Коръән турында фильм төшерелә башлады

37102134Татарстан Диния нәзарәте төшерә торган фильмда Коръән тарихын Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм чорыннан бүгенге көнгә кадәр тасвирлау көтелә. Изге китапның бөеклеге, үзенчәлекләре, Казан басмасының тарихы турында сөйләячәкләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән Коръән тарихы турында документаль фильм әзерләнә. Әлеге фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак, Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да сөйләнәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә төшерү төркеме белән фильмга материаллар туплый. Монда Нияз хәзрәт ислам белгече, тарих фәннәре докторы Ефим Резван, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, алардан интервьюлар алды. Очрашу кунаклары Россиядә Коръәннең тарихы турында сөйләделәр дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.

Татарстан Диния нәзарәте төшерә торган фильмда Коръән тарихын Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм чорыннан бүгенге көнгә кадәр тасвирлау көтелә. Изге китапның бөеклеге, үзенчәлекләре, Казан басмасының тарихы турында сөйләячәкләр.

tatar-islam.com

Просмотров: 1259

Один комментарий

  1. Сөбханаллаһ! Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын һәм Раббымыз ярдәмнәрен бирсен!