Казан шәһәренең 155нче гимназиясенең 1«Г» сыйныфы укучысы Амелия Әхмәтова 4 яшь ярымнан бирле танылган Олимпия чемпионы Юлия Барсукованың нәфис гимнастика мәктәбендә шөгыльләнә. Остазы Россиянең спорт мастеры — Альбина Сабитова.
Күптән түгел Амелия Дубайда узган Халыкара «DuGymCup» ярышларында Россия командасы исеменнән чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайтты. Ул индивидуаль программада — 3нче, скакалка белән сикерүдә 2нче урыннарны яулады. Кечкенә генә булуына карамастан, Амелия бик көчле рухлы кыз.
Әле буш вакытларында музыка мәктәбендә дә укырга вакыт таба. Класста узган барлык чараларда актив катнаша. Аның белән әти-әниләре, сыйныфташлары, укытучы — остазлары чиксез горурланалар.
Гөлия САФИНА.
Просмотров: 1041