Самараның Җәмигъ мәчетендә бу кичне башка көндәгеләргә караганда, күпкә зуррак җанлылык сизелә иде. Югыйсә, бәйрәмнәр дә инде үтеп киткән кебек.
Моны биредә төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның тууына 55 ел тулу тантанасы белән аңлатырга буладыр. Самараның Иске мәчетендә имам булып эшләгәннән соң, күп еллар Самара өлкә мөселманнары белән җитәкчелек иткән әтисе Вагыйз хәзрәт урынына моннан биш ел элек мөфти итеп сайлап куелган Талип хәзрәтне шушы олуг гомер бәйрәме белән котларга Самарадан гына түгел, башка күрше авыл-шәһәрләрдән дә мәртәбәле кунаклар җыелган иде.
Шулар арасында өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Игоревич Азаровның, Губерна Думасы рәисе Виктор Федорович Сазоновның, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкинаның, шәһәр округы Думасы рәисе Галина Андриянованың булуы бәйрәмнең дәрәҗәсен, затлылыгын тагын да күтәребрәк җибәрде кебек.
Мәҗлесне юбилярның әтисе, бүгенге көндә Россия мөселманнарының Үзәк нәзарәте казые вазифаларын башкаручы Вагыйз хәзрәт Яруллин коръән аятьләрен укып башлап җибәрде. Аннан тәбрикләү өчен беренче сүз Дмитрий Азаровка бирелде. Ул Талип хәзрәтнең әтисе Вагыйз хәзрәт башлаган эшне дәвам итеп, күп изге гамәлләр башкарырга өлгерүен, аның төрле милләт халыклары арасында дуслыкны, татулыкны ныгытуга үзенең зур өлешен кертүен билгеләп үтте. Өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы юбилярга Мактау грамотасын һәм бүләкләрен тапшырды. Губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновның тәбрикләү сүзләре дә бик тә урынлы яңгырады.
Самара тарихында беренчеләрдән булып шәһәр белән җитәкчелек итәргә алынып, шәһәр башлыгы һәм Дума рәисе итеп сайланган хатын-кызларыбыз Елена Лапушкина һәм Галина Андриянова да юбилярга бары яхшы теләкләрен генә әйттеләр, киләчәктә дә шулай бергәләп өлкә үзәген үрнәк шәһәр итү өчен армый-талмый эшләргә кирәклегенә басым ясадылар.
Өлкәбезнең татарлар иң күп яшәгән Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Юбилярга күпсанлы котлау хатлары һәм телеграммалары алынган. Шуларның берсе Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдиннан булып, ул анда Талип хәзрәт Яруллинның “Госман бин Гаффан радыяЛЛаһу, анһу” дәрәҗәсендәге “аль-Игтисам” медале белән бүләкләнүе турында да хәбәр иткән.
Мәртәбәле кунаклар әле мәҗлес тәмамлангач та, Җәмигъ мәчете, биредәге дин музее белән танышуларын дәвам иттеләр. Дмитрий Азаров дин әһелләре белән бергәләп мәчетнең 76 метр биеклектәге манарасы баскычлары буйлап югарыга менеп, аннан кичке Самара күренешләре белән хозурланды, аларны фотога төшерде. Бу турыда һәм гомумән өлкә мөфтие Талип хәзрәтнең бу матур юбилее хакында Сызран шәһәре мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мөхтәсибәт сайтында түбәндәгеләрне язды:
“Дмитрий Игоревич Азаров үзенең гадилеге белән безнең барыбызның да күңелен җәлеп итте. Димәк, хөкүмәтебез вәкилләре безнең мөфтиебезгә һәм, гомумән, мөселманнарга хөрмәт йөзе белән карыйлар”.
Бу сүзләрне юбилей мәҗлесендә катнашучыларның уртак фикере дип кабул итәргә дә буладыр. Алар тантана ахырында сүз алып, бөтен дин әһелләре исеменнән чыгыш ясаган Зубчаниновка бистәсенең “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказовның фикерләренә дә тәңгәл киләләр.
Өлкә җитәкчесе Дмитрий Азаров та алга таба да шулай бергәләшеп, татулыкта, дуслыкта яшәргә, өлкәбез, илебез иминлеге өчен хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Рәфгать ӘҺЛИУЛИН.
КОНТЕКСТ:
Талиб хәзрәткә «ике бишле»!
* * *
Самар өлкәсе мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИНга — 55 яшь!
Просмотров: 1307