Яңа ел мизгелләре

“Шенталы районының Де­нис авылындагы балалар бак­часында Чыршы бәйрәме гөрләп үтте

Шенталы районының Де­нис авылындагы балалар бак­часында Чыршы бәйрәме.

Менә Яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Күңелле мә­шәкатьләре, ямьле миз­гелләре белән ул һәркемдә ниндидер шатлык, бәхет, могҗизалык хисләре тудыргандыр. Балалар күңелендә Яңа ел аеруча Чыршы бәйрәмнәре, Кыш бабай бүләкләре белән истә кала бит. Бу турыда редакциягә килгән хатларда да сөйләнә, һәм без аларның берничәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

“Кызым Әминә быел Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә ачылган балалар үзәгенә йөри башлады. Биредә безгә бик ошый. Математика, инглиз теле дәресләре укытыла, балалар татар халык иҗаты белән танышалар, җыр-биюләр дә өйрәнәләр. Әлбәттә, ана теле дәресләренә аеруча зур игътибар бирелә.

Үзәккә йөрүче балаларны “Яктылык” укучылары Чыр­­шы бәйрәменә чакыргач, сабыйларның шатлыклары эчләренә сыймады. Чара бик матур үтте. Мәктәп директоры Радик Газизов кунакларны сәламләп, изге теләкләрен җиткергәндә, Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп эш­ләнгән бик матур программа вәгъдә иткән иде һәм, чынлап та, бераздан барыбыз да сихри әкият дөньясына чумдык.

…Урамда талгын гына кар ява. Ә бүлмәдә өстәл артында Равил исемле малай Кыш бабайга хат язып утыра. Ул бабакайдан бүләккә әле машина, әле очкыч сорый, алар белән ничек уйнаячагын күз алдына китерә. Ә бераздан ул: “Юк, миңа уенчыклар кирәкми. Дөньяда барлык балалар да әти-әниле булсын”, — дип теләк тели. Малай башын өстәлгә куеп йокыга китүгә, мич артыннан кечкенә гномнар чыгып, Кыш бабайга тапшырырга дип, малайның язган хатын алалар.

Тик, уйламаганда аларның каршысына шүрәлеләр килеп басалар да хатлар салган букчаны урлыйлар. Инде нишләргә?! Гномнар Кыш бабайга хатларны табып килергә вәгъдә итеп, ерак сәфәргә чыгалар. Юлда аларга Су анасы, Убырлы Карчык очрап, төрле биремнәр бирәләр. Аларны үтәргә гномнарга, әлбәттә, балалар ярдәм итә. Ниһаять, сәяхәтчеләр Шүрәлене эзләп табалар. Тик ул букчаны би­рергә ризалашмый.

Гномнарга ярдәмгә тапкыр Былтыр килеп җитте һәм Шүрәлене алдап, бармакларын агачка кыстырды һәм букчаны алды. Ахырда, Шүрәле дә балалардан гафу үтенгәннән соң, алар бергәләп Кыш бабай янына ашыктылар.

яктылык“Кунак ашы кара-каршы”, — диләр бит. Төрле бәйгеләр, күңел ачулар белән үрелеп барган әкият тәмамлануга балалар үзәгенә йөрүче сабыйлар да осталыкларын күрсәттеләр. Музыка дәресләрен алып баручы Вәсимә Фәрдиева (бәйрәм программасын да ул әзерләгән иде) белән өйрәнгән җырларны башкардылар, татарча биюләр күрсәттеләр. Без, ата-аналар, балаларыбызның уңышларына чын-чынлап сөенеп утырдык. Яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша “Яктылык” мәктәбе администрациясенә, укытучыларга, укучыларга бу күркәм бәйрәм өчен рәхмәтләребезне белдерәбез”.

Әлфия СӨЛӘЙМАНОВА.

Самара шәһәре.

* * *

“Шенталы районының Де­нис авылындагы балалар бак­часында Чыршы бәйрәме гөрләп үтте. Чарага төрле әкият персонажларын чагылдырган костюмнар кигән нәниләр һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары килгән иде. Әнә Кыш бабай (Рәфис Шәфигуллин) һәм Кар кызы (Алсу Бәдретдинова) сабыйлар белән, кулга-кул тотынышып, җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнәләр. Сөенечтән нәниләрнең йөзләре якты кояш сыман балкый. Шатлыкка, оныгым Диләрә белән миңа да шушы матур бәйрәмдә катнашырга туры килде.

Мин сабыйларны истәлеккә рәсемгә төшердем һәм, форсаттан файдаланып, биредә утыз ел буе җитәкче вазифасын башкаручы Мәрьям Маннанова белән сөйләшеп алдым.

денис- Бакчабызда барлыгы егер­медән артык сабый тәр­­бияләнә. Киләсе яңа уку елын­да сигез баланы белем дөнья­сына озатып калачакбыз. Хезмәткәрләребез бар да тәҗрибәле, үз эшләренә җа­ваплы карыйлар һәм бөтен көч­ләрен куеп эшлиләр. За­һи­дә Гарифуллина белән Гү­зәлия Бик­мөхәммәтова — тәр­бия­челәр, ә Әлфия Мин­һаҗева — мәк­тәпкәчә яшьтәге балаларны укыта, алар белән төрле бәй­рәм чаралары уздыра. Гө­лисә Хәйретдинова балаларны тәмле ризыклар пешереп сый­лый. Гөлсинә Минга­лимова белән Алсинә Фәтхетдинова — җыеш­­тыручылар, Наил Зә­киул­лин каравылчы булып хез­мәт итә.

Бинабыз 1976 елда тө­зелгән булса да, биредә җылы һәм салкын су, канализация дә бар. Тик тәрәзәләрне һәм җылыту системасын яңага алмаштырырга кирәк. Вәгъдә итәләр инде, көтәбез. Интернет, компьютерлар һәм интерактив такта булса да, бик әйбәт булыр иде. Башкача зарланырлык сәбәпләр юк, бүлмәләребез җитәрлек, уен заллары иркен, кечкенә һәм өлкән яшьтәге балалар өчен алар аерым бездә, — дип сөйләде Мәрьям ханым.

Дөрестән дә, биредә нә­ниләр өчен бик уңайлы, җылы, иркен. Мин алдан санап киткән әйберләр булса, бина тагын да заман таләпләренә җа­вап бирер иде, дигән нәтиҗә ясадым. Ә бәйрәм тантанасына кил­гәндә, ул көнне сабыйлар һәм кунакка килүчеләр рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, Кыш бабай алып кил­гән күчтәнәчләр, бү­ләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Алдагы көн­нәрдә дә ул һәрчак шу­лай дәвам итсен иде, чөнки балачак миз­гелләре онытылмаслык матур вакыйгалары белән гомергә күңелдә уелып кала торган бер могҗиза бит ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 397

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>