Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео чыкты / Для мусульманок выпустили видеопособие по совершению намаза в домашних условиях

42-36Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр. Әлеге хәбәрне Татарстан Диния нәзарәте сайты җиткерә.

Намаз ул – ислам диненең биш баганасының берсе, аны үтәү мәҗбүри, ул җанны пакьли, калебләрне нурландыра һәм кешене Аллаһы каршында мәртәбәле итә.

Татарстандагы күп кенә этник мөселманнарның намаз уку тәртипләрен белмәвен һәм даими рәвештә мәчеткә йөри алмауларын истә тотып, әлеге гамәлне өйдән чыкмыйча гына үтәргә өйрәнү өчен видеодәрес иң гади һәм уңайлы юл булып тора.

Роликта намазны үтәү гамәлләре тулы эзлеклелектә күрсәтелә, тәннең һәрбер торышына аңлатмалар бирелә, сүзләрнең дөрес әйтелеш кагыйдәләре ныгытыла, чөнки рус хәрефләре гарәп теле фонетикасына караган авазларны тулысы белән биреп бетерә алмый.

«Татар-информ».

* * *

Видеопособие по совершению намаза для женщин создали студенты Российского исламского института под руководством специалиста отдела образования и науки духовного управления мусульман Республики Татарстан. Об этом сообщает РИА Новости.

«Намаз – это один из пяти столпов ислама, обязательное к исполнению действие, совершение которого, очищает человеческую душу, освещает его сердце и возвеличивает этого человека перед Аллахом. Учитывая, что многие из этнических мусульман в Татарстане не знают правила совершения намаза и не имеют возможности регулярно посещать мечети, видеоурок является наиболее простым и удобным способом освоения этого ритуала поклонения, не выходя из дома», — говорится в сообщении.

В ролике подробно показана последовательность действий, комментируется каждое положение тела, закрепляется правильное произношение слов, ведь русские буквы не могут точно передать фонетику арабского языка.

religions.unian.net

Просмотров: 719

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>