучы, матур гына итеп халык көйләрен җырлаучы, чибәр һәм ихлас татар кызы. Биредә аның инвалидлыгына акцент ясала һәм аның татар эстрадасын яуларга омтылышы сурәтләнә. Төп рольне Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина башкара.

Искәртеп үтәбез, «Интертат» электрон газетасы «Айсылу» фильмын елның өч уңышлы татар фильмының берсе дип саный.

«Татар-информ».

* * *

Список возглавил «Айсылу. Фильм».

«ТатарКино» опубликовало статистику кинопроката татарстанских фильмов за 2017 год. В лидерах – три картины: «Айсылу. Фильм» (реж. Сунгатуллин, Рашитов), «Неотосланные письма» (реж. Рашитов) и «Дал слово – выполняй» (реж. Камалиев).

«Айсылу. Фильм» 394 раза, его посмотрел посмотрел 8781 зритель.У «Неотосланных писем» состоялось 306 сеансов, количество зрителей составило 6029 человек. Фильм «Дал слово – выполняй»»за 233 сеанса, проведенных в 2017 году, увидели 4011 зрителей.

Кроме того, в списке проката – работы, вышедшие в 2016 году: анимационный фильм «Стрела наследия» (реж. Киатров) и комедия «Семейные хлопоты» (реж. Барыкин).

idelreal.org

Просмотров: 434

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>