«Бердәмлек» газетасыннан, 13 январь, 2018 ел

i8хасановы на 13 янвПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәлилулла Сафиулла улы һәм Галимә Абдулла кызы Хәсәновларның

бергә гомер итүләренә – 56 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне шушы бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Юлларның авырын үткәнсез,

Теш кысып, елларны

                                 сүткәнсез,

Тормышка матурлык

                                 сипкәнсез,

Һәм безне бәхетле иткәнсез.

Үзебез еракта булсак та,

Күңелләр түрендә яшисез.

Бар галәм беләдер: безгә сез —

Иң газиз, иң якын кешесез.

Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, онык­чыкларыгыз исеменнән кы­зыгыз Халидә, киявегез Юра.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Нәсимә Насыйбулла кызы

Сафиуллинага!

Кадерле киленем, Нәси­мә­кәем, алтын әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, кинәт искән шашкын җилләргә фә­рештәләр канатларын җәеп торсын. Әнием, син исән-сау булсаң, безнең күңел тыныч, тор­мышыбыз ямьле. Яман чир­ләр, төзәлмәс сырхаулар ки­че­рергә Аллаһы Тәгалә яз­ма­сын инде сиңа. Алдагы көн­нә­реңдә сөенечләр генә көтеп торсын. Үкенечсез үтсен һәрбер көнең, күңелләреңдә иман нуры бер­вакытта да сүнмәсен, бә­хет-сәгадәттә яшәргә язсын, өең­дә, йортыңда тынычлык бул­сын. Әнием, син гомер буе безнен өчен күпме тырыштың, аякка бас­тырдың. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Рәхмәт, әнием, син булганга

Тормышыбыз күгендә.

Терәк булдың син hәрвакыт

Кирәклесең бүген дә.

Иң изге теләкләр белән каенанаң Рәйсә, кызларың Гүзәл, Гөлназ, кияүләрең Рамил, Руслан, оныкларыңӘди­лә, Әмир, Айгөл hәм Камилла.

* * *

Самара шәһәре,

Луганский урамы

Зәлфия Фәрит кызы Хәбибуллинага!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әнием, яраткан кызыбыз! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, озын гомер, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көн­нәреңдә гел шулай игелекле, юмарт, ярдәмчел бул! Безнең барыбызга да син кирәк!

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатлыкта үтсен

                                   көннәрең.

Сиңа сөенечләр генә

                             китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың!

Иң изге теләкләр белән әни­ләреңӘлфия, Тәнзилә, тормыш иптәшең Раил, улың Динар, абыең Рамил гаиләсе бе­лән.

* * *

Похвистнево районы,

Подбельск авылы

Әлфия Миргалим кызы

Таишевага!

Хөрмәтле коллегабыз! Си­не чын күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлап, озын гомер, бәхет-шатлыклар, кү­ңел тынычлыгы, тән сихәте, сау­лык-сәламәтлек телибез. Ал­дагы иртәләрең кояш нур­ла­рыдай аяз булсын, көннәрең бары шатлыклар гына китерсен, кичләрең ак бәхетләргә күмелсен! Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, изге күңелле, туганнарыңның һәм улыңның игелеген күреп, рәх­мәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын.

Туган көнең белән котлыйк

                                             әле,

Бүләк итик алсу гөлләрне.

Телик әле сиңа, якын итеп,

Киләчәктә матур көннәрне.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,

Һаман күңелеңне яшәртсен.

Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен!

Изге теләкләр белән Мә­чәләй мәктәбе укытучылары.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Сәйфулла Зиннәт улы һәм Сафия Зәки кызы Касыймовларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга 50 ел тула. Шушы еллар дәвамын­да тор­мышның ачысын да, төчесен дә бергәләп уздырдыгыз. Тор­мыш авырлыкларына биреш­мичә, кайгы-шатлыкларны уртак­лашып, пар күгәрченнәрдәй ма­тур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәйрәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер итүегезне телибез.

Тәрәзләрдә утлар балкып

                                           тора,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда

Мәңге, мәңге шулай тәрәзләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Йөрәктәге иң кадерле, матур теләкләр белән улларыгыз Рөстәм, Рамил, Рәшит, киленнәрегез Рузалия, Лилия, Рания, оныкларыгыз Руслан, Илнара, Руфил, Румил, Азалия.

* * *

Самара шәһәре,

Чекистлар урамы

Рафаэль Җәүдәт улы

Аксяновка — 30 яшь!

Сөекле улыбыз, кадерле туганыбыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исән­лек, җаныңа тынычлык, бә­хетнең тулысын телибез. Ал­дагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, гомерең шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.

