Кышын туйлар чоры башлана иде…

thumb_1448770671-1d8b45106dЭлгәре яшәү авыр булса да, авылда тулы канлы тормыш гөрли иде. Халык батырып эшли дә, күңелле ял да итә беләләр иде. Кешеләр һәрвакытта киләчәккә көчле омтылыш һәм зур өметләр белән яшәделәр.

Авыл тормышының һәр чоры ниндидер эшләр, ашкынулар белән бәйләнгән. Ул чорларның үзләренә генә хас булган мәшәкатьләре дә, беравык тынып калып ял итә торган бәйрәмнәре дә бар иде. Язгы чәчүләр беткәч китә сабан туйлары. Күп тә үтми печән, утын әзерләү башлана. Аннан соң уракка төшәләр. Урып-җыю беткәч — уңыш бәйрәме. Ә кар төшкәч — инде күп эшләр туктала. Туйлар чоры башлана. Ашкынып туйлар үткәрү — бу инде киләчәккә нигез салу, яшәешнең уңышлы дәвам итәчәгенең билгесе.

Туй төшкәндә

Туйлар китә кышка кергәч,
Кыңгыраулар сибә чыңнарын.
Туй күлмәген кызлар кигәч,
Искитәрлек сылу сыннары.

Сөлге аскан атлар чаба,
Килен көткән урам ягына.
Салмак кына карлар ява,
Бизәк булып атлар ялына.

Көянтәгә чиләк асып,
Килен китә чишмә суына.
Аякларын вак-вак басып,
Сокландырып зифа буена.

Умартадай гөжли халык,
Кайберләр биеп маташа.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Гармунчылар ясый тамаша.

Бигрәк ямьле никах туе,
Изге теләк тели бар халык.
Инде яшьләр гомер буе
Яшәсеннәр иде макталып.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1486

Комментирование запрещено