Иске Ярмәкнең мәгарифчесе — ахун-хәзрәт, мөгаллим Хөснулла бине Баһаутдин

                                             ( 1857 – 1937 )

Хөснулла Баһаутдин углы Баһаутдинов (1857 – 1937).

Үткән 2017 елны Хөснулла Баһаутдин углы Баһаутдиновның тууына — 160, 
вафат булуына 80 ел булды 

Үз ата-бабаларының, халкының, авылының тарихын һәм тормышын белү кешенең үткән заманнарга мөнәсәбәтен, ата-бабаларына ихтирамын һәм мәхәббәтен, бу тормышка карашын билгели. Тарихыбызны, борыңгы мәдәният истәлекләрен өйрәнүгә игътибарыбызны арттыру — һәркайсыбызның изге бурычыдыр. Милләтебез борыңгыдан ук югары мәдәниятле һәм бай гореф-гадәтләргә ия.

Иске Ярмәк авылы элгәредән үк үзенең зурлыгы, халкы — җәмгыятьтә бик тә тырыш, белем алырга һавәс булулары белән тирә-як авылларга гына түгел, хәтта илебезнең бөтен почмакларына да билгеле. Ярмәклеләр төрле һөнәр ияләре булып, бөтен белгән белемнәрен һәм көчләрен куеп эшлиләр. Иске Ярмәк авылында туган авылдашларыбыз  үзебездә генә түгел, күрше-тирә як районнарда һәм өлкә күләмендә дә хезмәт кылалар. Иске Ярмәк авылы тарихында тирән эз калдырган, авылны мәдәниятлы һәм белемле итүдә, данын тирә-якка таратуда үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле Хөснулла хәзрәт тә, чит җирләрдән килеп төпләнсә дә, авылны чын күңеленнән хөрмәтләп, безгә якты истәлек калдырган.

Авылда ике мәсҗид булса да, халыкка дини һәм дөньяви белем бирүне оештыручы булмаган. Иске Ярмәкнең берничә кешесе данлыклы Чыршылы (Чәшеле) мәдрәсәсендә укыган булсалар да, алар бу эшкә алынмаганнар. Шунлыктан укытучы мөгаллим китереп укытуны оештыру мохтаҗлыгы туган. 1888нче елда, халык исеменнән булса кирәк, Әһлиуллин Гәрәй, Зәйнәгетдинов Сәләх һәм Габдерәшитов Габделганниләр җыен карары нигезендә Чыршылы мәдрәсәсенә мөгаллим сорарга баралар. Мәдрәсәдән Иске Ярмәккә мөгаллим итеп Хөснулла Баһаутдинны җибәрәләр.

Хөснулла Баһаутдин углы Баһаутдинов Татарстан Республикасының Чирмешән районы Югары Чагадай авылында урта хәлле гаиләдә 8 бала булып, 1857 елда туа. Гаиләдә 9 малай һәм 4 кыз була. 8 яшенә кадәр авыл мәктәп-мәдрәсәсендә 3 еллап белем ала. 11 яшендә, ягъни 1868 елда, Чыршылы авылы мәдрәсәсенә хәлфә Габделфәттах хәзрәткә укырга керә. Анда бер ел укыгач, әнисе Мәгъшия вафат була, әтисе икенче хатынга өйләнә. Зур гаилә булганга (35 кашык ашый идек, дип искә алына), өйдән әллә ни зур ярдәм булмаганга, җәй көннәрендә Габделфәттах хәзрәтнең йорт эшләрен эшләп үткәрә. Хәзрәт бай булганга, Хөснуллага ашау-эчү иркенрәк була.

Хөснулла хәзрәт әлеге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә 1889 елга кадәр укыйлар. Алар анда укыганда Самар эшчесе, Чыршылы волостендә писарь булып эшләүче Мухранов фамилияле бер кеше белән танышалар. Ул аларга рус телен өйрәнергә ярдәм итә. Рус телендәге әдәби китаплар да табып бирә. Озак та үтми бу ике шәкерт өстеннән башка шәкертләр көнләшеп, мәдрәсә мөдиренә: «Алар рус телен өйрәнә», — дип шикаять язалар. Һәм Хөснулланы русча укыганы өчен мәдрәсәдән  куып чыгаралар.