Улыбыз безнең — күз нурыбыз,

Йөрәгебезнең назлы моңы.

Иман нуры йөзләреңдә,

Җылы караш күзләреңдә.

Алла биргән син бүләк,

Тормышыбызның син терәге.

Гомер юлың озын булсын,

Кояш нуры сибеп торсын.

Мәрхәмәтле бул син, улым,

Якты булсын синең юлың.

Бәхет-тәүфыйк бирсен Аллам,

Юлдаш булсын сиңа догабыз.

Изге теләкләр белән әтиең, әниең, абыең Раил, апаң Лилия, сеңелкәшләрең Әдилә, Сафия.

* * *

Рафаэль Җәүдәт улы

Аксяновка!

Кадерлебез Рафаэль! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңыш­лар, бәхетле, якты көннәр, те­ләкләрең кабул булганын те­либез.

Кешелекле бит син, олы

                                     җанлы,

Ярдәмле син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше белмим

                                      бармы,

Без бәхетле тик син булганга.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                         сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Изге теләкләр белән Фәүзия апаң гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рәфкать Дамир улы

Гыймаевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Һәр көн сине котлап кояш

                                       чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Көн артыннан көннәр

                                    үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                         булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлшат, кызың Диләрә, улың Рафаил, киявең Рөстәм, киленең Рания, онык­ларыңӘдилә, Ильяс, Ратмир.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер

Отрадный шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә Абдулла кызы Рәхмәтуллинага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Котлы булсын туган көнең

                                           диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп

                                     калабыз.

Изге теләкләр белән кызың Фатыйма, улларың Хәбибулла, Рәфыйк, киявең Рафаэль, ки­леннәреңӘнисә, Әлфия, Наилә, Халидә, 12 оныгың, 16 оныкчыгың.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

ХәдичәӘхмәт кызы Яһудинага – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән кот­лыйбыз һәм иң якты те­ләк­ләребезне юллыйбыз. Син бит безнең иң якын кешебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Барысы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,

Балкып торсын синең

                                     йөзләрең.

Кайгы күрми,

                   шатлык-куанычта

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшеңҖават, кызың Рәзинә, улың Рәшит, киявең Ибраһим, киленең Тәслимә, оныкларың Венера — Ринат, Дамир, оныкчыгың Данис һәм барча туганнарың.

* * *

Самара шәһәре,

Антонова–Овсеенко урамы

Руслан Галимҗан улы Ибраһимовка – 30 яшь!

Кадерле туганыбыз! Чын күңелдән юбилеең белән кот­лап, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шат­лыкларның иң олысын юл­лыйбыз. Әти-әниең сине мәр­хәмәтле, инсафлы, әдәпле итеп тәрбияләгәннәр. Бүген син алар­ның горурлыгы да, яр­дәм­чесе дә. Тормыш иптәшең Равилә белән берсеннән-берсе матур оныклар бүләк итүегезне, балаларыгызның да үзегез кебек киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булуын телибез. Алга таба да газиз кешеләрең, туганнарың белән шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Күпме булса җирдә изге теләк

Без телибез сиңа барсын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет

                                           яусын

Туар көннең һәрбер таңында.

Туганлыкны саклап яшик шулай

Бер-беребезнең хәлен белешеп.

Кайгы килсә, бергә уртаклашып,

Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Иң изге теләкләр белән Зөлфия апаң, Муллахмәтовлар, Арслановлар һәм Шәрә­фетдиновлар гаиләләре.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Мәдинә Харис кызы

Таишевага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Салкын карлы кышта тусаң

                                      да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч

                                     булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Тормыш иптәшең Шәри­фул­ла, кызларың Гүзәл, Мө­ни­рә, улың Рамил, киленең Румия, оныкларың Алия, Алсу, Ил­нур.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Минкамәр Зиннәтулла кызы Иваевага – 75 яшь!

Сөекле әниебез, әбиебез! Си­не чын күңелебездән юби­леең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта яшәвеңне те­либез.

Гомер юлың якты кояш кебек

                                       булсын,

Тыныч үтсен көннәрең.

Язлар кебек наз китерсен,

Ап-ак карлар кебек бәхет

                                         яусын.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Исәнлек, бары шатлыклар.

Изге теләкләр белән кызың Зәйтүнә, улларың Фәрид, Шәү­кәт, оныкларың Юлия, Лилия, Лилия, Марат, кодагыең Гөлшат.

 

Просмотров: 396

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>