Тигез гомер иттеләр

гомар и фанузаЕлховка районының Мулла авылы мәчетендә күп еллар имам булып хезмәт иткән Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиев 2016 елның 10 декабрендә бакыйлыкка күчкән иде. Исән кешегә бер ел ни дә түгел, уза да китә. Менә инде үткән елның 16 декабрендә Самараның “Нур” мәдрәсәсендә Гомәр хәзрәтне һәм аның хәләл җефете Әнисә абыстайны искә алу мәҗлесе уздырылды. Аларны хөрмәтләп бик күп туганнары, дуслары, фикердәшләре килгән иде.

Мулла авылы зиратындагы янәшә торган каберне белмәгән кеше юктыр. “Бер-берсе өчен яратылган” кешеләр генә фани дөньядан шулай бергә китеп баралар бит ул. Гомәр хәзрәтне җирләгәннән соң, тугыз көн үтүгә, йорттан тагын бер мәет чыкты — Әнисә абыстай да фани дөнья белән хушлашты.

Әхмәтвәлиевлар Мулла авы­лы мәчетендә үткән га­сыр­ның 90нчы елларыннан башлап хезмәт иттеләр. Дөрес, элек тә мәчет эшләп торды, ябылмады, имамнарыбыз да бар иде. Тик имам итеп Гомәр хәзрәт билгеләнгәч кенә, аңа “яңа сулыш” өрелгән кебек булып китте — картлар да, яшьләр дә, хәтта балалар да дингә тартыла башладылар.

Гомәр абый күпкырлы шәхес иде. Дин буенча нинди яңа китап, яисә брошюра чыктымы — ул аны Казаннан алып кайта һәм шәкертләренә таратып, дин гыйлемнәрен тирәнәйтә. Ә килгән кешене, шәкертләрне ничек матур итеп каршылыйлар иде! Аларның өендә һәрвакыт кеше кайнады, ишекләре беркайчан да ябылмады. Гомәр абый белән Әнисә абыстай беркемне дә сыйламыйча җи­бәрмәделәр.

Гомәр хәзрәт мәктәп балалары өчен класстан тыш дәресләр дә алып барды. Һәрхәлдә, ул аларның күңеленә дин орлыклары «салып» калдырды. Ә үскәч, бала нинди юл белән китәр, аның үзеннән тора инде. Мин дә авылга кайткан чакларда аларга керми калмый идем. Дин өлкәсендәге белемем — алар биргән хәзинә.

гомар и фанузаСабыр холыклы кеше булуына карамастан, мулла абзыйдан мәзәк сүз дә, тирән мәгънәле вәгазь дә ишетергә мөмкин иде. Шул ук вакытта ул сәнгатьтән дә читләшмәде, спорт белән дә кызыксынды. Ләкин Гомәр абый белән Әнисә апага Мулла авылында яшәве җиңел булмады. Бәлки аларны ”чит” кешеләр дип башта яратып бетермәгәннәрдер. Ләкин Гомәр абый тешен кысып, эшен эзлекле рәвештә алып барды, һәр җомгада мәчет манарасына беркетелгән тавыш кө­чәйт­кечләрдән вәгазьләр, Коръ­ән сүрәләре яңгырап торды.

Соңгы елларда, Әнисә апа бик каты авырый башлагач, аны балалары шәһәргә алып киттеләр. Гомәр хәзрәтне күршесе Гөлсем апа, аның улы Раил һәм килене Мәрьям, социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре Руфия Сәйфуллина карадылар. Ләкин гомер буе бергә яшәгән карчыгының кадер-хөрмәте җитмәгәндер инде. Тиздән ул да авырый башлады, хастаханәгә эләкте. Анда да авылдашлары хәзрәтләрен калдырмадылар. Азат Галимов көн саен барып йөрде, хәлен белеп торды, кирәк әйберләре, дарулары — барысы да җитеш иде. Аны караган кешеләргә Аллаһының рәхмәте яусын, исәнлек-саулык, гаилә бәхете бирсен иде.

Гомәр абыйның вафатын ишеткәч, Мулла авылы халкы бик кайгырды. Аның җе­назасына районнардан, Самарадан, Ульян өлкәсеннән килгән xалыкның машиналарын куярга да урын юк иде. Аны бик олы хөрмәт белән соңгы юлга озат­кач, халык алга таба имамыбыз кем булыр, дип борчылды. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң икән. Шул кичне авылга армиядән, хәрби хезмәтен тутырып, Гомәр хәзрәтнең шәкерте Ирек Насыйров кайтып төшкән икән. Икенче көнне үк, өйлә намазында, аны имам итеп сайлап куйдылар.

Кызганыч, Әнисә апа хәләл җефетен соңгы юлга озата алмады, үзе дә бик авыр хәлдә ята иде. Хәлен сорашканда: ”Я Раббым, балаларыма, халкыма ял бир инде, җанымны алмый тор инде”, — дип җавап бирә иде. Тугыз көннән соң авыл халкы абыстайны да зурлап соңгы юлга озатты. Аларның бергә китүләре авыл халкы өчен зур югалту һәм могҗиза булды. Гомәр хәзрәтнең һәм Әнисә абыстайның урыннары җәннәттә булсын, дип телибез.

Асия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Мулла авылы -

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1425

Один комментарий

  1. ЖЯННЯТЯ УРЫННАРЫ БУЛСЫН .