Хөснулланың туганнары куылганы өчен туган авылына кайтырга ризалыкларын бирмиләр. Монда да писарь Мухранов ярдәмгә килеп, Хөснулланы үзенең ярдәмчесе итеп, 5 сум хезмәт хакы белән эшкә ала. Ул анда бер ел эшләп, рәсми кәгазьләр язарга өйрәнә. Чыршылы волостенә чума авыруы белән карантин хакында мөрәҗәгать килгән була. Хөснулла рус теленнән татарчага дөрес тәрҗемә ясап биргәнгә күрә, рәхмәт йөзеннән, мәдрәсәгә кире алынып, укуын тәмамларга насыйп була.

Ул әлегә өйләнмәгән була. 1890 елда Иске Ярмәк авылы картлары мәдрәсәгә барып, Хөснулла хәзрәтне мөгаллим итеп алып кайталар. Хөснуллага ияреп аңарда укыган шәкертләр Сараҗ, Шиһап, Гариф, Зәки дә кайталар.

Аңа алты почмаклы өй хәзерләп бирәләр. Хөснулла хәзрәт килгәндә Ярмәк халкы арасында хәреф танучылар саны бик аз була. Шуңа күрә ул үзенә бирелгән өйне мәдрәсә буларак файдалана. Укыту өчен үз хисабыннан 50 данә Һади Максудыйның ”Мөгаллим Әүвәл”, «Әлифба» һәм башка китаплар алып кайта. Шул елны ук, көзен, 80 кеше укырга да керәләр.

Мәдрәсәдә уку-укыту ысулы — җәдит (яңача) була. Дин дәресләреннән тыш монда тарих, җәграфия (география), хисап (математика) һәм табигать фәннәре дә кертелгән була. Мәдрәсәдәге укулар идәндә түгел, өстәл-урындыклар өстендә булып, язу өчен кара такта һәм акбур, тарих һәм география карталары кулланып өйрәтелгән (бу истәлекләр элеккеге шәкерт Галимов Харис абзыйдан алынды). «Кара такта куллана, балаларны тәре ясарга өйрәтә (плюс билгесе), диннән биздерә», — дип шикаять тә язалар.

Авыл һаман зурая бара, читтән укырга килүчеләрнең дә саны арта. Дүрт ай укыткач, Богырыслан өязеннән килгән исправник: «Мәдрәсәдә укыту яхшы, әмма укытучыга имам булырга да кирәк», — дип шарт куя. Хөснулланы яңа 3 мәсҗидкә имам итеп сайлап та куялар. Ике кыш укыткач, авыл халкын җыеп, имтихан үткәрүгә, халык-шәкертләрнең тиз арада укырга-язарга өйрәнүләренә бик нык гаҗәпкә калалар.

Шул елларда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтне Уфага казый итеп эшкә алалар. Хөснулла хәзрәтне имтиханга чакыралар. Мөфти Солтанов, казыйлар Гиниятулла Капкаев, Риза Фәхретдин, Хөснелгата Габәши — бәя бирүчеләр. Хөснулла хәзрәттән имтихан да алмыйча, үзенә имам-хатыйб, мөдәррис, ахун дәрәҗәләрен бирәләр.

Ярмәк мәдрәсәсендә укучы шәкертләр имамнар һәм мөәзиннәр, хәлфәләр булып чыга башлаганнар. 1910-1911 елларда мәдрәсәдә рус сыйныфы ачылып, 1912-1913 елларда мәдрәсә земство мәктәбенә әйләнә. Иске Ярмәккә килгәнче бергә укыган иптәше Ризаэтдин хәзрәт үзенең ике туган сеңелесе булган Нурҗиһан абыстайны димләп, гаиләле итеп җибәрә. Хөснуллага — 32, Нурҗиһанга 19 яшь була.

1893 елда Хөснулла хәзрәт мәдрәсәне зурайтып эшләтә, таштан ашханә салдырып, шәкертләргә аш пешерү өчен 5-6 казан да куйдыра. Бу мәдрәсәдә белем алучылар авылның күп кенә эшләрендә дә катнаша башлыйлар. Мәдрәсә эшләү дәверендә 100-ләп имам һәм мөәзин, 150-200ләп мөгаллим-хәлфәләр әзерли. 1903 елда Хөснулла хәзрәт, хатын-кызларыбыз да белемнән мәхрүм булмасыннар, дип, алар өчен дә мәктәп салдыра.

Бөек Октябрь революциясе турында ул: «Курыкмагыз, ул гади халыклар өчен эшләнә, илдә хәерчеләр бетәчәк», — ди, шулай халыкны тынычландыра. Хөснулла хәзрәт “Известия”, шулай ук “Шура” газеталарын да алдырып, яратып укый торган була.

