VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек башланды

51-17Быел март аенда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыенга әзерлек уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров һәм җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Әлки районында булдылар. Конгресс җитәкчелеге Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты, шулай ук җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары һәм эшчәнлекләре белән танышты. 

“Татар-информ”.

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено