Тормыш сукмагыннан 50 ел бергә

Латыповы1Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Госман абый белән Фәнүзә апа Латыйповлар күптән түгел олуг бәйрәмнәрен – алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның шатлыкларын уртаклашырга төп нигезгә балалары, туган-тумачалары, дуслары җыелды, мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Без, Похвистнево рай­онының “Ак калфак” хатын-кыз­лар оешмасы әгъзалары да, бу күркәм парны бәйрәмнәре белән котладык.

Госман абый белән Фәнүзә апаны олы юбилейлары белән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев һәм ки­тапханә хезмәткәре Фәһимә Зарипова тәбрикләде. Икесе дә: “Бу гаилә — авылда иң хөрмәтлеләрнең берсе, тәртипле, уңган, туганчыл”, — дип сөйләделәр һәм район башлыгы Юрий Рябовның тәбрикләү сүзләрен җиткереп, күчтәнәч тә тапшырдылар.

Бәйрәмдә гаиләнең тарихы да искә алынды. Гаилә башлыгы туып-үскән йорт хәзерге мәдрәсә урынында булган. Мәктәп төзергә урын кирәккәч, аларның гаиләсен башка җиргә күчерәләр. Госман абый, җиде баланың иң олысы булганга, өйләнгәч, башка чыга. Үзе кебек үк күпбалалы гаиләдә туып-үскән Фәнүзә апа белән иңгә-иң куеп йорт коралар, өч малай үстерәләр. Ә тормыш агышында аларга ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Янгын чыгып, өйләре яна, фаҗигале үлем белән бер балалары бакыйлыкка күчә. Бу югалту йөрәкне берөзлексез әрнетеп тора.

Госман абый белән Фәнүзә апа — бик дини кешеләр. Алар инде күп­тәнге хаҗилар. Госман абый өченче мәхәлләдә мөәзин булып та торды. Аннан Кызыл Күпер авылындагы мәчеттә имамлык итте, ә хәзер авылыбызда яңа ачылган Хөсәен мәчетендә имам вазифасын үти. Аның моңлы итеп Коръән сүрәләрен укуы бөтен авыл өстенә тарала.

Латыйповлар гаиләсендә аралашу татар телендә генә алып барыла. Балаларына, оныкларына дини тәрбия дә бирәләр — догалар өйрәтәләр, намазга бастыралар. Гаиләдә дини бәйрәмнәр бик матур һәм ямьле итеп үткәрелә.

Латыповы1Госман абый белән Фәнүзә апа кече улларының гаиләсе белән бергә 20 елга якын бер йортта бик тату яшиләр. Кайнана белән килен бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, бер-берсен хөрмәт итәләр. Олы улларының йорты да каршыда гына. Шулай тату яшәп, бар эшне дә киңәшләшеп эшләгәнгә, Латыйповларның гаилә ни­гезләре һәрвакыт таза, нык, какшамас. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Бәйрәм барышында оныклары да әби-бабаларына олы рәхмәтләрен һәм матур теләкләрен җиткерделәр.

Бу йортның ишекләре беркайчан да ябылмый. Һәр килгән кешене ачык чырай белән каршы алу, кунак итү — зур эш бит ул. Төп йортның нигезен ныклап тотучы әти белән әнинең шундый кунакчыл, ачык йөзле булып кала белүләре сокландырырлык. Алар үзләренең хәләл хезмәтләре белән көн күрәләр.

Һәрвакыт шулай киң күңелле, сабыр, гади һәм яшьләрчә җитез, уңган булып калырга, парлашып озак, тазалыкта-саулыкта яшәргә насыйп булсын аларга. Олыларның итагатьле киңәшен тота белү, аларның матур сыйфатларын үзләштерү яшьләрнең алдагы тормышларына ярдәм итәр һәм Госман абый белән Фәнүзә апа корган төп нигез, һичшиксез, сакланыр дигән теләктә калабыз.

 

Илһамия КӘРИМОВА,

Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1293

Комментирование запрещено