Мәдрәсә ябылганнан соң аның шәкертләре — 50-ләп укучысы Байтуган районына таралып, бухгалтер, хисапчы, кассир, РИК әгъзалары булып сайланалар. Райком секретаре булып эшләгән Ганниев Зөфәр Хөснулла ахун шәкерте була. Куйбышевның ярдәмчесе, язучы Халик Садри, Казан профессоры, Полит-Экономия укытучысы Җәләев Шәһит тә аның укучылары иде.

1917 елда мәдрәсә ябылгач, ул 1922 елда Богырысланга укытырга китә. Гариза биреп, авылдагы үз өен медпункт ясарга тәкъдим итә. 1918 елда Уфа шәһәрендәге “Милләт мәҗлесе”ндә Богырыслан уезды вәкиле буларак катнаша. Бу турыда “Урта Идел” җәридәсендә мәкалә дә басылып чыга (Кадири әсәре).

1927 елда ул кире Ярмәккә кайтып, 1937 елга кадәр Әхмәтҗанов Ярыйның таш өендә яшәп, 80 яшендә вафат була.

Хөснулла хәзрәт Иске Ярмәк авылы өчен, авыл халкын белемле-мәгърифәтле итү өчен үзеннән бик зур өлеш кертеп калдырган. Үзенең гадилеге, самимилеге, балаларны нык яратуы белән, һәр вакыт изгелек эшләргә омтылучы зат буларак Ярмәк халкында ихтирам казанган.

Үзе 1937 елда, Нурҗиһан абыстай 1935 елда 65 яшендә вафат булып, икесе дә Иске Ярмәк авылы каберстанында янәшә җирләнгәннәр. Урыннары мәңгелек җәннәттә булса иде! Һәрберебез намаз саен аларны яхшы гамәлләре белән искә алырга бурычлыбыз.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кемнәрнең хәтер сандыгында Хөснулла хәзрәт турында хатирәләре саклана икән, яки сезнең кардәшләрегез арасында аның мәдрәсәсендә белем алучылыр булса, үзегезнең истәлекләрегезне Иске Ярмәк авылы мәсҗиденә белдерсәгез, безгә мөраҗәгать итсәгез иде. Хөснулла хәзрәт биографиясе китабын тагын да мәгълүматлар белән баетсак иде…

                                             ( 1857 – 1937 )

Хөснулла бине Баһаутдин (1857 – 1937).

бу фотосүрәттә Ахун Хөснулла хәзрәт җәмәгате Нурҗиһан   абыстай һәм кызлары Кәримә апа төшкәннәр.

 Ахун Хөснулла хәзрәт җәмәгате Нурҗиһан абыстай һәм кызлары Кәримә апа белән.

Ахун хазрат3

Ахун Хөснулла хәзрәт мәдрәсәдә укыткан китапларның берсе, “Кавагыйде Төркия” исемле китап. 1897 елда Казан шәһәрендә басылган, китапның сул як почмагында Ахуннын шәхси мөһере басылган.

Ахун Хөснулла хәзрәт мәдрәсәдә укыткан китапларның берсе — “Кавагыйде Төркия”. 1897 елда Казан шәһәрендә басылган, китапның сул як почмагында ахунның шәхси мөһере бар.

Шул чордагы бирелгән шәһәдәтнамәләр .

Шул чорда бирелгән шәһәдәтнамәләр.

Ахун хазрат9

Хөснулла хәзрәтнең “ Вакыт” гәҗитәсенә Иске Ярмәк халкын яклап язган хаты. Ул анда Ярмәклеләрне яманлап язган хатка каршы җавап язган. (Вакыт гәҗитәсе №115 , 3 бит)

Хөснулла хәзрәтнең “Вакыт” гәҗитәсендә ( №115 , 3 бит) Иске Ярмәк халкын яклап язган хаты. Ул анда ярмәклеләрне яманлап язган мәкаләгә каршы җавап биргән.

Хөснулла хәзрәтнең дусты Гыльман Ахун вафат булганнан соң , углы Фәтих Кәримигә кайгысын уртаклашып язган хаты.

Хөснулла хәзрәтнең дусты ахун Гыйльман вафат булганнан соң, углы Фәтыйх Кәримигә кайгысын уртаклашып язган хаты.

Мәдрәсәдә укыган шәкертләргә бер сыйныфтан икенче сыйныфка  күчкәндә бирелә торган  диплом.

Мәдрәсәдә укыган шәкертләргә бер сыйныфтан икенче сыйныфка күчкәндә бирелә торган диплом.

Ахун хазрат5Ихтирам белән
Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 712

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>